Понедельник, 29.04.2024, 01:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 7 » Газ хуҗалыгы биләгән җир мәйданнары турында
07:54
Газ хуҗалыгы биләгән җир мәйданнары турында
Агымдагы елның 6 маенда муниципаль район хакимияте бинасының зур утырышлар залында Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы биләмәләрендә газ белән тәэмин итү объектлары урнашкан җир мәйданнарына вакыты чикләнелмәгән уртак сервитут билгеләү мәсьәләсенә кагылышлы күмәк халык катнашлыгында ачык тыңлау оештырылды. Анда барлыгы 14 кеше катнашты.
Чараны "Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе, муниципаль район Советы депутаты, аграр мәсьәләләр, җирдән һәм табигый ресурслардан файдалану, экология һәм гадәттән тыш хәлләр мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов алып барды. Көн тәртибенә куелган мәсьәләнең асылын "ГазСервис” ачык акционерлар  җәмгыятенең "Дүртөйлегаз” филиалының Чакмагыштагы файдалану хезмәте начальнигы Илгизәр Гали улы Исхаков аңлатты. Күмәк тикшерү барышында бу юнәлештә тәкъдимнәр кертүче булмады.
Чарада катнашучылар Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район биләмәләрне газ белән тәэмин итү объектлары астындагы җир участокларына вакыты чикләнмәгән уртак сервитут тәгаенләү мәсьәләсен кабул итәргә кирәк, дигән тәкъдим керттеләр.

Просмотров: 530 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск