Җомга, 10 майда, район үзәгендә мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданчыгында традицион бәйрәм ярминкәсе үтәчәк. Сәгать 10да башланачак әлеге чарада район хуҗалыклары һәм оешмалары, крәстиян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар, шулай ук эшкуарлар авыл хуҗалыгы товарлары белән сәүдә итәчәк. Ярминкәдә катнашуга бәйле белешмәләрне 3-18-53 телефоны аша муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегендә алырга мөмкин. Рима Рәхимова, икътисад һәм сәүдә бүлегенең төп белгече.
|