Понедельник, 29.04.2024, 01:06

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 23 » Бергәләп тотынгач, эш ырамлы бара
07:34
Бергәләп тотынгач, эш ырамлы бара
Быел июнь аеннан башлап авылларны төзекләндерү, санитар чистарту һәм яшәгән җирне матурлау буенча авыл биләмәләрендә семинар-киңәшмәләр үтүе турында район гәзитендә даими яктыртылды. Соңгысы узган атнада Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелде. 
Тәүдә семинарда катнашучылар – авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, экология һәм ветеринария белгечләре, янгын часте, киңкүләм мәгълүматлар чаралары вәкилләре авыл биләмәсендә урнашкан сигез авылның бишесендә булып, төзекләндерү буенча башкарылганнарны карап чыктылар. Әйтергә кирәк, быел бу юнәлештә күп эшләнгән. Авылларда берсеннән-берсе матуррак йорт-ихаталарны күреп сокландык. Капка-коймалар да төрле төстәге профнастил  калае, бизәкле челтәрләр, рәсемнәр белән эшләнгән, алар да авылга ямь биреп тора. Урам юлларын яхшыртуга зур игътибар бирелгән. Таскаклы авылында – 1600, Каргалыда – 1180, Каразиректә 760 метр арада юл ремонтланган. Кәшәк авылында яңа чүп түгү урыны эшләнгән. Тозлыкуш авылында В.И.Ленин һәйкәленә, Таскаклы авылында электр челтәренә ремонт үткәрелгән. Тозлыкуш һәм Каразирек авылларында каты көнкүреш полигоннарын әйләндереп алу, Каргалыдагы үләт базын төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылган. Киләсе елда Сыерышбаш һәм Каргалы авылларындагы чүплекләрне әйләндереп алу өчен материаллар алынган. Янгын сүндерү өчен кыш туңмый торган гидрант краннар кайтартканнар. Быел «КРН – 2,1» үлән чапкычын алу да чүп үләннәрен үзвакытында чабып торырга мөмкинлек бирәчәк.
Менә шушы күркәм үзгәрешләрне без авылдан-авылга йөргәндә күрдек. Соңыннан, сәфәр тәмамлангач, Тозлыкуш авыл мәдәният йортында семинар-киңәшмәгә йомгак ясалды. Иң элек Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Латыйпов биләмәдә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча ел дәвамында башкарылганнар турында сөйләде. Аннары очрашуда катнашучылар уй-фикерләрен әйтте. Башкортстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дәүләт инспекторы Наил Газизов үзенең чыгышында төп игътибарны авылларда экологик хәлне саклауга юнәлтелгән эшләргә юнәлтте.
– Хәзер барлык авыл биләмә-ләрендә дә нормаль торыштагы каты көнкүреш калдыклары полигоннары булдырылды. Әгәр көз әйбәт торса, Сыерышбаш һәм Каргалы авылларындагы чүплекләрне дә коймалап алырга кирәк. Кәшәк авылында чүплек эшләнүе бик кирәк иде — югыйсә күпләр үзләренең көнкүреш калдыкларын ындыр артларына, елга, буа буйларына гына илтеп түгәләр иде. Без ул рөхсәт ителмәгән чүпләрне бүгенге сәфәр вакытында да күрдек. Шундый ук ямьсез күренешләр Чакмагышта да елга буйларында очрый. Хәзер безнең алда рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерү, башкача булдырмау бурычы тора. Халыкка көнкүреш чүбен илтеп түгү өчен бөтен шартлар да булдырыла, шул ук вакытта таләпчәнлекне дә арттырырга кирәк. Сезнең кулыгызда власть бар, экология законнарын бозучыларга карата таләпчәнрәк булырга, актлар төзергә кирәк, шунсыз бу өлкәдә ныклы тәртип булдыруы авыр булачак. Ул актларны район административ комиссиясенә бирсәгез, анда карап, тиешле карар кабул итәбез, – диде ул. Наил Рәшит улы районда чишмәләрне төзекләндерү буенча соңгы елларда башкарылганнарны уңай яктан билгеләп үтте, бу эшләрне киләчәктә дә дәвам итәргә чакырды. Район ветстанциясеннән баш ветеринар табиб урынбасары Тәслимә Халикова районда үләт базлары торышы, маллар арасында төрле йогышлы чирләргә каршы профилактик чаралар оештыру мәсьәләләренә тукталды. Янгын күзәтчелеге инспекторы Альберт Гарифуллин узган елда һәм быел тугыз айда районда янгын хәвефсезлеге торышына анализ ясады. Киләчәктә бәла-казалар булдырмау өчен авыл биләмәләрендә күрелгән чаралар турында сөйләде. "Хәзер районның барлык авыл биләмәләрендә дә  янгын сүндерү өчен махсус автомашиналар булдырылды, алар тәүлек әйләнәсенә кизүдә торалар, күбесе җылы гаражларда тотыла”, – диде ул үзенең чыгышында. Район мәгариф бүлеге инспекторы Әлфинә Гатауллина мәктәпләрнең кышкы җылыту сезонына әзерлеге белән таныштырды. Район хакимиятенең финанс идарәлеге начальнигы Равил Фәезов авыл биләмәләрендә салымнар түләү, бюджет акчаларын сакчыл тотыну мәсьәләләренә кагылды.
Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов семинар-киңәшмәгә йомгак ясады. Чыгыш ясаучылар авылларны төзекләндерү, санитар чистарту эшләренең даими алып барылырга тиешлеген билгеләп үттеләр. Киләсе елда яшелләндерүгә зур игътибар биреләчәге ассызыкланды. Авыл биләмәсендә яшәүче һәр кеше, һәр оешма-предприятие, учреждение хезмәткәре үзе яшәгән авылны, йорт-ихатаны, эшләгән урынын, аның тирә-ягын һәрчак чиста, тәртиптә тотарга, закон таләпләрен төгәл үтәргә бурычлы. Ә авыл биләмәсе башлыклары бу мәсьәләләрне һәрчак контрольдә тотарга, таләп итәргә тиеш. Халыкның тормышын яхшырту буенча күрелгән хәстәрлекләр җавапсыз калмасын, кешеләр белән бергә-бергә кулга-кул тотынышып, үзара аңлашып эшләргә кирәк, диелде.
Семинар-киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов катнашты. Риф Сәгъдәтулла улы быел җәй авыл биләмәләрендә узган семинар-киңәшмәләрнең югары дәрәҗәдә узуын, халык, хуҗалык, оешма, предприятие җитәкчеләре белән берлектә авылларны төзекләндерү буенча районда зур күләмле эшләр башкарылуын билгеләп үткәннән соң, быел бу җәһәттән нәтиҗәлерәк эшләгән һәм бәйгедә җиңеп чыккан авыл биләмәләре башлыкларына муниципаль район хакимиятенең дипломнарын тапшырды. Беренче урын Бәшир авыл Советына (хакимият башлыгы Рәмзия Вәлиева), икенче урын Калмашбаш (Рәвилә Хөсәенова), өченче урын Тайняш авыл Советларына (Хәлил Исхаков) бирелде. Без аларны шушы җиңүләре белән ихлас котлыйбыз! Мондый конкурс киләчәктә дә дәвам итәчәк һәм бу өлкәдә актив эшләүче хакимиятләр бүләкләргә лаек булачак.
Рәшит Вахитов.
Рәсемнәрдә: йомгаклау 
семинар-киңәшмәсеннән күренешләр.
Автор фотолары.

Просмотров: 1292 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 6
6 Illiltseilt  
0
http://dizajn-remont.ru - .

5 Illiltseilt  
0
On mine the theme is rather interesting. I suggest you it to discuss here or in PM.http://remont-na-kuhne.ru - .

4 Illiltseilt  
0
Excuse please, that I interrupt you.http://pricegarden.ru - .

3 orbitsfaifs  
0
копирайтер вакансии казань

2 avtoexperts  
0
Для того чтобы получить ответы на интересующие вопросы зайдите на наш сайт http://expert-mo.com/

автотехническая экспертиза краснознаменск
оценочная компания высоковск
авто экспертиза лосино-петровский
оценка автомобиля анискино
автоэкспертиза протвино
автотехническая экспертиза новоивановское
оценка автомобиля загорянский
авто экспертиза фрязино
автотехническая экспертиза алабино
оценка авто большевик

1 BippeexyHib  
0
Here is my best site of network. Join. Free solutions for you https://sites.google.com/a/jul2501.tmbestprice.com/es82109s-men-shaver/sales-panasonic-es-la63-s-men-s-4-blade-arc-4-multi-flex-dual-motor-wet-dry-recha rgeable-electric-shaver-with-nanotech-blades-silver-best-price - Sales Panasonic ES-LA63-S Men's 4-BladeMulti-Flex Dual-Motor Rechargeable Electric Shaver best price - ES82109S Men Shaver

Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск