Понедельник, 29.04.2024, 10:18

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 30
Муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында үткән бу кабул итүгә җиде кеше килде. Сорау-үтенечләр төрле характерда. "Газпром” ачык акционерлар җәмгыятендә акция тотучы дивидентларның ни өчен җибәрелмәве белән кызыксына. 1987-1999  елларда аны алган, ә менә аннан соң нигәдер җибәрмиләр. Иң гаҗәпләндергәне шул: акционерга җәмгыятьтән еллык җыелыш үткәрелүе һәм акцияләргә табыштан акча бүленәчәге турында хат даими килеп тора. Өмет-ышаныч уяткан хатлар бар, ә акчасы юк. Мөнирә Җәмигънур кызы аңа тәүдә "Газпром” җәмгыяте администрациясенә мәсьәләне ачыклауны сорап хат язып җибәрергә кирәклеген әйтте. Аннары килгән җавапка карап эш итәчәкбез, бу мәсьәләдә, һичшиксез, ярдәм итәрбез, дип ышандырды. Фатир-йорт сатуда килеп чыккан аңлашылмаучылыклар турында да мөрәҗәгать итүчеләр булды, аларга ничек дөрес итеп эш итәргә киңәшләр бирелде.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 510 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.05.2013 | Комментарии (0)

Адвокат – бик тә кирәкле хезмәт. Базар шартларында яшәгәч, милекне сату-сатып алуда, үзара килешүләр төзүдә һәм башка бик күп гамәлләрдә закон таләпләрен белеп, төгәл үтәп яшәргә бурычлыбыз. Ә тормышыбызның төрле өлкәләрен көйләүче законнар ел саен бик күп кабул ителә. Аларны баштарак гади кеше генә түгел, хәтта юристлар үзләре белеп бетерми. Дөрес, закон чыгып, ул гамәлгә ашырыла башлагач, аның белән якыннан танышканнан соң күп нәрсә ачыклана. Ничек кенә булмасын, һәр гражданин үз илендә чыккан законнар турында хәбәрдар булырга һәм аларны төгәл үтәргә бурычлы. Монда безгә юрист белгечләр гаять зур ярдәм итә: законнарны аңлата, кисәтә. Ә адвокат турыдан-туры кешеләр мәнфәгатен яклый. ... " Читать дальше "
Просмотров: 520 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.05.2013 | Комментарии (0)

28 майда авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча республика видеоселектор киңәшмәсе үткәрелде. Анда муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре, күмәк хуҗалыклар рәисләре чакырылган иде. Эшлекле сөйләшүне Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Салават улы Җиһаншин алып барды. Киңәшмәдә республиканың терлекчелек тармагында дүрт айлык эш нәтиҗәләре, сөт җитештерү, мал азыгы хәзерләү мәсьәләләре тикшерелде, бурычлар куелды. Министр урынбасары безнең районны сөт җитештерүне арттыру һәм мал санын тотрыклы саклау буенча уңай яктан билгеләп үтте. ... " Читать дальше "
Просмотров: 672 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.05.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск