– Алмаз Фәнил улы, ни өчен үзегезнең су хуҗалыгын чит предприятиегә тапшырдыгыз?
– Суүткәргеч хуҗалыгы элек-электән авыл Советы балансында тора. Аны тәртиптә тоту безгә йөкләтелгән. Әмма халыкны су белән ышанычлы тәэмин итү елдан-ел авырлаша бара. Беренчедән, авыл Советының бюджеты чикле, икенчедән, аны хезмәтләндерү өчен көчебез җитми, белгечләребез дә, техникабыз да юк. Суүткәргеч линиясе тишелсә, яисә колонка эшләмәсә, элек нигездә МТС җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә идек. Ул техникасын, кешеләрен бирде. Әмма аның төп эше — игенчелек һәм терлекчелек тармагын алып бару. Эшләре болай да баштан ашкан, урамда тишелгән су торбасын казып эзләп табуга һәм ремонтлауга вакыты юк. Бу кыен хәлдән чыгу юлын эзли торгач, таптык, шикелле. Миңа калса, бу — авыл халкы өчен иң уңайлы вариант.
– Ничек итеп?
– Чакмагыштагы су белән тәэмин итү предприятиесе белән килешү төзедек. Анда ике якның тәгаен бу-рычлары һәм җаваплылыгы языл-
ган. Килешү нигезендә без үзебезнең баланста торган барлык суүткәргеч хуҗалыгы объектларын хезмәтләндерү өчен аларга бер елга арендага бирдек. Предприятие су алу башнясын, линияләрне һәм колонкаларны ел әйләнәсенә хезмәтләндереп тора, һәрчак тәртиптә тота. Кирәк булса, ремонтлый, аварияләр була калса— ашыгыч рәвештә тиешле чарасын күрә. Моның өчен аларның көче дә, тәҗрибәле белгечләре дә җитәрлек. Алар безгә аренда түләвен кертә. Ә кулланган су өчен халыктан акчаны үзләре җыя. Киләсе елның августыннан аренда килешүен озак сроклы итеп төзиячәкбез. Берәр төрле проблема килеп чыкса, ремонт таләп ителсә, кешеләр хәзер турыга Чакмагышка, су белән тәэмин итү предприятиесенә мөрәҗәгать итәләр.
– Кешеләр үз йорт хуҗалыгында су кулланган өчен ай саен күпме түлиләр?
– Һәр кеше исәбеннән 50шәр сум түләү каралган. Әгәр дә суүткәргеч торбасы ихатага кергән булса, ул чакта 100әр сум алалар. Су белән ышанычлы тәэмин итүче булгач, кешеләр акчасын да үзвакытында түлиләр.
– Сездә бүгенге көндә авылларда суүткәргеч хуҗалыгы нинди хәлдә?
– Уртачалар исәбендә. Яңа Коты, Тамьян һәм Бикмәт авыллары урам-нарындагы суүткәргеч линияләренең озынлыгы 18 километрга җитә. Су хуҗалыгы милке 20 миллион сум чамасы бәяләнә. Яңа Коты һәм Бикмәт авылларындагы су алу башняларын яңага алыштырасы бар. Бу проблеманы хәл итү өстендә эшлибез.
– Хәзер авылларда су насосларына автоматик приборлар куя башладылар, моның файдасы зур, диләр. Сездә андый приборлар куелганмы?
– Андый автоматиканы без дә урнаштырдык. Бик тә уңайлы, кирәкле нәрсә. Су басымы автоматик рәвештә көйләнелә. Суга да, суны җирдән суырып торган өчен кулланылган электр энергиясенә дә зур экономия. Шул сәбәпле, электр энергиясе өчен түләү шактый кимеде.
– Авылларда эчәр суның сыйфаты тикшереләме?
– Һич арттыру түгел, бездәге су – районда иң тәмлесе. Җир астыннан чыккан эчәр суның сыйфаты төрле лабораторияләрдә даими тикшерелә. Без су үрнәкләрен анализга җибәреп торабыз. Сездә суның сыйфаты яхшы, составы экологик таләпләргә туры килә, дигән нәтиҗә алабыз. Шулай булгач, йомшак, тәмле су эчәргә безгә килегез, һич үкенмәссез!
Рәшит Вахитов әңгәмәләште.