|
|
|
|
Главная » 2012 » Октябрь » 08
Сигез авылны берләштергән Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә барлыгы 2119 кеше яши. Эш көчендәгеләр – 546 кеше, шуларның 280е "Алга” һәм "Победа” кооператив-колхозларында эшли. 95 хезмәткәр бюджет өлкәсендә хезмәт сала. Авылларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар –131, мәктәп яшендәгеләр 207 бала. Күп балалы гаиләләр – 28, өч бала тәрбияләүчеләр – 21, дүрт балалылар – 4, биш балалылар 3 гаилә исәпләнә. Авыл биләмәсендә 3 балалар бакчасы, 4 мәктәп, 4 мәчет, 3 китапханә, 2 почта элемтәсе бүлекчәсе, саклык банкы бүлеге, 6 шәхси эшкуар кибете, 3 райпо магазины, 3 мәдәният йорты, бер авыл клубы, 6 фельдшер-акушерлык пункты халыкны хезмәтләндерә. Авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш һәм башка мө-һим көндәлек мәсьәләләрен хәл итү безнең төп бурычыбыз булып тора. Агымдагы елда гына да авылларны төзекләндерү, халыкның тормышын яхшырту буенча күп эшләр башкарылды. Таскаклы авылында – 1600,
...
" Читать дальше "
Просмотров: 598 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 08.10.2012
|
|
Район үзәкләштерелгән биләмәара китапханәсендә эшләп килгән "Умартачылак серләре” клубының чираттагы утырышы 9 октябрьдә, сишәмбе көнне үтә. Шушы файдалы шөгыльнең бөтен нечкәлекләренә кадәр үзләштерергә теләүче барлык райондашларны һәм тәҗрибәле умартачыларыбызны, клубның даими әгъзаларын китапханәнең уку залында сәгать 11.00дә көтәбез. Рәхим итегез! Зөлфия Гыйлемханова, китапханәче.
Просмотров: 454 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 08.10.2012
|
|
Якшәмбе, 7 октябрьдә, Каразирек мәчетендә дини сабаклар бирү эшен дәвам итә башлаячакбыз. Коръән аятьләрен, гарәп алфавитын һәм дини йолалар башкару тәртибен башкаланың ислам университеты галимнәре өйрәтәчәк. Теләүчеләр булса, рәхим итегез! Илфак Исламов, имам ярдәмчесе.
Просмотров: 416 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 08.10.2012
|
|
Хөрмәтле райондашлар! Район ветераннар җәмгыяте муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты белән берлектә Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатында гаиләләрегездә сакланган Бөек Ватан сугышына кагылышлы истәлекле әйберләр һәм фотоматериаллар, төрле мәгълүматлар туплауда сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Андый архив оештыру Русия халкының бәһалап бетергесез кыйммәтләрен саклап калырга, үзенчәлекле электрон мәгълүматлар базасын булдырырга, яшь буынны патриотлык рухында тәрбияләп үстерүнең сыйфатын һәм тәэсирлелеген арттыра төшәргә ярдәм итәчәк. Барлык материаллар да Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 70 санлы йорт (Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасы, 2 кат) адресы буенча кабул ителә. Кызыксындырган сораулар белән 3-15-38, 3-12-63 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә. Алмаз Гәрәев, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе.
Просмотров: 495 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 08.10.2012
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|