Пятница, 03.05.2024, 05:42

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 22 » Боксчылар көч сынашты
08:34
Боксчылар көч сынашты
11-12 апрельдә Чакмагышта бу тормышны вакытсыз калдырып киткән билгеле эшкуар Илшат Хәбировның якты истәлегенә боксчыларның зона ярышлары үтте. 85 санлы һөнәрчелек лицееның спорт залында Благовар, Илеш, Чакмагыш районнары спортчылары көч сынашты.
Абруйлы судьялар бәһаны гадел куйды. Благоварлылар командасы тренерлары Марат Әхмәт улы Исхаков һәм Салават Мәвәзиф улы  Шәйхразиевның бәйге барышы турындагы тәэссоратлары белән уртаклаштык.
Марат абый үзе СССРның спорт мастеры, Германиядә, Кубада чыгышлар ясаган. 35 ел боксчы стажына ия. Ярдәмчесе Салават Мәвәзиф улында да андый тәҗрибә — 20 ел. Ярышка килгән 25 яшь спортчы арасында Русия һәм Башкортстан беренчелекләрендә чыгыш ясаган боксчылар да бар иде. Безнең районның данын яклаучы Динис Галләмов 2 разрядлы спортчы, 3 ел буе теләп йөреп 80 кг авырлыктагылар арасында беренчелекне яулады. Шулай ук кызлар арасында Лиана Солтанова да сынатмады. 3 ел дәвамында шөгыльләнгән кыз, 2 разрядка ия булып, үз категориясендә җиңеп чыкты.
Бәйгедә безнең районнан барлыгы 25 спортчы катнашты. Шулар арасында беренче урынны яулаган егетләр Вадим Фәтхуллин, Марсель Шаһапов, Ленар Рә-шитов, Айнур Гомәров, Артур Киселев, Вадим Хафизов; кызлар арасында Ирина Хәмәтдинова, Шахноза Рузбаева, 2нче урынны яулаган егетләрдән Илназ Исмәгыйлев, Алмаз Кадраев, Салават Дәүләтбаев, Денис Махиянов, Айнур Кәбиров, Станислав Сәетов, Айнур Хаҗиев, Ленар Зарипов, Рузамир Зарипов, Тимур Һадиев, Нияз Гаскәров, кызлардан Гөлназ Баянова, 3нче урындагы Рәсүл Мостафин, Илнур Гәрәев, Радмир Баһманов  районыбыз данын тагын да арттыра төштеләр. Барлык ярышчылар да медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Ярышларны оештыруда ярдәм иткән Илдар Хәбиров, Редик Шәмсетдинов, Марат Дүсәлимовка, Ильяс һәм Камил Галиевларга "Чыңгыз” клубы ихлас рәхмәт җиткерә.
Яшь спортчыларыбызга алдагы ярышларда да сынатмыйча, җиңү арты җиңүләр яулауларын теләп калабыз.
Шамил Закиров.

Просмотров: 669 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск