Билгеле булуынча, пәнҗешәмбе, 9 майда район үзәгендә Бөек Җиңүнең 68 еллыгын билгеләп үтү олы тантаналар белән үрелеп барачак. Иртәнге 10да Балалар иҗат үзәгендә (элекке район мәдәният йорты) район ветераннар советы пленумы үтәчәк. 10 сәгать 45 минутта, барабанчылар маршы алдыннан, җиңел атлетларның катнаш эстафета кроссына старт биреләчәк. Ветераннар һәм җәмәгатьчелек Җиңү паркындагы обелискка чәчәкләр салганнан соң, Бөек Җиңү бәйрәме хөрмәтенә митинг булачак. Аның соңында хөрмәтле ветераннар һәм җәмәгатьчелек игътибарына иске мәдәният йортының тамаша залында Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин җитәкләгән "Сәйяр” эстрада төркеме хәйрия концерты күрсәтәчәк. Бәйрәм көнне башка тамашалар да оештырылуы көтелә. Рәхим итегез, дуслар!
|