Суббота, 04.05.2024, 16:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 31 » Жирәбә үткәрелде
10:29
Жирәбә үткәрелде
Сайлаулар – 2014

Сайлаулар турындагы законга ярашлы, илдә 14 сентябрь – Бердәм сайлаулар көненә кадәр 16 июльдән 12 сентябрьгәчә киңкүләм мәгълүмат чаралары аша сайлау алды агитациясе үткәрелә. 29 июльдә Башкортстан Республикасы “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесендә Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар арасында матбугат басмаларында бушлай сайлау алды агитация материалларын бастырып чыгаруга мәйдан бүлү һәм аларны урнаштыру графигын билгеләү буенча жирәбә үткәрелде.

Бу чарада Чакмагыш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Реканс Фәнил улы Ямалиев, аның урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, комиссия сәркатибе Рида Фидай кызы Гәрәева, “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директор- мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов, Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына дәгъва итүче кандидатларның рәсми вәкилләре – “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Айрат Әнвәр улы Мәһәдиев, Русия Федерациясе Коммунистлар партиясенең район бүлеге җитәкчесе Фаат Ләбиб улы Латыйпов катнашты. “Русия патриотлары” һәм ЛДПР сәяси партияләре вәкилләре жирәбә үткәрүгә килә алмадылар.

Өч кеше составында жирәбә үткәрү комиссиясе оештырылганнан соң, әлеге чара үткәрелде. Тәүдә  КПРФ һәм “Бердәм Русия” сәяси партияләре вәкилләре тартмадан район гәзитенең кайсы көнендә һәм санында сайлау алды материалы басылып чыгачагы турында язылган конвертны алдылар. Килә алмаган сәяси партия вәкилләре өчен конвертны жирәбә үткәрү комиссиясе әгъзасы Рида Гәрәева алды. Жирәбә нәтиҗәләре игълан ителә барды.
Сәяси партияләрнең рәсми вәкилләре Башкортстан Республикасы Президенты постына дәгъвалыкка  теркәлгән кандидатлар арасында матбугат басмаларында түләүле сайлау алды агитация материалларын бастырып чыгарудан баш тарттылар. Соңыннан алар редакция вәкилләре белән бушлай басма мәйданы алуга кагылышлы килешү төзеделәр. Жирәбә үткәрү тәртибе белән жирәбә үткәрү комиссиясе рәисе Реканс Ямалиев таныштырды. Чараны жирәбә үткәрү комиссиясе сәркатибе Светлана Шакирова алып барды. Район “Игенче” гәзите баш мөхәррире сайлау алды аги-тация материалларын бастырып чыгаруга кагышлы чыгыш ясады. Материалларның барысы да икенче битнең өске өлешенә урнаштырылачак, һәркайсына  бертигез – 400әр кв.сантиметр урын биреләчәк. Ул шулай ук язмаларны редакциягә үзвакытында әзерләп тапшыруларын сорады.
Жирәбә нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатларның  сайлау алды агитациясе материалларын “Игенче” гәзитендә чи-рат буенча бастырып чыгару графигын сайлаучылар игътибарына җиткерәбез:
2 сентябрьдәге 99нчы сан – Сухарев Иван Константинович, ЛДПР;
4 сентябрьдәге 100нче сан – Бикбаев Илдар Зиннур улы, “Русия патриотлары”;
6 сентябрьдәге 101нче сан – Хәмитов Рөстәм Зәки улы “Бердәм Русия”;
9 сентябрьдәге 102 нче сан – Котлыгуҗин Юнир Галимҗан улы, КПРФ.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 743 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск