Понедельник, 29.04.2024, 05:53

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 23 » Район гәзитләре юлдашыгыз булсын!
07:25
Район гәзитләре юлдашыгыз булсын!
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
Башка барлык басмалар кебек, район "Игенче”  һәм "Сакмагош саткылары” гәзитләренә киләсе елның беренче яртысына язылу кампаниясе декабрь ахырына кадәр бара. Ләкин бу әлеге эшне ахырынача сузарга да мөмкин, дигән сүз түгел, почтамтка, элемтә бүлекчәләренә, почтальоннарга, эш урыннарында матбугат басмалары тарату өчен җаваплы хезмәткәрләргә кичектермичә мөрәҗәгать итү комачау булмас. Безнең халыкта: "Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмыйлар”, – дигән бик мәгънәле гыйбәрә яши. Шуңа да вакыт һәм мөмкинлек барда озак еллардан килгән тугры дуслыкны ныгытып куярга ашыгырга киңәш итәбез. "Игенче”гә ярты елга язылу 372 сум 06 тиен, "Саҡмағош сатҡылары”на – 88 сум 44 тиен. Редакциядә, аның хезмәтләрендә (ветераннарыбыз да яздырып йөри) һәр елдагыча, гәзитләребезгә еллык язылып, Яңа елда приз оту мөмкинлеге дә саклана. "Игенче” гәзитенә еллык язылу квитанциясен 744 сум 12 тиенгә тутырткан кешеләр кулында аның тәртип саны лотерея билеты номеры ролен үтиячәк. Призлар фондының быел да ярыйсы гына мул булачагын вәгъдә итә иганәче дусларыбыз. "Саҡмағош сатҡылары” гәзитенә дә еллык язылып куярга мөмкин, ләкин аның квитанцияләре (176 сум 88 тиенлек) лотереядә катнаштырылмый. Рәхим итегез, дуслар, бергә калыйк!
Мөхәрририят.

Просмотров: 570 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск