Вторник, 03.12.2024, 19:52

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Август » 5 » Ил хәстәрен чын иргә йөклиләр
09:45
Ил хәстәрен чын иргә йөклиләр

Туган җирен җаныннан артык күреп яраткан, аны данга күмәр өчен сәламәтлеген дә, көчен дә, белемен һәм сәләтен дә кызганмыйча эш күрсәткән кешеләр генә чын-чынлап уңышка ирешә ала торгандыр ул. Кендек каның тамган, тәүге адымнар ясаган нәни эзләреңне саклаган Җир-әнкәгә, туган халкыңа тугрылык саклап, алардан яшәү көче, хезмәт дәрте алып, шул җирне ямьләп яшәгәндә генә тормыштан канәгатьлек хисе туа, һәр көнне кулдан килгән кадәр өлешеңне кертеп, бу җирне мәртәбәлерәк итүгә куанасың. Үз өстенә бихисап мәшәкатьләр йөкләгән җитәкче кешедән бу җәһәттән йөзләтә, хәтта меңләтә тырышлык салу таләп ителә, ә андый йөкне, билгеле булуынча, тарта алырдайлар иңенә генә йөклиләр. Унбер ел элек республика җитәкчелеге уңган-булган халкы белән дан тоткан Чакмагыш районы белән җитәкчелек итү дилбегәсен (камытын дисәк – дөресрәк булыр!) утыз сигез яшьлек Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка ныклы ышаныч белән тоттырган икән, димәк, йөрәгендә дәрт уйнаган, беләк көче генә түгел, акыл көче дә ташып торган ир асылын сайлап ялгышмаганнар. Моны ул фидакарьлеге, җитәкче осталыгы, кешеләрне зур җиңүләр юлыннан ышанычлы алга әйдәп баруы белән тулысынча аклый.

Эшкә чәм белән тотынучы, башлаганны ахырынача җиткермичә тукталмый торганнардан Сыйрышбаштагы Йосыповлар. Алар арасында төрле рангылы җитәкчеләр, фән галимнәре, дәрәҗәле белгечләр дә, булдыклы гади хезмәткәрләр дә бихисап. Барысы да – искиткеч кешелекле, гадел таләпчән, булдыклы шәхесләр. Бабасы Габдерәхим революциягә кадәр үк тирә-юньдә гадел хөкемдар, волость судьясы буларак данланган. Әтисе Сәгъдәтулла абзый авыл мәктәбен тәмамлап, урындагы “Богдан” күмәк хуҗалыгында яшьләр во-жагы булып таныла. Оештыручы сәләтен күреп, аны районга колхозлар өчен җитәкче кадрлар әзерләү мәктәбенә юлландыралар. Белем туплап, ул үз ху-җалыкларында тәүдә ферма мөдире, артабан басу бригадиры вазифаларында хезмәт сала. Дәһшәтле 1941 елның азагыннан 1946 елга кадәр ут-давыллы фронт юлларын, сугыш тәмамлангач – яшь чакырылучыларны армия хезмәтенә өйрәтүләр белән үтә. Каһарман яугир күкрәгенә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, солдатлар өчен орденнан да кадерлерәк “Батырлык өчен” һәм башка бик күп медальләр тагып кайта һәм яраткан эшен дәвам итә. 1947 ел азагында фронтка киткәнче үк күзе төшеп йөргән укытучы Хәтимә Сибәгатулла кызы белән күркәм гаилә корып җибәрәләр.
Менә шушы тырыш, булдыклы гаиләдә дүрт кыздан соң бишенче бала булып дөньяга килә Риф. Кечкенәдән үк чәмләнеп эшләүче, һәр яңалыкны йотлыгып үзләштерүче уку алдынгысы булып үсә ул. Башка яшьтәшләре кебек, мәктәп елларында ук колхоз эшләрендә ярдәмләшеп тора, бигрәк тә техникага, аң-белемгә омтылышы көчле була. Авылда сигезьеллык кына мәктәп булганлыктан, күпләр урта белемне Тозлыкушка төшеп укып ала, мөмкинлеге булганнар район үзәгендә укуны сайлый. Риф тә соңгылар исәбендә була.
Барлык фәннәрне дә уңышлы үзләштерүче, киң эрудицияле, җыр-биюгә, уен коралларыннан моң сибәргә әвәс егет тирәсенә күпләр тартыла, ә ачык күңелле, ихлас аралашучан кеше буларак, ул үзе дә сизми лидерлыкны өстенә йөкли тора. Бу компанияләрдә бозыклыкны, тәртип бозуларны берсе дә өнәми торган егет һәм кызлар гына тупланганлыктан, уку-тәрбия алуда алар укытучы-тәрбиячеләрнең уң кулы булып торалар. Пионер, комсомол сафларында да күз өстендә каш булды егет, лидерлык сыйфатлары ачылганнан-ачыла барды, кешеләрне үз өлгеңдә ияртә алу өчен иң тәүдә үз-үзеңә таләпчән булырга кирәк, дигән хакыйкатькә ныклап төшенде.
Мәктәп тәмамлаганда һөнәр сайлау алдында тормый егетебез – карары ныклы була: авыл хуҗалыгы белгечлеге алырга һәм туган якта төпләнеп калырга! Тәүге омтылышта ук уңыш елмаймаса да (конкурстан үтә алмый кала), төшенкелеккә бирелми – район үзәгендәге һөнәрчелек-техник училищесында киң профильле механизатор белгечлеген алып чыга. Техникага тартылуы – балачактан, дигән идек: мәктәп елларында ук авылдашы, күренекле механизатор (бүген дә рәхәт-ләнеп аның белән киңәшләшеп яши) Мәрһәм ага Шәйбәков кул астында сабанчы (плугарь), чәчкеч арегатларын хезмәтләндерүче булып йөри, автомашинага да, трактор-комбайннарга да идарә итәргә өйрәнә. Ничәмә ат көчен үзенә сыйдырган техника төрләре кызыксындыра аны, аларның авыл кешесен чиләндереп җәфалый торган кул көчен алмаштырырдай төрләрен уйлап чыгару турында хыяллана. Ә моның өчен, әлбәттә, белемеңне тагын да күтәрә төшәргә кирәк. Әтисенә ияреп фермага йөргәндә дә күбрәк ит һәм сөт, йомырка һәм йон бирерлек токымлы маллар үрчетү мөһимлеген яхшы аңлый, тракторчы Мәрһәм абыйсының, агроном Мират ага Локмановның, хуҗалык рәисе Мөхәммәт Мостафинның җирне ашлау, тиешенчә эшкәртү турындагы эшлекле киңәшләренә колак сала тора.  Берничә ай туган хуҗалыгында басулар иңләп өлгергән егет тагын да ныкышмалырак ният белән Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына сынау тотарга бара. Бу юлы уңыш Риф ягында була: ул – гидромелиорация факультеты студенты! Биш ел йотлыгып белем алу, теорияне практика белән ныгыту һәм – менә  инде инженерның  кызыл дипломы кесәдә!
Яңа белгечне туган хуҗалыгында кушкуллап көтәләр. Ул чактагы колхоз рәисе Фәрит Мөхәммәтнур улы Ногманов, берчә яшьлек дәрте белән янган егетнең күзләренә туры карап, берчә гел “бишле”ләрдән генә торган дипломга күз ташлап, егетне хуҗалыкка энергетик итеп тәгаенли.
Авылдашы Фидай Арслановтан (күптән түгел генә мәрхүм булды) фәһемле киңәшләр алып, яшь белгеч тиз арада зур хуҗалыкның энергетика хуҗалыгын үзләштерә, энергияне сакчыл тотынуга китерүче берничә рационализаторлык тәкъдиме кертергә дә өлгерә әле. Кулында ут уйнаткан, тотынган эшне җиренә җиткереп башкармыйча тынычланмый торган егет, әлбәттә, җитәкчелеккә дә ошамый калмый. 1988 елның гыйнварыннан аңа баш инженер камытын кидерәләр. Һәр эшкә кыю алына торган көчле җитәкченең уң кулы сыйфатында Риф Сәгъдәтулла улы күпкә өйрәнә аннан. Тәвәккәллек, ныкышмалылык, каршылыклар алдында каушап калмыйча, аларны кыю җиңә бару сәләтләре анда остазыннан да күбрәк булгандыр әле. Зур, алдынгы хуҗалыктагы дистәләгән автотранспорт чаралары, йөзәрләгән төрле механизмнарны көйле эшләтүгә ирешү, юк заманда запас частьларын, яңа техника юнәтү өчен күпме чабарга, дипломат сәләте күрсәтергә, үткерлек, ихтыяр көче белән алдырырга туры килүен мондый мәшәкатьләр үзәгендә кайнап караган кеше генә белә торгандыр. Менә шул көн-төн чабулар, беткесез мәшәкатьле көннәрдән соң яшь кешенең кичләре дә бар бит әле аның. Балачактан яраткан шөгыльләре – җырлау, бию, сәнгатьле итеп яттан шигырьләр уку, гармун  телләрен сайрату арыган тәннәрен ял иттерә, иртәгәсе көненә дәрт өсти. Сәхнәгә тартылуы аның тормыш юлына яңа үзгәреш кертә: укуын тәмамлап, юллама буенча эшкә килгән Каръяуды чибәре Зилә Рәфкать кызының үкчәләреннән ут чыгарып биюе, күмәк сәхнәләрдә моң таратуы гына түгел, мөлаем карашы да, төскә-биткә чибәрлеге дә аның игътибарыннан читтә калмый һәм бераздан авыл күрке булырлык гаилә барлыкка килә. Уңган-булган Каръяуды кызы бер-бер артлы чәчәк кебек Лилия белән тирә-якны сихри моңга күмәрлек Ләйсәнне дөньяга китергәч, гаилә түгәрәкләнеп, нурланыбрак киткәндәй тоела.
Олы үзгәрешләр китергән, илнең сәяси корылышының астын өскә әйләндергән тукса-нынчы еллар башы җитә. Базар шартларына яраклашу өчен кыенлыклардан курыкмый торган инициативалы, яңача карашлы җитәкчеләр таләп ителә. Остазы да бу җәһәттән көчле дигән идек инде, ләкин коммунистик рухта тәрбияләнгән, моңарчы өстән төшкән боерыклардан тайпылмаган тыңлаучан җитәкчеләргә тиз генә үзгәреп китү авыргарак төшә. Өстәвенә, ил буенча күмәк хуҗалыкларны таркату сәясәте өстенлек ала, кичәге кадрларга да, авыл икътисадына да игътибар сүрелә. Ә артабан яшәргә, авылны гына түгел, дистәләрчә ел эшләп өйрәнгән күмәк хуҗалыкны да саклап калырга кирәк, Ничек итсәләр дә итәләр – яшь (ул чакта 27се генә тулган була әле!), әмма үзен  шактый өлгергән белгеч итеп күрсәтергә өлгергән Риф Йосыповны гомум җыелышта бертавыштан диярлек хуҗалык рәисе итеп сайлап куялар. Район җитәкчелеге дә инициативалы, кешеләр белән уртак тел таба белүче егеткә күптән күз салып куйган була инде.
Хезмәт биографиясенең яңа битләрен ачып җибәргәндә аңа ышаныч күрсәткән авыллар халкы зур таяныч була егетебезгә, авыл хуҗалыгы идарәлегеннән дә эшлекле ярдәмнән ташлыйлар. Кыю алына ул яңа эшкә: моңача күрелмәгән яңа җитәкчелек алымнарын үзләштерә барганда белемен тагын да камилләштерә төшү мөһимлеген аңлый. Хәзер син бер тармакны гына түгел, ә дистәләгән шундый тармакларны берләштергән шактый зур хуҗалыкны ышанычлы тартырга тиешсең. Авылдашы, районда иң алдынгылардан берсе булган Фрунзе исемендәге хуҗалык рәисе, остазларының берсе Марсель Әхнәф улы Хуҗин белән бергәләп алар Ырынбур авыл хуҗалыгы институтының аспиратурасында белемен күтәрә. Эзләнүләр тиешле нәтиҗәгә юл ачмый калмый – 1996 елда 32 яшьлек хуҗалык рәисе авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый. Башкортстан авыл хуҗалыгы институты җитәкчелеге белән килешү нигезендә әлеге ике хуҗалык бер үк вакытта тәҗрибә мәйданчыгы да булып тора. Биредә галимнәр һәм студентлар яңа сортлы иген культураларын сынау, терлекләрнең генофондын яңарту, техниканы камилләштерү, яңа механизмнарны эштә сынап карау белән шөгыльләнә, урыннардагы җитәкчеләр, бел-гечләр, гади колхозчылар алардан күп нәрсәгә өйрәнә. Ике яклы файдалы шөгыль, әлбәттә, хуҗалык икътисадын да баета төшә, хезмәт кешеләренең осталыгын да арттыра бара. Кешеләр дигәннән, белгечләр белән дә уртак тел тиз таба яңа җитәкче, эшләгән кешеләрне дә онытмый. Тиз арада абруй-ихтирам яулана, эшкә яңа дәрт, зур канәгатьлек белән йөриләр.
Фермерлык хәрәкәтенә тотынучыларга да башлап киткәндә шактый зур ярдәм күрсәтелә, алар да кирәк булганда күмәк хуҗалык мәшәкатьләрен күтәрешәләр. Авылларда социаль-мәдәни объектлар төзелә, шәхси йортларга да челтәрле газ сузыла, суүткәргеч, электр линияләре яңартыла, телефон кертелә, юллар төзекләндерелә, хуҗалык каралтылары ремонтланыла яки яңалары салына. Бер җәйдә Тозлыкуш урамнарына суүткәргеч һәм газ торбалары салынып, юл күтәртелеп, хәтта үзәк урамнарга асфальт та түшәлеп куя әле. Шәхси йорт төзүчеләргә ярдәм күрсәтелә, өр-яңа урамнар калка, хуҗалык көче белән фин тибындагы йортлар һәм башка тораклар төзеп, аны авыл эшчәннәренә бушлай бирү дәвам иттерелә. Хуҗалык итүнең экономиялерәк, эффектлырак ысулларын үзләштергәндә дә халык белән киңәшләшеп эшли рәис.
Әлбәттә, тоташ илдә барган авырлыклар бу хуҗалыкны да читләтеп үтми. Халыкның акча-лырак эш эзләп читкә киткәннәре дә табыла, мәктәп тәмамлап укырга киткәннәрнең дә зур күпчелеген шәһәр “йота”, Себер киңлекләре үзенә арбый.
Эшче көчләргә кытлыкны әнә теге малай чактагы хыялларның тормышка ашырылуы җиңеләйтә: фермаларда заманча саву заллары булдыру, тирес тазартуны, су белән тәэмин итүне механикалаштыру, чөгендер плантацияләрен, башка чәчүлекләрне химик юл белән утау һәм башкалар авыр хәлдән коткара. Кыскасы, яшь җитәкченең ныкышмалылыгы, фән һәм техника яңалыкларын кыю үзләштерә баруы нәтиҗәләре барысының да күз алдында була.
Район җитәкчесе постына эрудицияле, ныклы белемле, инициативалы кеше таләп ителгәч, республика Хөкүмәтендә нәкъ аның кандидатурасын хуплыйлар да: 2003 елның июлендә аны – 38 яшьлек җитәкчене район Советы рәисе һәм район хакимияте башлыгы вазифасына тәкъдим иткәндә моны барысы да диярлек бердәм хуплый. Ә инде идарә итүнең яңа системасы кертелгәч, Совет рәисе вазифасына депутатлар арасыннан иң булдыклыкларын сайлап куялар (әлеге еллар эчендә Советны Рим Рифкать улы Сәлимов, Ригат Нурый улы Хаҗиев, Салават Зәки улы Гыйззәтуллин (әле дә) башкарды).  Яңа постта да сынатмады ул, тәвәккәл тотынып, яңа ысуллар белән эшне башлап җибәрде.
Иң тәүдә хакимият хезмәткәрләре белән эшлекле сөйләшү булды. Эшне яңабаштан диярлек үзгәртеп башлау мөһимлегенә икеләнебрәк караганнарны башка вазыйфаларга күчерде, ә яңа алымнарны хуплаганнарын бердәм командага туплады. Һәрвакыттагыча, биредә дә таләпчәнлекне иң тәүдә үзеннән башлады ул: таң сарысыннан ук физик күнегүләр белән шөгыльләнергә дә, хуҗалыкларның көн саен аерым берсенә чыгып, эш барышы белән шәхсән танышырга да, иртәнге җиде-сигезгә эш кабинетына барырга да өлгерә, башкалар да аның өлгесенә иярә. Әйткәндәй, җитәкче кадрларын чаңгыга бастыруда, велосипед ияренә атландыруда да шәхсән өлгесендә башлап йөри үзе. Энергиясе ташып торган ир-егеткә кемнәр генә сокланмый да, кемнәр генә аңа иярергә омтылмый хәзер. Башка тарафларда акча җиткерә алмауга сылтап спорт объектларына йозак салынганда Чакмагышта яңадан-яңа секцияләр ачыла, дистәдән артык спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен күнекмә базалары төзекләндерелә, өр-яңалары төзелә. Милли көрәш, хоккей, велоспорт, бокс, җиңел атлетика, авыр атлетика һәм башка спорт төрләрендә кечкенәдән осталык утырткан Чакмагыш спортчылары республика, илебез генә түгел, дөньякүләм ярышларда да җиңүләр арты җиңүләр яулый, ә бездәге спорт базаларында зона, республика, илкүләм ярышлар да еш үтә. Сәламәт яшәү рәвешенә түгелгән акча әнә шулай халыкның тән саулыгы, хезмәт җиңүләренә рухлануы булып кайта. 2005 елда Риф Сәгъдәтулла улы авыл хуҗалыгы фәннәре докторы диссертациясен яклый. Галимнәр белән эшлекле бәйләнеш район, ил күләмендә ныгына төшә. Бездә игенчелек, терлекчелек һәм башка тармаклар буенча семинар-киңәшмәләр еш үтә, район хуҗалыкларының күпчелеге алдынгы тәҗрибә мәктәбе ролен үти. Хакимият башлыгы күзе уңыннан бер генә вак-төяк тә читтә калмый. Сөенечен дә, көенечен дә ихлас уртаклаша, бик күпләрне күреп белә, зар-интизарларын тыңлый, эшлекле ярдәмнән баш тартмый.
Соңгы дистә ел вакыт эчендә район шактый нык үзгәрешләр кичерүен гади күз белән дә күреп буладыр. Район үзәге Чакмагышны бүген чын-чынлап кечкенә шәһәргә тиңлиләр, хәтта төпкелдәге авылларда да бүген тамырдан үзгәрешләр бара. Икътисади яктан көчсезрәк хуҗалыкларны, реформалар үткәреп, яңартып, илебездә иң көчле хуҗалыклардан саналган “Базы” коперативы канаты астына берләштерделәр. Аның җитәкчесе – Башкорт-станның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Русиянең һәм республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бик күп бүләкләр иясе, чын-чынлап ил ихтирамын яулаган узаман Вадим Васильевич Соколов белән әле колхоз рәисе чагыннан ук яхшы дуслыклары, эшлекле хезмәттәшлек булып, ныгына төшеп дәвам итә. Әйткәндәй, Риф Сәгъдәтулла улының да тырышлыгы 2001 елда ук Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем белән бәһаланган. Кайчандыр икътисады көрчеккә терәлгән хуҗалыкларда бүген яңа күтәрелеш күзгә бәрелеп тора, Вадим Васильевич әйтмешли, кайсылары хәтта юмашлардан да уздырып җибәрә икән әле.
“Герой” (Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов), Ленин исемендәге (һәммәсе шундый ук атказанган хезмәткәрләр —  Илфир Әнгам улы Зарипов), “Заря” (Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов), “Алга” (Рушан Рифгать улы Гайсин), “Победа” (Рәсүл Гата улы Фәйрузов) һәм башка хуҗалыкларның көйле эшләве аркасында соңгы елларда берничә тапкыр рәттән республикада игенчелек һәм терлекчелек буенча призлы урыннар һәм Башкортстан Хөкүмәтенең Дипломнарын алмый калганыбыз юк. Хуҗалыклар икътисадый яктан көчле булгач, әлбәттә, авыллар инфраструктурасын тәрбияле тоту мөмкинлекләре дә зур. Авылларда төрле яклы ярдәм тоеп эшләгән хезмәткәрләр дә, белгечләр дә йорт-җирне шәһәрдәгедән калышмый бөтәйтә, мал-туар асрап дөнья көтә.
Көчле төбәккә инвесторлар да игътибар юнәлтергә генә тора. Район үзәгендә яңарак кына ачылган сөт эшкәртү заводы “Курай төбәге” бренды астында ике дистәләп төр яхшы сыйфатлы продукция җитештереп, бөтен Русиягә диярлек озата. Чимал мул булгач, җитештерүне дә күпкә арттырырга нияте бар эшкуар Александр Сергевич Никитинның. Район үзәгендә өр-яңа җитештерү һәм сәүдә куәтләренең сафка басуы салым керемнәрен арттыра, ә бу исә социаль өлкәгә, мәдәнияткә һәм башка тармакларга игътибарны көчәйтергә юл ача. Спорттагы уңышларны санап киткән идек инде, бүген өр-яңа мәдәният йортлары ачылу, һәйкәлләр төзелү, модельле китапханәләр барлыкка килү, балалар бакчалары, алар өчен уен мәйданчыклары сафка кертелү – сөенечле хәл. Урамнарга гына түгел, авыл арасындагы юлларга да асфальт салыну, яңа объектлар төзелү – икътисадның да, социаль өлкәнең дә тотрыклы үсеше чагылышы. Халык канәгать икән – димәк, ил тотрыклылыгының нигез ташы ныклы, дигән сүз. Илебезнең нигез ташы булган муниципалитетларның ныклыгы, әлбәттә, аларның җитәкчеләренең булдыклылыгы, осталыгы һәм халык белән аңлашып эш итә белүенә бәйле.
Вазифа бурычлары буенча Риф Сәгъдәтулла улы күп тарафларда була, күп кешеләр белән аралаша. Ә чит төбәкләрдә безнең район турында сүз чыкканда иң тәүдә аны олылап телгә алулары юкка гына түгел. Ныклы дәлилле, төпле уйланылган карарлар белән барганлыктан, бер генә ведомствода да, оешмаларда да аны кире борып чыгармыйлар. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген район үзәгендә миллионнарча сумлык калдык сулары тазарту корылмасы, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү полигоны, республика әһәмиятендәге Чакмагыш-Аблай-Языково асфальт юлы һәм башкалар төзелә. Тиздән өсте ябулы боз мәйданчыгы да сафка кертеләчәге турында бәхәскә урын юк хәзер, якын киләчәктә бассейн төзелешенә дә тотыначаклар. Бүген дистәләп авылда хоккей мәйданчыклары бар, мәктәпләрдә спорт заллары, стадионнар, башка спорт корылмалары яшь буынга көч утыртып үсәргә ярдәм итә.
Көчле шәхеснең ныклы терәге – бердәм командасы белән уртак яулана бу уңышлар. Хакимият башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, урынбасарлары Геннадий Фотеевич Крюков, Ратмир Әсгать улы Фәхретдинов, Реканс Фәнил улы Ямалиев, Равил Хәмит улы Фәезов, муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин һәм аның кул астындагы төрле тармак җитәкчеләре дә булган депутатлар корпусы, Совет сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, эшләр идарәчесе Фәдис Гыйлемҗан улы Бикмөхәммәтов, гомум сектор мөдире Әфкать Нигъмәтулла улы Шәйхиев, башка бүлек һәм ведомстволар, предприятие-оешмалар, учреждениеләр, күмәк хуҗалыклар һәм эшкуарлык структуралары, хокук тәртибен саклау органнары һәм киң мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән кулга-кул тотынышып, күз карашыннан дигәндәй аңлашып эшләвенең күркәм нәтиҗәсе әнә шундый чагылыш таба.
Киң эрудицияле хакимият җитәкчесенең эш көннәрендә генә түгел, ял сәгатьләрендә дә районыбыздан чыккан һәм безнең төбәккә кагылышы булган шәхесләр белән бәйләнешкә керми калганы юк. Әдәбият-сәнгать эшлеклесеме ул, табиб яки җитәкче тармаклар вәкилеме, галим һәм фән хезмәткәреме – Риф Сәгъдәтулла улы аларның һәркайсын шәхсән белә, алай гына да түгел, уй-теләкләрен, кичерешләрен дә тоемлый әле. Халык белән дә элемтәне өзгәне юк: шәхсән кабул итүдә үзе дә, урынбасарлары да һәр үтенеч-гозерне, һәр теләк-киңәшне исәпкә алып, мотлак үтәргә тырыша, эш телефонының да көнозынына тынып торганы юк. Оста дирижер оркестрга идарә иткән кебек, ул да эре район хуҗалыгының бөтен нечкәлекләрен дә көйле эшләтә белә.
Гомер – аккан су, диләр. Сиздермичә генә килеп ил агасы яше ишек какканын күрмәгән дә. Ир-ат өчен иң җимешле, иң мәртәбәле чор әле ул. Риф Сәгъдәтулла ул Йосыповның да алга яңадан-яңа максатлар алып, туган җиренә, халкына тугрылыклы хезмәт итәр чагы гына. Киләчәктә дә шулай булсын, дип өметләнәбез.
Заман нинди генә булса да, дөньяны булдыклылар тота, тормышыбыз алар белән гөрләп бара. Ә инде ил-көнебезне нурландырып-балкытып яшәүче, җаваплы эшендә тырыш хезмәтләре белән армый-талмый район халкының бүгенгесе һәм якты, матур киләчәге турында хәстәрлек күрүче, Чакмагышның данын еракларга таратучы җитәкчедән уңу  – зур бәхет. Муниципаль район хакимияте башлыгы РИФ СӘГЪДӘТУЛЛА УЛЫ ЙОСЫПОВ – әнә шундый булдыклы җитәкчеләрнең берсе. Ул үзенең бар гомерен кешеләргә хезмәт итүгә, туган җирен игелекле эшләре белән ямьләүгә, илебезгә тугры хезмәт итүгә багышлады. Эшсөяр гаиләдә иң матур кешелек сыйфатларында тәрбияләнеп үскән, хезмәт юлын дөньяда иң изге һөнәр иясе – иген игүче, тракторчы булып башлаган Сыйрышбаш егете үзенең тырышлыгы, таланты белән районда иң җаваплы постка кадәр күтәрелде. Ә соклангыч фидакарь хезмәтнең төбе – хөрмәт, шуңа да ул халык арасында зур абруй казанды. Районыбыз исә республикада иң алдынгылар сафында бара.

Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла улы! Сезне чын күңелдән алтын юбилеегыз – 50 яшегез тулу белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Алдагы көннәрдә дә тормыш иптәшегез ЗИЛӘ РӘФКАТЬ КЫЗЫ белән тигезлектә, кызларыгыз ЛИЛИЯ һәм ЛӘЙСӘНнең куанычларын тоеп, уңышларына шатланып, ныклы сәламәтлектә, имин тормышта бәхет-шатлыкларга төренеп матур гомер кичерүегезне, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә яңадан-яңа казанышларга ирешеп яшәвегезне телибез.

Ихтирам белән “Чакмагыш-мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы 

Яшәү бәхетен тулысынча татыйк!
Хөрмәтле Риф Сәгъдәтулла 
улы Йосыповка
Бераз моңсу, әмма бик күңелле
Туган көнең ишек какканда.
Сөенәсең яшәү бәхетенә,
Алсуланып таңнар атканга.
Сөенәсең үтмәгәнгә гомерең
Эзсез генә, берни күренми.
Сөенәсең яшим әле, диеп,
Горурланып, күкрәк киереп. 
Каршылыйсың илле тапкыр бүген
Тәү кат аваз салган көнеңне.
Шөкер, сине ифрат яраталар
Үз иткәнгә туган җиреңне.
Ул җирне син бизәү генә түгел,
Дан-шөһрәткә төреп киләсең.
(Кемнәр генә уңган-булган дигән
Чакмагышны бүген белмәсен?!)
“Ир асылы” дигән дәрәҗәңә
“Ил агасы” бүген өстәлде.
Тау күчерер кодрәт бар үзеңдә,
Чын ир-егет әле бу мәлне.
Үзең сузган халык моңы кебек 
Озын булсын берүк гомерең.
Илле үрен данлы артылдың син,
Ким булмасын үрләү йөз үрен!
Яшик, дускай, алда гомер барда –
Үкенерлек эшләр калмасын.
Яшьлек дәрте белән типкән йөрәк
Беркайчан да, әйдә, талмасын!
Фәнис Әмирханов,
Русия һәм Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, Вәзих Исхаков исемендәге премия лауреаты.

 

 
Просмотров: 1193 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Август 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск