Семинар Яңа Бирде бригадасының машина ихатасында башланды. Биредә язгы чәчүдә, көзге кыр эшләрендә кулланылган авыл хуҗалыгы машиналары саклана. Дүрт ашлык комбайны да кышкы саклауга куелган: тәгәрмәчләре акка буялган, аккумуляторы, резина шланглар һәм башкалар алып куелган, аерым узеллары консервацияләнгән. Чәчкечләр, культиваторлар, тырмалар һәркайсы басудан кайтарылгач та, чистартылып, тәртип белән тезелгән. Без килгәндә ремонт мастерскоенда кызу эш бара иде. Ремонтчылар тимерлектә тырмаларның тешләрен очлап, аны аерым стендта җыялар иде. Эретеп ябыштыручы тагылманың сынган урынын ябыштыра. Чәчкеч сошниклары киштәләргә тезеп куелган, аларны да карап чыгачаклар. Кыскасы, ремонт звеносы ныклы эшкә тотынган. Эшләр барышы белән хуҗалыкның баш инженеры Финат Сәетов таныштырып йөрде.
Аннары семинарның теоретик өлеше авыл мәдәният йортында дәвам итте. Кунакларны Яңа Бирде һәм Рәҗәп авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре тәбрикләде. Алар, матур теләкләр әйтеп, авыл эшчәннәренә күңелле ял минутлары бүләк иттеләр.
"Волга” кооперативы рәисе Азат Сөләйманов быелгы хуҗалык елының кайбер нәтиҗәләре белән кыскача таныштырды. Урак эшләре, мал азыгы хәзерләү, шикәр чөгендере алу, туңга сөрү һәм уҗым культураларын чәчү уңышлы тәмамланган. Бөртекле культуралар уңышы һәм ашлыкның тулай җыемы буенча кооператив район хуҗалыклары арасында яхшылар исәбендә. Җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнгән. Хәзер маллар кышкы шартларда асрала. Авыл хуҗалыгы машиналарын, техниканы үз көчләре белән сафка бастыралар. Исәпләре – киләсе елның апрель аена чаклы барлык техниканы да ремонтлап-көйләп бетерү.
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Фидрат Әхмәтов үзенең чыгышында районда техника паркы һәм аны яңарту буенча башкарылган эшләр турында сөйләп үткәннән соң, авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы сак-лауга кую мәсьәләләренә тукталды. Басу эшләре төгәлләнү белән "Волга”, "Алга”, "Заря”, "Победа”, "Герой” кооперативларында техника кышкы саклауга куелган. Калган хуҗалыклар алдында бу эшне 22 октябрьгә кадәр тәмамлау бурычы тора. "Алга”, "Герой”, "Юлдаш”, "Волга”, "Базы” хуҗалыкларында ремонт звенолары оештырылган. Күбесендә тырмалар, культиваторлар, чәчкеч сошниклары ремонтлана. Фаразлаулар буенча, кышкы айларда 565 тракторның 335енә ремонт таләп ителә. Бу эшләрне соңга калдырмыйча башкарып чыгу бурычы тора. Моның өчен ремонтчыларга нормаль эш шартлары булдырылырга һәм кызыксындыру чаралары күрелергә тиеш, диде чыгыш ясаучы.
Баш агроном Айдар Даутов үзенең чыгышында игенчелек тармагындагы хәлләргә тукталып, кайбер мисаллар китерде. Мәсәлән, быел, корылыклы елга карамастан, авыл эшчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бөртекле культуралардан әйбәт кенә уңыш үстерелгән. Ашлык җитештерү күләме буенча безнең район быел да респуб-ликада алдынгылар исәбендә. Җәйге айларда корткыч бөҗәкләргә каршы ныклы көрәш алып барылуын да искә төшерде. Көз туңга сөрү, уҗым культураларын чәчү зур мәйданнарда башкарылу да куанычлы. Бу өлкәдә күрсәткечләр узган елдагыдан да яхшырак. Айдар Таһир улы төп игътибарны киләсе ел уңышы турындагы хәстәрлекләр, атап әйткәндә, чәчү структурасы, чәчү орлыгының сыйфатын яхшырту, югары уңыш бирүче сортларны кертү, үлән орлыгын җитештерү мәсьәләләренә юнәлтте.
Мәгълүмат-консультация үзәге баш икътисадчысы Илдар Галләмов техниканы кышкы саклауга куюда катнашучы ремонтчыларга, механизаторларга хезмәт хакы түләү, дәрләндерү чаралары турында сөйләде.
Семинар-киңәшмәгә муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев йомгак ясады һәм көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча уй-фикерләрен әйтте, тәгаен бурычлар куйды.
Рәшит Вахитов,
Рәсемдә: семинар-киңәшмәдән күренешләр.