Пятница, 03.05.2024, 03:40

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 22 » Су хуҗалыгында тәртип булдыру – уртак эшебез
08:26
Су хуҗалыгында тәртип булдыру – уртак эшебез
Халыкны эчәр су белән ышанычлы тәэмин итү һәр авылда актуаль мәсьәлә булып тора. Аны  уңай хәл итү җиңел эш түгел, күп  мәшәкать, чыгымнар таләп ителә. Әйтик, күп еллар элек  салынган су торбалары тишелеп җанга тия, я суалгыч колонкалар эшләми башлый, ватыла яисә башнядагы су насосы янып сафтан чыга. Ә аны ремонтлап,  черегән торбаларны яңага алыштырганчы күп вакыт сарыф ителә, халык сусызлыктан интегә башлый… Менә шушы хәлләргә тарымас, ягъни эчә торган суга интегеп яшәмәс өчен Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсендә бу эшне яңача оештырырга карар иткәннәр. Алар моңа ничек  итеп ирешергә уйлыйлар – түбәндә сүз шул хакта. Хәбәрчебезнең сорауларына авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте   башлыгы Радик Тимерханов җавап бирде.
—Радик Рәзиф улы, сез, ниһаять, биләмә авылларында халыкны эчәр су белән тотрыклы тәэмин итүне хәл итә  башлагансыз икән. Шушы тәҗрибә белән уртаклашсагыз иде. Бәлки, башкалар өчен дә бу яңалык уңай  йогынты ясар.
—Без авылда су проблемасын ничек хәл иткәнне беләсез бит инде. Кеше өчен иң кирәкле булган су белән тәэмин итү системасы бер баланста да тормый, аңа тәгаен хуҗа юк иде. Безнең  төбәктә яшәүчеләр аеруча кыен хәлдә калды. Элекке ныклы хуҗалык "Победа” колхозы берничә хуҗалыкка бүленгәч, аны караучы тәмам бетте. Ә авыл Советының моңа көче җитми, аның  техникасы да,  хезмәтләндерү өчен кешеләре дә юк. Ни эшләргә, болай яшәп булмый бит инде! Уйлаштык та, авыллардагы су хуҗалыгын 2011 елның җәендә үз балансыбызга алып, су белән тәэмин итү челтәрен хезмәтләндерү өчен төрле предприятиеләргә  мөрәҗәгать итә башладык. Авыл Советы балансына алынгач, башкарылган эшләр, хезмәт күрсәтүләр өчен безгә акча түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Эшне шулай оештыру, исәп-хисап  – барысы да законга нигезләнеп эшләнә. Шулай итеп, Имәнлекул авылында бер километр арада черегән торбаны яңага – полимер торбага алыштырдык, Югары Аташта яңа суалгыч башня куелды. Барлыгы 1 миллион сумлык эш башкарылды. Бу эшләрне Чакмагыш су белән тәэмин итү предприятиесе һәм башка оешмалар аткарды.
—Ә яңалыкның асылы  нидә соң?
—Без моның белән генә тукталмадык. Авыл биләмә-сендәге су белән тәэмин итү хуҗалыгын тулысынча Имәнлекулдагы "Агротехтрансремонт” предприятиесе (директоры Данис Хаҗимулла улы Сәмигуллин)  карамагына тапшырдык. Моның өчен 2013 елның февралендә аукцион үткәрдек. Анда шушы предприятие җиңеп чыкты. Алар Имәнлекул һәм Югары Аташ  авылларында булган барлык су хуҗалыгын (су алу башнясы, суүткәргечләр, колонкалар һ.б) үз өстенә алды. Хәзер инде, үз балансына алгач, авылларны алар су  белән ышанычлы тәэмин итәчәк.
—Авыл  халкы нинди фикердә, бу яңалыкны хуплап каршы  алганнардыр бит?
—Халыкның яшәү сыйфатын яхшырту өчен эшләнгәнне күргәч, эшне шулай яхшырту өчен бик теләп риза булдылар. Ике авылда да быел шушы мәсьәләгә багышлап җыелышлар үтте, халык белән сөйләшеп, аңлаштык. Һәр кеше исәбенә 70әр сум акча җыярга карар ителде. Бу зур сумма түгел,Чакмагышта ул, мәсәлән, әлеге вакытта 111әр сум җыела. Яшәешебездә иң кирәкле, иң кыйммәтле  нәрсә – эчә  торган су өчен түләргә дигән бу карарны авылларыбызда яшәүче һәр кеше үзвакытында үтәр, дип  ышанам.
—Бу акча нәрсәгә тотынылачак?
—Су хуҗалыгын үз балансына алган "Агротехтрансмонт” предприятиесенең хезмәтләндерүчеләренә  – унлап кешегә хезмәт хакы, ремонтлау, яңа җиһаз сатып алу өчен тотынылган чыгымнарны каплау өчен китәчәк ул акча. Шуны аерып әйтергә телим: ул акчаны һәр гаилә үзвакытында  түләп барса гына бу өлкәдә эшләребез алга барачак. Әгәр акча керми икән,  су белән тәэмин итүдә проблемалар бетмәячәк, дигән сүз. Шуңа күрә  монда кешеләрнең аңлап эш  итүе, тәгаен ярдәме кирәк. Кем  әйтмешли, коры сүз белән генә ботка пешереп булмаячак.
Әйткәндәй, хезмәтләндерүче предприятие белән халык арасында килешү төзелде. Анда ике якның да җаваплылыгы ачык  билгеләнелгән. Шуңа  язылганнарны төгәл үтәргә генә кирәк.
—Эшне  яңача оештыруның тагын нинди уңай яклары бар?
—Су хуҗалыгының хәзер тәгаен хуҗасы бар, дип әйткән идем инде. Алар ел әйләнәсенә авыл халкын сыйфатлы су белән гарантияле тәэмин итеп торачак. Кайда торба тишелде, аны кем ремонтлар, эчәр су кайчан булыр икән, дип көяләнәсе юк. Икенчедән, унга якын кешегә яңа эш урыны булдырыла, дигән сүз. Өченчедән, су белән өзеклек  булмагач, кешеләрнең кәефе дә яхшырачак.
—Киләчәккә тагын нинди уй-планнарыгыз бар?
—Узган ел азагында "ЭО-2621” маркалы яңа  экскаватор (374 мең сумлык) сатып алып, аны  хезмәтләндерүче предприятиегә тапшырдык. Таганрогтан 25 куб метрлы су туплау башнясы алдык, ул шушы көннәрдә кайтартылып, Имәнлекулда урнаштырылачак. Аннары авыллардагы су  белән тәэмин итү челтәрләрен (ун километр чамасы) тәртипкә китерү, яңарту буенча эшләрне дәвам иттерәчәкбез. Имәнлекулда иң начар дип саналган урыннардагы 60-70 ел элек салынган, хәзер инде тәмам череп беткән тимер торбаларны яңага – полипропилен торбаларга алыштыра башлаячакбыз. Һәр йорт-ихатага су кертәчәкбез һәм  теләгәннәргә  су исәпләгеч куячакбыз. Кыскасы, 2-3 ел эчендә ике авылның су хуҗалыгын тулы тәртипкә китереп бетерәчәкбез. Моның  өчен, әйткәнемчә, зур суммада акча кирәк. Халык белән бергәләп бу мәшәкатьләрне уңышлы аткарып чыгарбыз, дип уйлыйм. Үзебез өчен кирәк бит.
—Ә моңа чаклы су хуҗалыгын тәртиптә тоту өчен күпме акча сарыф ителә иде?
—Бик зур сумма кирәк. Мәсәлән, урамда суүткәргеч тишелсә, Чакмагыштан экскаватор,  эретеп ябыштыручы чакырабыз. Бу  урынны чокып ямаган өчен 7-8 мең сум алалар. Ә кыш көне тишелсә, 18-20 мең сумга җитә. Ул тәмам черегән торба бер урында гына тишелми. Су агып,  йортларның эченә керә,  базына тула, урамга агып тора.  Чыгымнарның иге-чиге юк, болай  яшәү үз-үзебезне җәфалау, дигән сүз. Ә безнең өчен бу кирәк нәрсәме?
—Эчә  торган суның сыйфаты ничегрәк?
— Ике авылда да суны анализга җибәрдек, алар эчәргә яраклы. Югары Аташта нитратлар күбрәк, шулай да фильтр  кулланып аны эчәргә ярый, диделәр. Фильтрларны, суның составына карап, магазинда ук  тиешлесен сайлап алып була. Без ул анализ мәгълүматларын халыкка тулысынча җиткерәчәкбез.
Рәшит Вахитов әңгәмәләште.

Просмотров: 717 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск