Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Элиана Фердинант кызы Сәетова Чакмагыш гимназиясендә һәм беренче урта мәктәбендә "Бергәләп эшлик!” девизы астында "Экология” көне дәресләре үткәрде. Дәрестә табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклауның әһәмияте турында тәфсилләп сөйләде, тәгаен мисаллар китерде, әйткәннәрен саннар һәм фактлар белән дәлилләде. Анда шулай ук экология буенча дәүләт инспекторы Наил Рәшит улы Газизов та чыгыш ясады. Депутат ярдәмчесе үзе алып килгән кыйммәтле бүләкләрен – цифрлы фотоаппаратларын да калдырды. Алар ике мәктәптә дә экология буенча үткәреләчәк конкурста җиңүче укучыларга тапшырылачак. Мондый экология дәресләре шушы көннәрдә районның башка мәктәпләрендә дә үткәреләчәк. Рәшит Вахитов.
|