Понедельник, 29.04.2024, 02:56

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 07
Батырлык һәм фидакарьлек үрнәге
Кадерле Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән бөтенхалык бәйрәме – Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!
Җиңү бәйрәмен 68нче тапкыр билгелибез. Дәһшәтле еллар ераклашкан саен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы кешеләр күңелендә ныграк саклана, миллионнарча корбаннар аша яулап алынган Җиңүнең тарихи әһәмияте арта бара. Без үзләренең гомерләрен аямый, сәламәтлеген югалтып, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үлемсез батырлык күрсәтеп, безгә һәм киләчәк буыннарга тыныч тормыш яулап биргән хөрмәтле ветераннарыбызга нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз. Без Совет солдатының үлмәс батырлыгы алдында баш иеп, чәчәкләр салабыз. Сугышта һәлак булган фронтовикларны, Җиңү белән кайтып озак еллар илебезгә тугры хезмәт иткән, ләкин бүгенге көндә арабызда булмаган ветераннарны искә алабыз, аларның якты истәлекләре каршында хәсрәтләнеп башларыбызны иябез. Тылда фидакарьлек күрсәтеп Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткән тыл ветераннарына дан җырлыйбыз. ... " Читать дальше "
Просмотров: 776 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.05.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 6 маенда муниципаль район хакимияте бинасының зур утырышлар залында Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы биләмәләрендә газ белән тәэмин итү объектлары урнашкан җир мәйданнарына вакыты чикләнелмәгән уртак сервитут билгеләү мәсьәләсенә кагылышлы күмәк халык катнашлыгында ачык тыңлау оештырылды. Анда барлыгы 14 кеше катнашты. ... " Читать дальше "
Просмотров: 530 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.05.2013 | Комментарии (0)

Билгеле булуынча, пәнҗешәмбе, 9 майда район үзәгендә Бөек Җиңүнең 68 еллыгын билгеләп үтү олы тантаналар белән үрелеп барачак. Иртәнге 10да Балалар иҗат үзәгендә (элекке район мәдәният йорты) район ветераннар советы пленумы үтәчәк. 10 сәгать 45 минутта, барабанчылар маршы алдыннан, җиңел атлетларның катнаш эстафета кроссына старт биреләчәк. Ветераннар һәм җәмәгатьчелек Җиңү паркындагы обелискка чәчәкләр салганнан соң, Бөек Җиңү бәйрәме хөрмәтенә митинг булачак. Аның соңында хөрмәтле ветераннар һәм җәмәгатьчелек игътибарына иске мәдәният йортының тамаша залында Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин җитәкләгән "Сәйяр” эстрада төркеме хәйрия концерты күрсәтәчәк. Бәйрәм көнне башка тамашалар да оештырылуы көтелә. Рәхим итегез, дуслар!

Просмотров: 694 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.05.2013 | Комментарии (0)

Яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе халыкның мәшгульлек үзәге белән берлектә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар һәм үсмерләрне июнь аена вакытлыча эшкә урнаштыра. Бу айда эшләргә теләүчеләргә ике юнәлештә – үсмер малайлар өчен Чакмагыш авылы биләмәсен төзекләндерүдә катнашу һәм кызлар өчен балалар мәйданчыкларында эшләү мөмкинлеге бар. Яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итегез! Безнең адрес: Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 70, 2нче кат (ДЮСШ бинасы), телефон: 3-12-63.
Индира Гәрәева,
яшьләр үзәге директоры.

Просмотров: 538 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.05.2013 | Комментарии (0)

Җомга, 10 майда, район үзәгендә мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданчыгында традицион бәйрәм ярминкәсе үтәчәк. Сәгать 10да башланачак әлеге чарада район хуҗалыклары һәм оешмалары, крәстиян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар, шулай ук эшкуарлар авыл хуҗалыгы товарлары белән сәүдә итәчәк. Ярминкәдә катнашуга бәйле белешмәләрне 3-18-53 телефоны аша муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегендә алырга мөмкин.
Рима Рәхимова, 
икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.

Просмотров: 499 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.05.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле райондашлар!Билгеле булуынча, күптән түгел "Юлдаш” радиосы дулкыннарында "Юлдаш җыры-2013” конкурсы игълан ителде. Анда безнең райондашыбыз, балалар-үсмерләр сәнгать мәктәбе педагогы Гөлзия Ситдикова да үз көчен сынап карарга булды. Мәртәбәле бу бәйгедә җиңү яулау өчен мөмкин кадәр күбрәк смс-тавыш җыю мотлак. Сәләтле бу җырчы өчен тавыш бирүдә катнашу һич катлаулы түгел. Бары тик "Студия Ситдикова Гульзия”  дип смс-текст җыеп, 4345 саннары буенча җибәрергә генә кирәк. Шулай ук Интернет челтәре аша да тавыш бирергә мөмкин. Конкурс агымдагы елның октябренә кадәр дәвам итә. 

Просмотров: 636 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.05.2013 | Комментарии (0)

9 майда Чакмагышның балалар һәм үсмерләр иҗат үзәгендә Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин җитәкчелегендәге "Сәйяр” эстрада театры Бөек Җиңүнең 68  еллыгы уңаеннан, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре хөрмәтенә, полковник Флорид Флүр улы Сәлимҗановның якты истәлегенә багышлап хәйрия концерты күрсәтә. Чара сәгать 11дән соң башлана. Тамашага рәхим итегез!
Просмотров: 492 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.05.2013 | Комментарии (0)

Көннәр аяз торганда район басуларында эшләр дәррәү барды. 6 майга район буенча 12 мең гектарда уҗым, 5536 гектарда күпьеллык үлән культуралары тукландырылды. Барлык хуҗалыкларда да сабанашлык культуралары чәчелде, ул планда каралган 59351 гектарның 11945 гектарында башкарылды.
6 майга иң зур җитештерүчәнлеккә "Базы” кооперативы (2828 га) иреште. "Алга” кооперативында 1233 гектарда чәчелде. "Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге һәм "Знамя” бүлекләрендә 1250шәр гектарда чәчү үткәрелде. 5 май көнендә иң күп чәчкән хуҗалыклар "Базы” (440 га) һәм "Алга” (312 га) кооперативлары булды. Ун хужалыкта берьеллык үлән барлыгы 2712 гектарда чәчелде. Бу көнгә барлыгы 4277,9 тонна (тәэсир итүче матдәдә) минераль ашлама ташылды. 

Просмотров: 543 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.05.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск