Ике көн элек Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә авылларны төзекләндерү, санитар торышын яхшырту һәм яшәгән җирне матурлау буенча семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда катнашучылар, авылларда булып, төзекләндерү, социаль объектларны кышкы җылыту сезонына әзерләү буенча башкарылганнар белән таныштылар. Соңыннан еллык эшкә йомгак ясалды, ярышта җиңүче биләмәләр муниципаль район хакимиятенең Дипломнары белән бүләкләнде. *** Ноябрь башында республика Советының сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышланган күчмә утырышы Шаран, Бакалы районнарында һәм безнең районда узачак. Шушы чара уңаеннан Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан безнең районга 15 млн сум акча бирү каралган. Әлеге вакытта район үзәк дәваханәсендә һәм авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт-төзекләндерү эшләре алып барыла, кирәкле медицина корылмалары һәм җиһазлары алына һәм урнаштырыла. *** 19 октябрьдә район буенча һәр сыердан уртача 13,1 килограмм (үткән елда 11,2 кг) сөт савып алынды.
|