Понедельник, 29.04.2024, 10:05

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 7 » Бөек Җиңү көне белән!
07:57
Бөек Җиңү көне белән!
Батырлык һәм фидакарьлек үрнәге
Кадерле Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән бөтенхалык бәйрәме – Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!
Җиңү бәйрәмен 68нче тапкыр билгелибез. Дәһшәтле еллар ераклашкан саен 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы кешеләр күңелендә ныграк саклана, миллионнарча корбаннар аша яулап алынган Җиңүнең тарихи әһәмияте арта бара. Без үзләренең гомерләрен аямый, сәламәтлеген югалтып, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үлемсез батырлык күрсәтеп, безгә һәм киләчәк буыннарга тыныч тормыш яулап биргән хөрмәтле ветераннарыбызга нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз. Без Совет солдатының үлмәс батырлыгы алдында баш иеп, чәчәкләр салабыз. Сугышта һәлак булган фронтовикларны, Җиңү белән кайтып озак еллар илебезгә тугры хезмәт иткән, ләкин бүгенге көндә арабызда булмаган ветераннарны искә алабыз, аларның якты истәлекләре каршында хәсрәтләнеп башларыбызны иябез. Тылда фидакарьлек күрсәтеп Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткән тыл ветераннарына дан җырлыйбыз. Алар аркасында чакмагышлыларның да булуына, каһарман уллары һәм кызларының батырлыгына горурланабыз. Ни үкенеч, күпне күргән,  күпне кичергән чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбызның, күкрәкләре тулы орден-медальләр белән балкып торган сугыш каһарманнарының һәм хезмәт батырларының сафы елдан-ел сирәгәя бара.
Авыр сугыш еллары – ул безнең тарих кына түгел, киләчәк өчен иң кыйммәтле сабак та. Җиңү ул – халкыбызның батырлыгы һәм чыдамлылыгы, югары җаваплылык, күп милләтле халыкларның дуслыгы, бердәмлеге, Туган илне сөю символы да. Яшь буын шул дәһшәтле елларның тере шаһиты булып яшәүче ветераннарны хөрмәт итәргә, дошман белән 1418 көн һәм төн барган үлемечле сугышларда баш салган ата-бабаларны онытмаска, алар яулаган җиңүнең, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өнди. Без җиңүче буын алдында мәңге бурычлы. Яшьләр лаеклы алмаш булып үссен, хезмәт сөйсен, чын патриотлар булып тәрбияләнсен өчен без барын да эшләргә бурычлыбыз. Ватаныбыз хәвефсезлеге, халкыбызның имин тормышы, прогресс һәм чәчәк атуы өчен алар ышанычлы нигез булып торалар.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл ветераннарына күңел түреннән чыккан иң кайнар котлаулар җиткереп, рәхмәтләр әйтеп, түбәнчелек белән баш иябез. Батырларга мәңгелек дан! Хөрмәтле ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, шатлык һәм бәхет, озын гомер, имин тормыш телим!
Бәйрәм белән, Җиңү көне белән, кадерле дуслар!
Риф Йосыпов, 
муниципаль район хакимияте башлыгы. 

Просмотров: 777 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск