|
Главная » 2012 » Октябрь » 22 » Тынгысыз һөнәр иясе
09:14 Тынгысыз һөнәр иясе |
Нәтиҗәлелек хезмәтне оештырудан килә. Хуҗалыкларда бу җаваплы бурыч бригадирлар иңендә. Марат Казыйханов — шундый тынгысыз һөнәр иясе, "Заря” авыл хуҗалыгы кооперативында дистә елдан артык хезмәт сала: игенчелектә дә, терлекчелектә дә уңышлар яулансын дип тырыша. Ә уңышлар һәр эшне вакытында, сыйфатлы башкарып калсаң гына яулана. Иртә таңнан аяк өстендә, хезмәт участокларында, чөнки бригадир өчен ял да, бәйрәм дә сирәгрәк бит ул. Кооператив әгъзаларыннан сыйфатлы эш таләп итү генә түгел, үтенеч-мөрәҗәгатьләренә игътибар белән карарга, ярдәм оештырырга да тиеш әле ул. Яшь белгечләргә остаз буларак та абруйлы Марат Казыйханов. Әлеге рәсемдә сез аны бригада агрономы Илшат Шәрипов белән күрәсез. Рәзифә Сәхапова.
|
Просмотров: 608 |
Добавил: bikmiew
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Copyright MyCorp © 2025 |
|
|
|