Понедельник, 29.04.2024, 10:34

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 15
Илебездә, шул исәптән Башкортстан Республикасында Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үткәрелде. Безнең районда да Җиңү көне зурлап уздырылды, Чакмагышның батыр уллары һәм кызлары данланды, аларга кадер-хөрмәт күрсәтелде. 9 Май – язның матур, кояшлы иртәсе. Чакмагышның Җиңү паркыннан патриотик көйләр тирә-якка яңгырый. Чакмагышлыларның олысы-кечесе бирегә иртүк җыела башлады. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан, инде арабыздан елдан-ел сирәгәя барган чал чәчле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре горур атлап баралар. Янәшәдә аларның ул һәм кызлары, оныклары атлый. Ветераннар, үзара очрашкач, хәл-әхвәл белешәләр, авыр яшьлек елларын искә төшерәләр. ... " Читать дальше "
Просмотров: 870 | Добавил: bikmiew | Дата: 15.05.2013 | Комментарии (0)

7 майда Чакмагышта Әфганстанда һәм башка локаль бәрелешләрдә һәлак булган батыр якташларыбыз хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы үткәрелде. Һәйкәл район мәдәният йорты янындагы мәйданга урнаштырылган, аның тирә-ягы төзекләндерелгән, янәшәдә чыршы агачлары, чәчкәләр утыртылган, юл-тротуар салынган. Иртәнге якта мәйданга хөрмәтле ил уллары – ветераннар, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән яугирләр, төрле елларда кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр, районның төрле оешма, учреждение, предприятиеләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, Чакмагыш гимназиясе һәм беренче урта мәктәп укучылары җыелды. Күпләренең кулларында чәчкәләр, күкрәкләрдә Георгий ленталары тагылган.
Чара сәгать 11дә башланды. Патриотик җырлар яңгырый. Тавыш көчәйткеч аша: "Халыкта, һәр буын бер сугыш кичерә” дигән гыйбарә бар. Егерменче гасырның иң фаҗигале вакыйгаларының берсе – Әфган сугышы. Ком-чүл иленнән совет гаскәрләрен чыгаруга 24 елдан артык вакыт үтте, әмма гомер узса да, яралар уңалмый, хәтерләр тагын да ачыла гына бара. Туган җирләренә әйләнеп кайтканнарны да, таулы төбәктә ятып калганнарны да ил онытмый. Бүген бездә зур тантана – интернациональ бурычларын үтәгән яугирләребез һәм төрле елларда локаль хәрби бәхәсләрдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл ачыла”, – дигән сүзләр ишетелә. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков, тантананың рәсми өлешен ачып, болай диде:  ... " Читать дальше "
Просмотров: 1021 | Добавил: bikmiew | Дата: 15.05.2013 | Комментарии (0)

17 майда Русиядә гадәттәгечә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләнә. Агымдагы 2013 елда ул "Гаиләне берләштерү юлында” девизы белән үтә. Авыр тормыш хәлендә калучы балалар гомумрусия 8-800-2000-122 бердәм ышаныч номерына кәрәзле телефоннан да, өй телефоныннан да шалтырата ала. Балалар өчен ышаныч телефоны хезмәте тәүлек әйләнәсенә, аноним рәвештә эшли. Шалтырату бушлай. ... " Читать дальше "
Просмотров: 552 | Добавил: bikmiew | Дата: 15.05.2013 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры М.И.Закомалдинның агымдагы елның 26 апрелендәге 273 л/с санлы боерыгы белән полиция подполковнигы АЙРАТ ӘНӘС УЛЫ ХӘМИДУЛЛИН Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстандагы Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы вазифасына тәгаенләнде.

Просмотров: 516 | Добавил: bikmiew | Дата: 15.05.2013 | Комментарии (0)

Май бәйрәмнәрендә районыбыз басуларында язгы кыр эшләре дәррәү барды. Игенчеләребез, вакыт белән исәпләшмичә эшләп, киләсе уңышка нигез салуны дәвам иттеләр. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге биргән соңгы мәгълүматлардан күренүенчә, 13 майга район хуҗалыкларында сабанашлык культуралары барлыгы 22954 гектарда (план 59351 га) чәчелде. Шул исәптән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 18025 гектар мәйданны били (план — 36004 га). Аерым алганда бодай культурасы — 8686, арпа – 7642, борчак – 808, солы 889 гектарда урнаштырылды. Берьеллык үлән 4058, күпьеллык үлән 80 гектарда чәчелде. Хәзер көннәр җылынып җирләр өлгерү белән кайбер хуҗалыкларда шикәр чөгендере һәм көнбагыш культураларын чәчүгә дә керештеләр. ... " Читать дальше "
Просмотров: 1448 | Добавил: bikmiew | Дата: 15.05.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск