Утырышны элекке чакырылыштагы Совет рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин алып барды. Беренче утырышны әзерләп үткәрү өчен депутатлар арасыннан инициатива төркеме оештырылып, аның рәисе вазифасына Риф Хәбибрахман улы Мусин, әгъзалары итеп Салават Зәки улы Гыйззәтуллин, Ратмир Фоат улы Камилҗанов, Елена Степановна Семенова, Ирек Марс улы Усманов, Рәсүл Гата улы Фәйрүзов, Илдар Нәүфәл улы Хәбиров сайланды.
Инициатива төркеме утырышның көн тәртибен, аңа рәислек итүчене күрсәтү, эшче органнар составын, Совет Рәисе вазифасына кандидат, даими эшләүче комиссияләр составын һәм атамаларын билгеләү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр әзерләп, утырышта карауга кертте.
Яңа чакырылыш район Советының беренче утырышын агымдагы елның 31 октябрендә үткәрү билгеләнде.