Хөрмәтле райондашлар!Билгеле булуынча, күптән түгел "Юлдаш” радиосы дулкыннарында "Юлдаш җыры-2013” конкурсы игълан ителде. Анда безнең райондашыбыз, балалар-үсмерләр сәнгать мәктәбе педагогы Гөлзия Ситдикова да үз көчен сынап карарга булды. Мәртәбәле бу бәйгедә җиңү яулау өчен мөмкин кадәр күбрәк смс-тавыш җыю мотлак. Сәләтле бу җырчы өчен тавыш бирүдә катнашу һич катлаулы түгел. Бары тик "Студия Ситдикова Гульзия” дип смс-текст җыеп, 4345 саннары буенча җибәрергә генә кирәк. Шулай ук Интернет челтәре аша да тавыш бирергә мөмкин. Конкурс агымдагы елның октябренә кадәр дәвам итә.