Воскресенье, 28.04.2024, 23:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 23 » Рәхмәтләребез чиксез
07:26
Рәхмәтләребез чиксез
Мәгариф хезмәткәрләре арасында данга күмелер шәхесләр байтак. Бар гомерен Чакмагыш беренче урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, заманында районның иң көчле укытучыларының берсе булган Лена Шәрифҗан кызы Айдагулова – әнә шундыйларның берсе. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кергәндә безне Лена Шәрифҗан кызы якты йөз белән каршы алды һәм алты ел дәвамында үз баласыдай якын күреп тәрбияләп үстерде, аң-белем бирде. Сыйныф җитәкчесе бик таләпчән, әмма гадел, киң күңелле, игътибарлы, кечелекле һәм кешелекле, зур хөрмәткә лаек булды. Ул  тәүге тормыш сабакларын өйрәтү белән бергә, безнең сәләтләребезне ачты, өметләр баглап, күңелләребезгә ышаныч очкыннары өстәде. Без, "В” сыйныфы укучылары, барыбыз  да тормышта үз урыныбызны табып, илгә, халыкка намуслы хезмәт итәбез, матур гаиләләр корып яшибез.
Бездә матур кешелек сыйфатларын хөрмәтле укытучыбыз, изге ана (Әнвәр абый Низаев белән алар өч бала тәрбияләп үстерделәр) тәүдә Лена апа тәрбиләде. Фидакарь хезмәтләре өчен ул РСФСРның мәгариф отличнигы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Еллар үткән саен, без, аның укучылары, укытучыбызның эшенең бөеклеген, безгә булган хәстәрлеген күбрәк аңлый барабыз һәм, горурланып, тагын да зуррак хөрмәт белән карыйбыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, беренче Укытучыбыз!
Хөрмәтле Лена Шәрифҗан кызына 80 яшь тула. Без, хезмәт ветеранын олы юбилее уңаеннан чын күңелдән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык тулы көннәр, имин тормыш телибез.
Укучылары исеменнән 
Лида Крюкова һәм Динә Сәләхова. 

Просмотров: 478 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск