Понедельник, 29.04.2024, 04:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 29 » Чакмагыш районы – уңышлы эшләүчеләр исәбендә!
09:48
Чакмагыш районы – уңышлы эшләүчеләр исәбендә!
Муниципалитетларның нәтиҗәлелеге рейтингы икенче тапкыр үткәрелә. Республика шәһәрләренә һәм районнарына бәһаны республиканың Икътисади үсеш министрлыгы куя. Шушы көннәрдә Башкортстандагы узган елда иң уңышлы эшләүче муниципалитетлар рейтингы төзелеп, аның нәтиҗәләре игълан ителде.
Авыл районнары арасында – Бакалы, Караидел, Зианчура, Миякә, Әбҗәлил, Чакмагыш районнары, административ үзәге шәһәрдә булган районнар һәм шәһәр округлары арасында Бәләбәй районы, Октябрьский һәм Нефтекама шәһәрләре җиңүчеләр булды. Биләмәне комплекслы социаль-икътисади үстерүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәһәрләр һәм районнар республика бюджетыннан грантлар алачак.  Бу максатка республика бюджетыннан бүленгән акча 200 млн сум тәшкил итә. Акчаның зур өлеше муниципалитетларның иҗтимагый инфраструктурасын үстерүгә тотыла. Урындагы үзидарә органнарының эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү 150 дән артык күрсәткечне үз эченә алган тугыз юнәлеш буенча билгеләнде. Алар халыкның тормыш сыйфатын, идарә итүнең яңа ысулларын һәм принципларын үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтә. Шулай ук бюджет акчасын нәтиҗәле тотыну күрсәткечләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфаты, халыкның урындагы үзидарә органнары эш-чәнлегенә ничек бәя бирүе һәм башкалар исәпкә алына. Республиканың иң яхшы шәһәрләре һәм районнары арасында безнең районның да булуы шатлыклы хәл. Ә моның өчен дәртләндереләчәк грант киләчәктә райондашларыбызны тагын да югарырак уңышлар яуларга әйдәсен!
Рәшит Ганиев.

Просмотров: 607 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск