Понедельник, 29.04.2024, 00:40

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Август » 7 » Зарялылар быел да сынатмас
07:51
Зарялылар быел да сынатмас
Урак – 2014: матбугат үзәге хәбәр итә

"Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бүген район икътисадының алтын баганаларыннан санала, дисәк тә хаталану булмас. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов җитәкләгән әлеге хуҗалык игенчелектә дә, терлекчелектә дә һәрвакыт алдынгы позицияләр били, күрсәткечләрне тотрыклы рәвештә арттыра бара. Быелгы уракка да районда тәүгеләрдән булып керештеләр. Көннәр яңгырлы торганлыктан, темпларны тизләтү мөмкин түгел әле, шулай да зарялылар сынатмаска, аяз торганда һәр сәгать-минутны җитештерүчәнле файдаланырга омтыла.


Зәбир Фәнил улы белән Бурлы тау басуына килгәндә механизаторлар чык кипкәнче дип комбайннарын карау-көйләү белән мәшгуль иде. Биредә үк ягулык салуга тәгаенләнгән машина, су запасы белән янгын сүндерү машинасы да бар. Кичәдән үк төрелгән салам төргәкләрен “КУН-10” һәм грейфер агрегатлары “КамАЗ” автомобильләренә төяп озата тора, шунда ук салам пресслау агрегатлары да суктырылган тезмәләргә кереп китәргә әзерләнеп торалар иде. 

Хуҗалык рәисенең егетләр белән әңгәмәләшүен рәсемгә төшереп алдым. Механизаторлар Фазыл Хәйретдинов, Мират Казыйханов, Руслан Дәүләтов, “Үзәк” МТСыннан ярдәмгә килгән Раил Шәмсетдинов, Фирзант Даутовның кәефләре яхшы. Техникалары карап-көйләп куелган булса да, алар кызу эшкә керешкәнче һәр агрегатны яңабаштан күздән үткәреп чыгалар – бушаган-какшаган, майланмыйча калган урыннар булмасын, уракта тоткарлыклар тудырмасын өчен. Фазыл Фәзит улы Хәйретдинов быел егерме алтынчы урагын башлап җибәргән, өстәвенә өр-яңа “Акрос” комбайнында. Моңа кадәр эшләгән “Нива”, “Дон” маркалыларыннан күпкә заманчарак, уңайлырак та икән анысы. Механизаторга эшне борт компьютеры, климатны контрольдә тоту системасы җиңеләйтә, чит илләрдә җитештерелгәннәрдән һич калышмый икән үзе.
Башкалар да үзләренә беркетелгән техниканы энәсеннән-җебенәчә диярлек яхшы үзләштергән, алары да оста кулларда ышанычлы эшли бирәләр.
Ул арада хуҗалык рәисе салам төр-гәкләрен ташучы водительләр янына ашыкты. Бу эштә хуҗалыкның “КамАЗ” автомашиналарында Ирек Латыйпов, Алмаз Йосыпов, Салават Гыйльванов (рәсемдә), Зәбир Гәрәев, Ратмир Такыянузов мәшгуль икән. “МТЗ” тракторларын хезмәтләндерүче Мәсгуть Зыякаев, Флүс Вәкилов, Азамат Дәүләтов тыгызлап төргәкләргә ураган саламны аларга күбә өйгеч җайланмалы “Беларусь” тракторында Марат Гәрәев, “КУН-10” агрегаты куелганында Рөстәм Кәбиров, грейфер белән җиһазландырылганында Рафаэль Шәймөхәммәтов төяп җибәрәләр. Коры көенчә төргәкләргә уралган салам ферма янәшәсенә – кышка саклау урынына ташылып өелә тора.
Гәрәбәдәй сары бөртекләрне ындыр табагына водительләр Газинур Гыйльванов, Динир Имаметдинов, Динар Солтангәрәев комбайнчыларга бункерлар тулу сәбәпле туктап торырга урын калдырмый ташып торалар. Зәбир Фәнил улы белән әңгәмәләшәбез. Уракка әле яңа керешеп ятулары гына икән. Менә шушы 114 гектарлы басудан көзге арыш гектарыннан уртача 28,2 центнер төшем белән куандырган. Әлеге мәйданны турыга суктырып алганнар. Тагын 300 гектарлабы тезмәләргә салынган, бераз җилләгәч, аларны суктыруга керешәчәкләр икән. Уракка, һәр елдагыча, ныклап әзерләнгәннәр: комплекслы бригада ысулы белән, быелгы һава шартларын исәпкә алып, югалтуларга юл куймыйча эшне тиз тотарга исәпләре. Тиешле күләмдә ягулык-майлау материаллары запасы хәстәрләгәннәр, кыр станында көйләү-төзәтү осталары да кизүдә тотыла. Ашлыкның келәтләргә урнаштырыласы өчен дә, җилгәреп-җилләтеп дәүләткә сатыласы өчен дә махсус саклагычлары әзерләнелгән, ындыр табагындагы механизмнар да тулы тәртиптә. Мал азыгын быел да яхшы запас белән туплыйлар – кимендә ел ярымга җитәрлек булсын, дип.
Ферма эче дә гүя төзелеш мәйданы биредә. Рәис зур канәгатьлек хисе белән терлекчеләр һәм белгечләр өчен яңа уңайлыклар тудырылуын бәян итте. Бүген барлык биналар да карап чыгылган, көз  җәйләүдән кайтасы мал торлаклары тәртиптә китерелеп беткән. Өр-яңа саву залын монтажлап сафка керткәннәр, 100 башка бозау абзары, 80 баш яшь таналар саву каралтысы төзелешләре тәмамлану алдында. Малкайларга ачык һавада йөрер өчен утарларны тигезләп, тыгызлап вак таш салып чыкканнар, тирес өемнәрен басуга чыгарып бетереп киләләр. Гомумән, зарялыларның бер генә тармакта да сынатмаячагына шик юк. Зәбир Фәнил улының ныклы терәге – бердәм командасы белән әллә нинди биеклекләрне яулау да һич авыр булмаячагы көн кебек ачык. Өлкән агроном Азат Гайсин, бригадир Марат Казыйханов кебекләр белән, мәсәлән. Алар — сүзне бушка аударудан ерак тора торганнардан, хуҗалык алга барсын дип җиң сынганнардан. Ә мондыйлар белән һич икеләнми тау-ташларны күчерергә була. Шулай булсын да.
Фәнис Әмирханов.

 

Просмотров: 755 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск