Ул яхшылыкка илтми. Өлкән кешеләр әйтмешли, кулыгыз корыр. Бүгенме, иртәгәме үзегезгә яманлык булып әйләнеп кайтыр. Өлкән буын кешеләре яхшы белә: ул коймаларны, палисадникларны эшләү бик җиңел генә булмады. Шушы озын юл буена һәр язда штакетник такталардан коймалар тотыла, агач үсентеләре утыртыла, коймалар буяла. Бер ел да үтми, коймалар тегеннән-моннан сынган, үсентеләрне мал ашый, агачларны һич үстереп булмый иде.
Шул чорда “Кызыл Октябрь” колхозы рәисе булып эшләгән Расих Галимов Чиләбе трактор заводы җитәкчеләре белән сөйләшеп, уртак тел табып, шәһәрләрдә кулланылучы, завод-фабрикалар ихаталарын әйләндерә, урамда палисадниклар ясый торган коймаларны безгә дә бирергә булдылар. Ул коймалар авыр, зур йөк автомашиналарында ташыдылар. Бушатырга нефть кудыру станциясе, ТХУ, элемтә предприятиеләре куәтле техника бирде. Баганалыклар өчен калын тимер торбалар биреп, эшчеләрен дә бүлеп, бергәләп эшләделәр. Бу – искитмәле зур эш, чыгымы да хәтсез булгандыр. Хәзер анда авылыбызны ямьләп агачлар шаулап үсә. Бу коймалар берничә йөз елга җитәрлек дип нык шатланган идек — ялгышканбыз, алар безнең буынга да җитмәде. Борчылуымның сәбәбе шул: бу ныклы коймаларны кемнәрдер яшерен генә сүтәләр, җимерәләр. Ферма коймасын сүтеп бетеп баралар, хәзер инде үзәк урамга җитеп киләләр. Мәдәният йорты, Җиңү паркы, балалар бакчасы коймасыннан да фигураларны сүтеп алып киткәннәр. Хәзер инде авыл халкы кайсы койманы кайчан килеп сүтеп алып китәрләр икән, дип аптырый. Ул койма кырында ял итеп утырып та булмый, башыңа авыр әйбер төшүе ихтимал. Чөнки сүтелгән тимер койманың ныклыгы бетә.
Ә бит ныклап тотынсаң, угрыларны табарга була. Алар бу коймаларны үз ихатасын яисә палисаднигын әйдәндерерү өчен алмый, ә тимер сыныклары кабул итү пунктына илтеп акча “эшли”. Тик каракларны тотучы гына юк. Полициянең участок инспекторы да, биләмә башлыгы, башка түрәләр дә шуннан көн саен берничә мәртәбә үтеп йөриләр, тик нигәдер андагы хәлне күрмиләр генә. Караклыкны тыймасак, ул коймаларны озакламый тәмам сүтеп бетерәчәкләр бит!
Гомумән, урлашу безнең якта нык тамыр җәйгән, ул бер алама чиргә әйләнде булса кирәк. Фермалардагы сыерларны су эчерү чүмечләрен һәм башка корылмаларын, күмәк хуҗалыкның башка тимерләрен, кеше ихатасындагы тимер-томырдан ясалган савытларны һәм башкаларны әллә кайчан алып китеп беттеләр инде. Инде хәзер менә юл буендагы коймага күчтеләр. Соңгы елларда кайбер кешеләр “ничек телим – шулай яшим” дигән яшәү рәвешен алга сөрәләр. Әмма җәмгыятьтә алай яшәп булмый, башкаларның да ихтыяҗын, теләген, уй-фикерләрен исәпкә алырга тиешсең. Башкортстан Республикасы Конституциясендә хокуклар белән беррәттән гражданинның бурычлары да язылган. Хезмәт ирекле, кулыннан, көченнән килерлек эштә эшләргә, урлашмаска, диелгән анда. “Кеше тугач та бер бурыч йөкләтелә, ашар өчен эшләргә тиеш”, — диелә бер хәдистә.
Җаны-тәне белән эшкә бирелгән, намуслы хезмәте, хәләл көче белән мал тапкан кеше урлашмый. Караклык гадәттә беркайда да эшләмичә йөргән имансыз бәндәләр эшедер, дип уйлыйм.
Ә авылыбызны төзекләндерүчеләргә, яшәгән җиребезне матурлаучыларга мәдхия җырлыйм, аларны — данлыйм. Әнә шул алтын куллы, тынгысыз кешеләрнең берсе, сугыш һәм хезмәт ветераны Хәбиб агай Әһәдуллин булды (хәзер мәрхүм). Ул “Чакмагыш” нефть кудыру станциясендә эшче дә, рәссам да булып эшләде. Төзекләндерүгә күп көч салды. Проектны да үзе эшләде. Күбесен үз куллары белән башкарды. Җиңү паркының капкасын, ике балалар бакчасын, мәдәният йортының эчен-тышын бизәде. Мәчетне, зират капкасының баганаларын матурлап, челтәрләп эшләде, тимер күпер дә аның оста куллары ярдәмендә барлыкка килде. Саный китсәң, тагын да бар әле андый игелекле эшләре. Кешеләр күңелендә әнә шундый якты эз калдырды ул, урыны оҗмахта булсын. Шундый игелекле кешеләр күбрәк булса, тормышыбыз тагын да матураер, яхшырыр иде. Исән чагында аларга кадер-хөрмәт күрсәтергә, изгелекләренең кадерен белергә кирәк. Өлкән буын калдырган мирасны-матурлыкны кадерләп саклыйк, киләчәк буыннарга җиткерик, аларның хезмәтләрен онытмыйк дип әйтәсе килә.
Башкортстан Республикасы Конституциясенең 110ны маддәсендә, нинди биләмәгә кем хуҗа, башлыкмы ул, җитәкчеме – шул биләмә төзеклеге, исәнлеге, иминлеге өчен җаваплы, диелгән. Шушы максатта ул кемнән, ничек эшләтә, милекне саклауны ничек итеп оештыра – ул аның эше. Әйдәгез, үз җиребезгә үзебез хуҗа булыйк, аны тәртиптә тотыйк!
Динә Сакаева,
хезмәт ветераны, Иске Калмаш авылы.