Понедельник, 29.04.2024, 07:00

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 24
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, 22 майга район хуҗалыклары басуларында 44690 гектарда сабанашлык культуралары чәчелде. Бу планга карата 80 процент чамасы. Бөртекле, бөртекле-кузаклыларны чәчү тәмамланып килә, бу культуралар 31939 гектарда (план 36004 га) урнаштырылды. 7609 гектарда берьеллык үләннәр чәчелде. Күпчелек хуҗалыкларда шикәр чөгендере, көнбагыш чәчү тәмамланды яисә төгәлләнеп килә. Җиде хуҗалыкта кукуруз чәчәләр, алты хуҗалыкта уҗым культураларына (арыш, бодай), өч хуҗалыкта шикәр чөгендеренә химик утау үткәрелә. Алдагы уңышка нигез бүген салына. Язгы чәчүне тизрәк тәмамлау өчен барлык тырышлыкны салыйк, игенчеләр!

Просмотров: 606 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.05.2013 | Комментарии (0)

Узган айда, 15-26 апрель көннәрендә, район хуҗалыклары баш зоотехниклары һәм бер җитәкче – барлыгы 8 кеше Санкт-Петербург дәүләт аграр университетының белгечләргә өстәмә һөнәри белем бирү буенча подразделениесе – "Менеджмент һәм агробизнес академиясе”ндә укып кайттылар. Алар анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре төркемендә (академиядә Русиянең төрле төбәкләреннән килеп укыйлар) "Югары продуктлы сыерларны тулы кыйммәтле тукландыруны оештыру” темасы буенча үткәрелгән занятиеләрдә белемнәрен тулыландырдылар һәм һөнәри осталыкларын арттырдылар. Хәбәрчебез төркем җитәкчесе – муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Алмаз Камаловка эш сәфәренә кагылышлы берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. ... " Читать дальше "
Просмотров: 804 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.05.2013 | Комментарии (0)

Кырлар өстендә күзгә күренмичә дә диярлек талпына-талпына өздереп сайраган  тургайлар игенчеләрнең тырыш хезмәтенә дан җырлый сыман. Менә шундый язның кояшлы, җылы көннәрендә район мәдәният йортының Гөлназ Сәлимова җитәкчелек иткән "Чаткылар” агитбригадасы уңган игенчеләребезнең күңелләре җырлап торуын, кәефләрнең яхшы булуын, эшләренең гөрләп баруын теләп, матур җырларын, дәртле биюләрен әзерләделәр һәм район басуларында чыгыш ясадылар. Фидан Бикмурзин, Альмира Бикмаеваның җырлары, Хәтиф Хәбибрахманов белән Руден Бәдретдиновның халык көйләренә тезмә башкаруы, Раджеш Зәйнетдинов, Рәсим Батыргәрәев, Рәсил Гыйләҗевның өзә басып биюләре басу эшчәннәренең күңеленә хуш килде.
Луиза Ишморатова, 
район мәдәният йортының художество җитәкчесе.

Просмотров: 554 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.05.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 24-31 май көннәрендә Башкортстан Республикасы биләмәсендә "Частник” профилактика операциясе үткәреләчәк. Бу хакта үзйөрешле машиналарның һәм башка төрдәге механиканың торышына күзәтчелек итү буенча Башкортстан Республикасы дәүләт инспекциясе начальнигы махсус боерык чыгарды. Анда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары дәүләт техник күзәтчелеге инспекцияләре начальникларына тәгаен бурычлар йөкләтелә. Атап әйткәндә, шәхси хуҗалыклар (физик берәмлекләр) карамагында булган тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторлар һәм аларның прицепларының техник торышын тикшерүне оештыру, шушы профилактик операциянең максатын һәм бурычын халыкка аңлату, теркәлү исәбендә тормаган, 2012 елда дәүләт техник тикшерүенә куелмаган үзйөрешле машиналарны ачыклау һәм үтильләштерү буенча авыл биләмәләре хакимияте башлыклары белән берлектә чаралар үткәрү планлаштырыла. Техниканы тикшергән вакытта диагностик приборлар куллануны һәм контроль картасын рәсмиләштерүне тәэмин итәргә кушылды.

Просмотров: 569 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.05.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск