Иң элек башкарма комитет рәисе, район "Игенче” гәзите баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов оешма эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Ул район авылларында күп гасырлар дәвамында бергә-бергә бертуганнар кебек үзара дус-тату, аңлашып-килешеп яшәүче төрле милләт халыкларының уртак язмышы, бәхетле гомер кичерүләре турында әйтеп үткәннән соң, һәр халыкның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерү өчен биләмәдә барлык мөмкинлекләрнең тудырылуын һәм бу юнәлештә төрле чаралар уздырылуын билгеләде. Аерым алганда, район мәктәпләрендә "Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” законның ничек гамәлгә ашырылуына зур игътибар бирде. Районда 34 гомум белем бирү мәктәпләре эшли, аларның 14е – башлангыч, 4е – төп, 16сы – урта белем бирү мәктәпләре исәпләнә, уку йортларында барлыгы 3553 бала белем ала. "Мәгариф турында” Башкортстан Республикасы законына ярашлы, мәктәпләрдә дәүләт һәм туган телләр өйрәнелә. Мәсәлән, башкорт милләтеннән булган балаларның 99,79 проценты башкорт телен туган тел яки дәүләт теле буларак өйрәнә.
– Районда туган телләрне һәм башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнү тиешле дәрәҗәдә оештырылган, – дип дәвам итте ул сүзен. – Башкорт теле һәм әдәбияты кабинетлары булдырылды, арада заманча техника – компьютер, интерактив такта белән җиһазландырылганнары да бар. Бүген сүз белем бирүнең сыйфатын күтәрү, республиканың яңа гражданинын тәрбияләү турында бара. Быелгы уку елында мәгариф бүлеге тәкъдиме буенча гомум белем бирү учреждениеләрендә икенче сыйныфта башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә бер сәгать бүленә, ә беренче сыйныфларда бер сәгать дәрестән соңгы "Туган Башкортстан” милли-төбәк эчтәлекле түгәрәктә өйрәнелә.
Кадрлар белән тәэмин итү муниципаль район хакимиятенең һәрчак җитди игътибары үзәгендә тора. Башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрен тиешле квалификацияле белгечләр укыта. Татар телен укыту буенча да кадрлар мәсьәләсе хәл ителгән. Агымдагы елның беренче октябренә районда 64 туган теле укытучысы исәпләнә. Алар арасында 61 укытучы югары, берсе махсус урта белемле, икесе әлеге вакытта республика югары уку йортларында белем ала. Югары категориялеләр – 9, беренче – 26, икенче категориялесе – 11 укытучы. Үкенечкә каршы, оптимальләштерүгә бәйле, ана теле укытучыларының сәгатьләр саны шактый кимеде.
Соңгы елларда ана теле укытучылары укучылар белән эшләү формасы шактый төрләндерде. Класстан тыш ата-аналар белән эшләү, районда яшәүче халыкларның милли традицияләрен тергезү, республика халыкларының патриотик һәм мәдәни мирасына сакчыл карауны тәрбияләү буенча эшләрне кызыклырак итеп оештырдылар. Әйтик, иҗади төркемнәрдә эш алып барыла, районда теоретик һәм практик семинарлар үткәрелә. Педагогик осталыкны һәм укытуның сыйфатын күтәрүгә булышлык итүче шундый семинар быел Сыерышбаш гомум белем бирү мәктәбендә уздырылды. Семинарда милли мәгариф һәм тәрбия буенча мәсьәләләр тикшерелде, башкорт, татар телләре һәм әдәбияты кабинетлары эше турында сүз барды. Әдәбият дәресләрендә патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеге, туган телләрне укытуда интенсив методика хакында да эшлекле сөйләшү алып барылды.
Ана телләрне өйрәнүнең әһәмияте турында ата-аналар һәм балалар арасында аңлату-профилактика даими алып барыла. Милли тәрбияләү мәсьәләләре ата-аналар җыелышларында, педагогик совет утырышларында карала. Ана теле укытучыларына үзвакытында методик ярдәм күрсәтелә. Районда ел саен үткәрелә торган "Ел укытучысы” конкурсы укытучыларның абруен күтәрүгә булышлык итә. Күпмилләтле халыкларның тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын өйрәнүгә һәм саклауга уңай караш тәрбияләүдә, туган телләрне пропагандалауда һәм үстерүдә укытучылар тарафыннан үткәрелгән класстан тыш чаралар: фольклор бәйрәмнәре, шигырьләр һәм иншалар конкурслары, республиканың истәлекле даталарына, юбилярларына багышланган чаралар да зур роль уйный.
Район мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнү өчен бөтен шартлар да бар. Уку кабинетлары милли традицияләргә ярашлы бизәлгән, фәнни һәм лингводидактик әдәбият, сүзлекләр, аудиовидео пособиеләр, матур әдәбият, методик, фәнни-популяр әдәбият белән тәэмин ителгән. Укучыларның белем дәрәҗәсе күрсәткечләре һәм укытучының эш нәтиҗәләре район һәм республика олимпиадаларында да ачык күренә. Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Имәнлекул һәм Иске Калмаш урта мәктәпләре укучылары, элекке еллардагыча, яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Ә Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айгөл Вахитова башкорт теле һәм әдәбияты буенча үткән республика олимпиадасында җиңүче булды.
Башкортстан Республикасы көненә һәм Башкортстан Республикасында милләтләр арасындагы татулыкны ныгыту елына багышлап иҗади эшләр буенча уздырылган республика конкурсларында да безнең укучыларыбыз актив, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. Иншалар конкурсында 80 укучы катнашты. Рапат, Юмаш, Көсәкәй, Яңа Балтач, Имәнлекул, Тайняш, Аблай, Үрнәк, Чакмагыш беренче урта мәктәпләре укучылары яхшы күрсәткечкә иреште. Җиңүчеләр республика конкурсында катнашты. Имәнлекулдан Илина Бакаева (9 сыйныф) татар теле буенча өченче, Юмаш мәктәбеннән Юлия Потапова чуваш теле буенча икенче урынны алып кайтты. 16 февральдә Халыкара ана теле көненә багышланган нәфис сүз осталарының район конкурсында 36 укучы катнашты. Анда Көсәкәй, Яңа Балтач, Имәнлекул, Тайняш, Аблай, Үрнәк, Чакмагыш беренче урта мәктәпләре укучылары яхшы нәтиҗәгә иреште, җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
"Мәгариф” өстенлекле милли проектында укытучыларыбыз актив катнаша. Русия Президенты Грантына иң яхшы укытучылар конкурсын да безнең районнан 22 укучы лаек булды. Быел бу мәртәбәле конкурста Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укутучысы Сәрия Сәгыйть кызы Вахитова да катнашты һәм Грантка ия булды. Мәгариф өлкәсендәге ирешелгәннәрдә мәктәпләрдә "Башкортстан Республикасы халыклары турында” БР законының уңышлы, эзмә-эзлекле гамәлгә ашырылуында мәгариф бүлеге мөдире Ришат Фәнил улы Хәмидуллинның хезмәт өлеше зур. Ул — район башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, корылтай алдына куелган бурычларны үтәүдә активлык күрсәтә.
Җәмәгать оешмасының тагын бер әгъзасы – мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыев турында да бары тик җылы сүзләр әйтәсе килә. Районда мәдәниятне үстерү, төрле милләт халыкларының, шул исәптән башкортларның рухи-мәдәни үсешен тәэмин итү буенча зур эш башкарыла. Шуны гына әйтәм: ел саен районда үзешчәннәрнең район смотры гөрләп үтә. "Халык” исемен йөрткән җиде ансамбль уңышлы эшләп килә. Балалар сәнгать мәктәбендә фольклор бүлеге эшли. Балаларның иҗади сәләтен, милли үзаңын үстерү буенча күп төрле кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрелә. Алар арасында, 1812 ел Ватан сугышының 200 еллыгына багышлап балалар вокаль коллективларының аерым җырчыларның зона фестивале, "Дуҫлыҡ тирмәһе” балалар фольклор бәйрәме (анда 8 коллектив катнашты) – шуларның берничәсе.
Ел саен яңа традицияләрне саклау – исем кушу, алтын, көмеш туйлар, никахлашу, күп балалы аналарны данлау, яшь гражданнарга паспорт тапшыру кебек чаралар үтеп тора. Алар төрле телләрдә алып барыла. Төрле милләт халыкларының бәйрәмнәре һәм йолалары, сабан туйлар даими үтеп тора. Шәҗәрә бәйрәмнәре дәвам итә. Чакмагыштан хезмәт ветераны Риндант Бакиров, 1812 елгы Ватан сугышы варисларының республика шәҗәрә бәйрәмендә катнашып, лауреат булды, Диплом белән бүләкләнде. Район китапханәләрендә башкорт язучыларының, шагыйрьләренең, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең юбилейлары, Салават Юлаев көннәре ел саен үткәрелә. Моннан тыш, район башкортлары корылтае әгъзалары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда актив эш алып баралар, район, республика хәтта, Русия күләмендәге спорт ярышларында катнашып, җиңү яулыйлар. Менә ун ел инде районда башкорт телендә "Саҡмағош сатҡылары” район гәзите (400 данә) нәшер ителә. Ай саен 2 тапкыр дөнья күргән бу басмада район тормышы яктыртыла, районда яшәүче башкортларның көнүзәк проблемалары, телне саклап калу һәм үстерү, мәдәният, рухият тормышы мәсьәләләре чагылдырыла. Урындагы телевидениедә башкорт телендәге тапшыруларны даими эфирга чыгарып тора. Утырышта катнашучылар арасында башкарма комитет рәисе чыгышын тулыландыручылар байтак булды. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары Сәрия Вахитова һәм Рәмзилә Исламгалиева, мәгариф бүлеге методисты Вероника Дәүләтова, Рәҗәп мәктәбеннән Зәйтүнә Кәримова, мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыев, район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Фәрит Исхаков, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков көн тәрибендә тикшерелгән мәсьәләгә карата уй-фикерләрен әйттеләр. Башкарма комитет утырышында Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты Фәнзил Бүләк улы Санъяров катнашты һәм чыгыш ясады. Ул, үткәннәрне барлап, алда торган көнүзәк бурычлар турында фәһемле фикерләр әйтте, эшне яхшыртуга булышлык итәрдәй киңәшләр бирде.
Рәшит Вахитов.