Районда үзешчән коллективлар арасындагы "Театр язы – 2013” фестивале кысаларында Чакмагыш гимназиясенең яшь артистлары тамашачылар игътибарына Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы” драмасын тәкъдим итә. Куючы режиссер Тәвис Нуриев әлеге тамашаны сәхнәлештерүгә укуда һәм җәмәгать тормышында актив егет һәм кызлар – Алсу Нуриева, Нияз Бәшәров, Азалия Гәрәева, Артур Шәфыйков, Даша Кинҗәкәева, Рамис Исхаков, Элнара Гатауллина, Гөлназ Ханнанова, Илвина Гомәрова, Руслан Муллагалиев, Гөлфинур Хәмәтшина, Айдар Тимергалиевны җәлеп иткән. Яшь чакмагышлыларның тирән философик эчтәлекле әлеге әсәрне сәхнәләштерү осталыгын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, аны тамаша залында үзеңә карарга, шул мохит белән якыннанрак танышырга кирәк. Шуңа күрә 23 апрельдә 19 сәгатьтә район мәдәният йортында бу тамашаны карамый калмагыз, хөрмәтле райондашлар! Фәнис Әмирханов.
|