Понедельник, 29.04.2024, 10:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 23
Быел июнь аеннан башлап авылларны төзекләндерү, санитар чистарту һәм яшәгән җирне матурлау буенча авыл биләмәләрендә семинар-киңәшмәләр үтүе турында район гәзитендә даими яктыртылды. Соңгысы узган атнада Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелде. 
Тәүдә семинарда катнашучылар – авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, экология һәм ветеринария белгечләре, янгын часте, киңкүләм мәгълүматлар чаралары вәкилләре авыл биләмәсендә урнашкан сигез авылның бишесендә булып, төзекләндерү буенча башкарылганнарны карап чыктылар. Әйтергә кирәк, быел бу юнәлештә күп эшләнгән. Авылларда берсеннән-берсе матуррак йорт-ихаталарны күреп сокландык. Капка-коймалар да төрле төстәге профнастил  ... " Читать дальше "
Просмотров: 1292 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.10.2012 | Комментарии (6)

Чакмагыш урамнарында көтүе белән кәҗәләр йөрүенә күнегеп тә барабыз шикелле. Алар юлда йөргәндә дә комачаулыйлар, клумбалардагы чәчкәләрне дә, полисадник-бакчалардагы агачларны таптап, кимереп юкка чыгаралар. Моның өстәвенә, соңгы вакытта урамнарда караучысыз йөрүче сыер маллары да күбәйде.
Шушы хәлләргә киләчәктә юл куймас өчен Чакмагыш урамнарында бүгеннән ат менгән каравылчы йөриячәк. Аның алдына урамда теләсә кайда караучысыз йөрүче кәҗәләрне,   башка сыер малларын куып алып китеп бер  урынга – "Заря” кооперативының сөтчелек фермасы ихатасына илтеп ябу бурычы куела. Ул малларны хуҗалары килеп алганда административ җәза кулланылачак. Ягъни малларын ихатадан иркенгә чыгарып җибәрүчеләр закон нигезендә штрафка тарттырылачак.
Муниципаль район хакимияте административ комиссиясе.

Просмотров: 501 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.10.2012 | Комментарии (0)

Мәгариф хезмәткәрләре арасында данга күмелер шәхесләр байтак. Бар гомерен Чакмагыш беренче урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, заманында районның иң көчле укытучыларының берсе булган Лена Шәрифҗан кызы Айдагулова – әнә шундыйларның берсе. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кергәндә безне Лена Шәрифҗан кызы якты йөз белән каршы алды һәм алты ел дәвамында үз баласыдай якын күреп тәрбияләп үстерде, аң-белем бирде. Сыйныф җитәкчесе бик таләпчән, әмма гадел, киң күңелле, игътибарлы, кечелекле һәм кешелекле, зур хөрмәткә лаек булды. Ул  тәүге тормыш сабакларын өйрәтү белән бергә, безнең сәләтләребезне ачты, өметләр баглап, күңелләребезгә ышаныч очкыннары өстәде. Без, "В” сыйныфы укучылары, барыбыз  да тормышта үз урыныбызны табып, илгә, халыкка намуслы хезмәт итәбез, матур гаиләләр корып яшибез. ... " Читать дальше "
Просмотров: 478 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.10.2012 | Комментарии (0)

Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
Башка барлык басмалар кебек, район "Игенче”  һәм "Сакмагош саткылары” гәзитләренә киләсе елның беренче яртысына язылу кампаниясе декабрь ахырына кадәр бара. Ләкин бу әлеге эшне ахырынача сузарга да мөмкин, дигән сүз түгел, почтамтка, элемтә бүлекчәләренә, почтальоннарга, эш урыннарында матбугат басмалары тарату өчен җаваплы хезмәткәрләргә кичектермичә мөрәҗәгать итү комачау булмас. Безнең халыкта: "Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмыйлар”, – дигән бик мәгънәле гыйбәрә яши. Шуңа да вакыт һәм мөмкинлек барда озак еллардан килгән тугры дуслыкны ныгытып куярга ашыгырга киңәш итәбез. ... " Читать дальше "
Просмотров: 570 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.10.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск