Понедельник, 29.04.2024, 10:54

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 31 » Мәскәүдән җиңү яулап
12:29
Мәскәүдән җиңү яулап

Габделхәй Габделфәт улы Нуриев 1969 елның 5 октябрендә Чакмагыш авылында туган. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керә һәм аны бик яхшы укып, уңышлы тәмамлый. Юллама буенча "Родина” колхозына (хәзер инде "Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы) эшкә җибәрелә. Анда биш ел эшләгәннән соң район ветстанциясенә, тагын да җаваплырак эшкә тәгаенләнә. Районның авыл хуҗалыгын – терлекчелек тармагын үстерүгә лаеклы өлеш кертүче тәҗрибәле белгечләрнең берсе ул, мәшәкатьле, четерекле, әмма изге һөнәр иясе. – Берчак мин Габделхай Нуриевтан ни өчен бу һөнәргә алынуы турында кызыксындым. "Кечкенәдән хайваннарга карата мәрхәмәтле булдым. Чирләп-имгәнеп интеккәннәрен күргән йөрәгем өзгәләнә, ярдәм итәсем килә иде. Әмма кызгану белән генә аның хәле җиңеләйми, әлбәттә. Берчак үз-үземә, һичшиксез мал докторы булачакмын, дидем. Менә шул гади генә теләгемне тормышка ашырдым, яратып, кирәклеген тоеп башкарсаң эш ялкытмый, авырлыгын да сизмисең”, – дип җавап бирде.

Белгечнең тырышлыгын һичкем кире какмас, аннан ярдәм алган хуҗалыклардагы терлек асраучылар рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый.

Күптән түгел генә өлкән яшьтәге бер ханым телефоннан шалтыратып мәкалә язуыбызны үтенде. "Аның кебек тә мал җанлы кеше булмас. Хәтта Аркабашыннан – көтү йөртә торган җирдән сыерыбызны куышып алып кайтып укол кадады. Кыскасы, малларыбыз чирләгән саен мөрәҗәгать итәбез, район ветеринария станциясенә бер шалтырату җитә, әз генә дә көттереп тормыйлар, рәхмәтләребез гәзит аша барып ирешсен иде”, – диде.

Кулга каләм алырга мәҗбүр иткән тагын бер сәбәп булды. Ветеринар табиб-гинеколог Габделхәй Нуриев Мәскәү өлкәсендә сыер малларын ясалма орлыкландыру техниклары арасында үткән Русия бәйгесендә катнашып "Шәхси ихаталардагы сыер малларын ясалма орлыкландыру” номинациясендә призлы урынга лаек булды. Ә моңа кадәр ул Дуван районында үткән республика бәйгесендә җиңүгә  ирешкән иде инде. Куанычлы вакыйгалар уңаеннан без белгечкә үзебезне кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– Габделхәй Габделфәт улы, бәйге турында тәэсоратларыгыз белән уртаклашсагыз иде.

– 2012 елның 29 июнендә мине һәм башка катнашучыларны сыер малларын ясалма орлыкландыру буенча Республика конкурсына чакырдылар. Анда 53 районнан 80 кеше катнашты. Алар терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча үз районнарында беренчелекне алган һөнәр ияләре иде, ә без районнан бишәү – район ветстанция начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалиев (безнең төркем җитәкчесе), токымчылык эше буенча "Элита” муниципаль предприятиесе начальнигы Эльвера Радис кызы Сабирова, агросәнәгать комплексы профсоюзларның район комитеты рәисе Алмаз Венер улы Камалов һәм "Базы” кооперативының ясалма орлыкландыру технигы Камил Садретдин улы Камалетдинов бардык.

Җиңел машинада Бөре, Мишкә, Караидел районнары аша үткәндә Башкортстанның гүзәл табигатен карап сокландык, юлда үткәргән 8 сәгать вакыт сизелмәде дә. Дуванда безне бик җылы каршыладылар. Тәүге көн килеп урнашу мәшәкатьләре, бер-берең белән танышу шартларында үтте. Икенче көн иртә белән конкурс башланды. Бәйге дүрт этапта үтте. Тәүдә теоретик белем сыналды, ректаль тикшерү буенча баллар билгеләнде. Лабораториядә эшләү иң җаваплысы булды. Орлыкны әзерләү һәм инструментлар куллану буенча югары баллга ия булгач, җиңүгә ышаныч уянды. Дөрес, калган биремнәр-сынаулар да җиңелдән түгел иде. Әзерлекле, тәҗрибәле белгечләр дә күп. Шулай да мин "Шәхси хуҗалыкларда сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру” номинациясендә беренче урынны алдым һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының беренче дәрәҗә Дипломына, күкрәккә тагыла торган билгегә һәм кыйммәтле бүләккә лаек булдым.

– Дуван районы турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.

– Бу якларның табигате бик матур икән. Халкы күркәм тормыш кичерә. Тарихи вакыйгалар белән дә кызыксындык. Урманнар күп, хәтта 20 километр үткәндә дә иге-чиге күренмәде. Районда "Вечный зов” киносы төшерелгән булган. Вакыйгалар Ярославка авылында үткән. Кинода эпизодларда катнашкан бала-чагалар инде үзләре картаеп, картәни-картәтиләр булганнар. Алар шул онытылмас мизгелләр турында хатирәләрен яңартты.

– Мәскәүгә барып Башкортстанның данын арттырып, Русия күләмендә танышып кайтуыгыз район өчен зур горурлык булды. Уңыш ничек яуланды?

– Башкортстан Республикасы буенча барган төркемдә авыл хуҗалыгы министрлыгыннан әйдәүче белгеч Азат Рим улы Фәизов, республика токым эшчәнлеге буенча предприятиенең генераль директор урынбасары Янабай Сәйфетдин улы Арсланов, район ветстанция начальнигы Радмир Ямалиев, конкурста катнашучылардан Янаул районы белгече Оксана Әхмәтханова һәм мин бардым. Барганда да, кайтканда да самолет белән очтык. Домодедово аэропортында каршылап, Быково поселогына алып киттеләр.

Конкурс башланыр алдыннан дулкынландык, әлбәттә. Чөнки бирегә 67 нан алга киткән төбәкләр әз түгел бит. Белгечләрнең иң тәҗрибәлеләре җыелган. Этапларны үткән саен уңыш яулауга да өметләр яктыра барды. Шундый зур бәйгедән дүртенче урынга чыгып, Диплом һәм кыйммәтле бүләк алып кайту үтә дә зур куаныч булды, әти-әнием, гаиләм, туганнарым бик тә сөенделәр.

Һөнәри осталыкны гына түгел, җыр-моңга талантыбызны да күрсәттек без.

Конкурс тәмамланганнан соң Мәскәү шәһәре буенча сәяхәттә йөрттеләр. Башкорт милли киемендә булуым, тальян гармунда уйнавым жюри әгъзаларына бик ошады, миңа бу төр бәйгедә һич бәхәссез беренче урын бирелде. Урыннар яулап канатлангач Мәскәү урамнары тагын да матуррак күренде. Кызыл Мәйданда, Кремльдә булдык, истәлеккә фотога төштек. Әйткәндәй, киемнәребез балкып торганлыктан безнең янга басып фотога төшәргә теләүчеләр байтак җыелды. Костюм сайлап киендереп җибәргән өчен район Мәдәнияты йорты хезмәткәрләренә рәхмәтлемен.

Бу бәйгедә Төмән өлкәсе – беренче, Ярославль – икенче, мәскәүлеләр өченче урынны яулады. Чакмагышлылар Башкортстан данын Русия буенча тартты һәм анда минем дә өлешем булуы белән бәхетлемен.

– Йомгаклап ни әйтер идегез?

– Кеше тормышында еш булмый торган шатлыклы минутлар кичергәндә, мин беренче чиратта Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгына, Чакмагыш районы муниципаль хакимият башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, эшебезне күрә һәм баһалый белгән җитәкчеләргә, аеруча Радмир Фәнил улы Ямалиевка чиксез рәхмәтемне белдерәсем, уңышлар һәм сәламәтлек телисем килә. Ирешкәннәрем көч һәм дәрт өстәр, хезмәтемне тагын да нәтиҗәлерәк итәр.

Әңгәмәдәш – Рәзифә Сәхапова.

Рәсемнәрдә: "Мәскәү урамнарында гармун уйнадым, татар, башкорт моңын тараттым”, – ди Габделхәй Нуриев; Башкортстаннан барган төркем.


Просмотров: 751 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск