Яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе халыкның мәшгульлек үзәге белән берлектә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар һәм үсмерләрне июнь аена вакытлыча эшкә урнаштыра. Бу айда эшләргә теләүчеләргә ике юнәлештә – үсмер малайлар өчен Чакмагыш авылы биләмәсен төзекләндерүдә катнашу һәм кызлар өчен балалар мәйданчыкларында эшләү мөмкинлеге бар. Яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итегез! Безнең адрес: Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 70, 2нче кат (ДЮСШ бинасы), телефон: 3-12-63. Индира Гәрәева, яшьләр үзәге директоры.
|