Шимбә, 13 октябрьдә, район үзәгенең мәдәният йор-
ты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәй-данчыгында иртәнге 10 сәгатьтән традицион көзге ярмин-кә башланачак. Анда район хуҗалыклары, предприятие-оешмалар, крәстиян-фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар көзге муллыктан өлеш – үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә катнашуга бәйле сорау-үтенечләр белән муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенә яки 3-18-53 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә. Рәхим итегез!
Рима Рәхимова,
икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.