Суббота, 04.05.2024, 08:39

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Июль » 22 » Игелекле иганәчеләр ярдәмендә
09:11
Игелекле иганәчеләр ярдәмендә
Яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы өчен
Муниципаль район хакимияте башлыгы карары белән төзелгән план-график нигезендә авыл биләмәләре хакимият башлыкларының чираттагы семинар-киңәшмәсе Имәнлекул һәм Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәләрендә үтте. Көн тәртибендә элеккечә яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы төп мәсьәләләренең берсе булып торды.
 
Махсус төзелгән төркем әгъзалары тәүдә Имәнлекулның эшчеләр поселогы ягындагы каты көнкүреш калдыклары полигонын карады.
– Бу чүплекне тиздән ябачакбыз. Яңа полигон эшләячәкбез. Анысы Югары Аташ ягына таба Имәнлекул читендә булачак. Урынын сайладык, хәзер әзерлекне башлап, эшкә ныклап тотыначакбыз, – дип сөйләп китте авыл биләмәсе башлыгы Радик Тимерханов һәм моның сәбәпләренә тукталды.
Көнкүреш калдыклары полигонын ябуның сәбәпләре берничә. Беренчедән, ул бәләкәй күләмле, шуңа күрә дүрт-биш ел эчендә үк территориясе чүп-чар белән тулган. Икенчедән, авыл эчендә урнашкан. Хәзерге закон таләпләренә ярашлы, ул кеше яшәгән урыннан, бу очракта — авылдан, читтә урнашырга тиеш. Исәпләре яңа полигонны быел көзгә эшләргә.
Радик Рәзиф улы авыл биләмәсендәге авыллардан чүпне үзәкләштерелгән ысул белән полигонга чыгара башлауларын бәян итте, сорауларга җавап бирде.
Халыкның чүбен чыгаруны яңача оештыру турында безгә Югары Аташ авылы поли-гонында (ул элекке карьерда урнашкан, тимер челтәр белән әйләндереп алынган) җаваплылыгы чикләнгән “Сантехник” җәмгыяте директоры Адик Байбаков җентекләп сөйләде.
– Авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте халык яшәгән пунктлардан чүп-чарны поли-гонга чыгаруны безнең оешмага беркетте. Ягъни бу эшкә тулысынча алындык. Тәүдә авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре белән берлектә авылларда җыеннар үткә-реп, халыкка эшне яңача оештыруның асылын аңлаттык. Төрле фикерләр ишетелде, шулай да күпчелек моның файдалы булуын аңлады. Ике яклы килешү төзедек. Һәр йорт-хуҗалыгыннан бер кеше яшәсә, аена – 55, ике һәм аннан да күбрәк булса 100әр сум акча түләячәк. Түләгәнгә квитанция бирелә. Ә безнең хезмәткәрләр атнаның ике көнендә график буенча халыкның капка төбенә чыгарган чүбен алып китеп полигонга илтеп түгә. Квитанция язу, исәп-хисап эшләрен белгечләр – Айсылу Гыйльметдинова белән Юзилә Бәдретдинова башкара. Венер Әхмәдуллин полигонда көнозын кизүдә тора, аның тәртиптә тотылуына контрольлек итә. Бүгенге көнгә 560 йорт хуҗалыгы белән килешү төзелгән. Килешү төзүчеләр саны артканнан-арта. Чүпне үзәкләштерелгән ысул белән чыгару Югары Аташта өч, Имәнлекулда ике атна элек башланган. Җәмгыять әгъзалары арбалы тракторда чүпне ташыйлар һәм шулай ук полигонны даими эттереп тә торалар. Ә киләчәктә чүп түгү урыны бер урында – Имәнлекулда гына калачак. Югары Аташтагысы да бетереләчәк, диелде. Халык бу эшнең быел яңача, уңайлы шартлар булдырылып оештырылуына бик риза. Табигатькә дә зыян килмәячәк. Имәнлекуллыларның мондый тәҗрибәсен башка авыл биләмәсе хакимият башлыкларына да җентекләп өйрәнергә һәм киләчәктә үзләрендә кулланырга тәкъдим ителде. Авыл биләмәсе авылларындагы социаль-мәдәни объектлар торышын да карап үттек. Имәнлекулда урта мәктәп бинасында яңа уку елына әзерләнәләр, ремонт бара. Белем йортының бакчасында укучылар эшли иде, анда яшелчәнең төрлесен үстерәләр, үзләреннән артканын саталар да. Ихата чиста, тәртиптә тотыла. Балалар бакчасында да үз көчләре белән ремонт эшләрен башкаралар. Бинаның түбәсен яңадан ябасы бар. Шундый ук ремонт Югары Аташ мәктәбендә дә дәвам итә. Бу авылда авыл клубы авария хәлендә, шунлыктан ул ябылган, клубны хәзер мәктәп бинасында урнаштырганнар. Төзекләндерү өлкәсендә хәл ителәсе мәсьәләләр тагын бар әле. Ике авылда – Имәнлекулда һәм Җәмәйдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә урнаштырылган һәйкәл-обелискларга агымдагы һәм капиталь ремонт таләп ителә. Җәмәйдәгесен быел яңадан эшләячәкләр. Бу юнәлештә эш башланган. Проекты әзер. Финанслау мәсьәләсе хәл ителә, әле халыктан 60 мең сум акча җыелган. “Халык обелиск төзүгә актив кушылды. Кем күпме булдыра, шулчаклы акча бирә. Әйтик, “Салкын чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Хәбиров ун мең сум бирде”, – ди хакимият башлыгы авыл кешеләренең шушы игелекле гамәлләре турында сөйләгәндә.Авылларда су белән тәэмин итү проблемасы хәл ителгән. Җәмәйдә коедан файдаланалар. Имәнлекулда яңа су алу башнясы урнаштырылган. Ике ел элек байтак арада суүткәргеч  линиясе полиэтилен торбага алыштырылган.
Биналар кышкы шартларда эшләтүгә әзерләнә. Югары Аташтагы казанлык алыштырыла, анда автома-тика урнаштырыла. Бу авылда зират 300 метр арада профнастил калае белән әйләндереп алынган. Шушы һәм Имәнлекул авылында хоккей тарт-малары эшләнгән, берничә урамга электр яктырткычлары куелган. Өч авылда да фельдшер-акушерлык пунктлары эшли. Авыллар төзек һәм матур, яңа йорт салучылары бар.
Радик Рәзиф улы тө-зекләндерү эшләрендә актив катнашучыларны да рәхмәт сүзләре белән телгә алды. Бигрәк тә крәстиян-фермер хуҗалыклары, аерым эшкуарлар нык ярдәм итә. Илмир Юнысов, Азат Мусин, Ревил һәм Рөстәм Гыйльметдиновлар, Салават Гыйлемханов, мәсәлән, әнә шундыйлар исәбендә. Алар төзекләндерү, юлларны тәртиптә тоту, юл буйларын чүп үләннәреннән тазартуда, матди яктан ярдәм кирәк булганда, техника белән ярдәм күрсәтәләр.
Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе иң зурлардан санала. Беренче тукталыш – Каразирек мәдәният йорты. Ул кышка әзерлек хәлендә. Бер бүлмәсен балалар өчен уку классы итеп үзгәрткәннәр. Өч сыйныфта 8 бала укый, быел беренче сыйныфка нибары өч бала киләчәк. Элекке урта мәктәп бинасы консервациядә. Өлкәнрәк сыйныф укучылары Тозлыкуш һәм Сыйрышбаш мәктәпләрендә укыйлар. Авылда мәктәп беткәч, берничә яшь гаилә читкә күчеп киткән.
“Победа” кооперативы идарәсе бинасы да, ихатасы да бик матур, чәчкәләргә күмелеп утыра. Социалистик Хезмәт Герое Хәмитҗан Зарипов бюсты тирәсе һәрчак тәртиптә тотыла. Унбиш көн элек авыл урамнарына комташ түши башлаганнар, бу эш әле дә дәвам итә. Юлларны ремонтлау кооператив көче белән аткарыла. Авыл зиратын проф-настил калае белән әйләндерәләр. Каргалы авылындагы зиратны коймалау киләсе елга планлаштырылган.
Сыйрышбаш мәктәбенә быел көз 70 бала укырга барачак. Әлеге вакытта бинада үз көчләре белән ремонт үткәрелә. Авыл мәдәният йортында да ремонт бара, үзләре хәтсез эш башкарганнар. Спорт залын да яңартканнар, анда шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Ихатада чәчкәләр авылга ямь биреп тора. Узган елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә гранит  обелиск урнаштырып та изге эш эшләгәннәр. Сыйрышбаштан Чуртанбаш авылына баручы юлга комташ түшәп, аны яхшылап тигезләгәннәр. Бу зур күләмле эшне шушы авылда туып үскән, әлеге вакытта Дүртөйледә яшәүче Самат Хөснетдинов башкарды, диделәр. Игелекле авылдашка саваплы гамәлләре өчен зур рәхмәт!
Хуҗин урамы очындагы чүплекне дә карап үттек, ул эттерелгән, тәртиптә тотыла.
Тозлыкуш урта мәктәбендә дә яңа уку елына әзерлек белән мәшгульләр. Мәктәп яны бакчасында яшелчәнең төрлесе үстерелә. Биредә кайчандыр утыртылган юкә, шомырт агачлары яшәгән җиргә матурлык өсти. Авылда гөл-чәчкә үстерергә яратучылар күп. Мәсәлән, Рузилә Минһаҗева, Әлфизә Гайсина, Фәһия Латыйпова, Гөлнара Шабазова, Раушания Латыйпованың йорт ихаталары ел да төрле-төрле чәчкәләргә күмелеп утыра.    
Соңгы берничә айда Тозлыкуш авылын төзекләндерү буенча зур эшләр баш-карылуы турында әйтергә кирәк. Чүплекне газүткәргечтән ераграк урынга күчергәннәр. Ферма юллары яхшылап каралган. Кооператив-колхоз идарәсе бинасы, машина-трактор мастерское, ферма тораклары һәм башка объектларның түбәләре яңадан ябылган, магазин сайдинг белән өлешчә тышланган, юл буе коймаланган, юл читләре чүп үләннәреннән чистартылган. Авыл уртасындагы обелиск-һәйкәл, чишмә төзек  хәлдә. 
Таскаклы авылы кешеләренең бердәм булуы белән аерылып тора. Менә бүген дә авыл халкы, бергә җыелып, семинарда катнашучыларны җыр-моң белән каршы алды. Мәдәният елында истә калырлык мәдәни чараны урамда үткәрделәр. Аны алып баручы китапханәче Гөлнара Сәхибгәрәева туган авылын данлады, аның тырыш, талантлы кешеләре турында горурланып сөйләде, туган җиргә мәдхия җырлады. Хезмәт ве-тераннары Алмаз Казыйханов белән Рәфыйк Әхияровларның өздереп тальян  гармунда уйнаулары, Рәфыйк абыйның татар халык җырын җырлавы, Зинфир Әхияровның үзе язган шигырен укуы бәйрәмгә ямь өс-тәде. Ә талантлылар бу бәләкәй авылда чыннан да күп икән. Алмаз Сәетмәгъруф улы үзенең кыскача чыгышында авыл элек-электән тальян гармунында һәм баянда оста уйный белүчеләре белән данлыклы иде, диде. Коймага эленгән рәсемнәрне, өстәлләргә куелган кул эшләре күргәзмәсен дә кызыксынып карадык. Матурлык дөньясының чагу бизәге булды алар. Анда Радис Ман-нанов белән Эльза Нәбиева рәсемнәре, Резеда Камалова, Нәсимә Нәбиева, Рәзифә Әхмәдуллина, Гөлсара Насыйрованың җептән үзләре бәйләп ясаган берсеннән-берсе матур, зәвыклы итеп эшләнгән чәчкәләр, чигү әйберләре, өс, баш-аяк киемнәре, Раушан Җәләевның агачтан ясаган төрле әйберләре күрәмлеге белән дә, оста итеп эшләнүе белән дә безне сокландырды.
Әле дүрт ай гына яңа вазифаны башкаручы Тозлыкуш авыл Советы хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова биләмә белән таныштырып йөргәндә алда торган уй-планнары белән дә уртаклашты. Мәсәлән, авыллардан үзәкләштерелгән ысул буенча чүп-чарны полигонга чыгару мәсьәләсен уңай хәл итәргә кирәк булачак. Бу өлкәдә эш башланган. Сыйрышбашта Рамил Вәлиәхмәтов, Каргалыда Зинфир Фазылов белән чүпне үзләренең техникасы белән чыгару турында килешү алып барыла. Авылларда хоккей тартмалары, су алу өчен пирслар эшлисе бар. Каразиректә урамда  су үткәргечне алыштыру да көнүзәк бурычларның берсе. Кәшәктәге чүплеккә бара торган күперне ныгыту таләп ителә. Ындыр артларында чабылмаган чүп үләннәре хәтсез. Урамнарга электр яктырткычларын куюны да аткарырга кирәк. Кыскасы, эш җитәрлек, өлгер генә.
Бу авыл биләмәсендәге 8 авылда 2079 кеше яши, шуның 900гә якыны – пенсионер, 546 кеше эш көчендәгеләр. Әле авылларда алты йорт төзелеп килә. 972 йорт-ихатаның 199ында кеше яшәми. Аларның күбесе ташландык хәлдә, читтә яшәүче хуҗалары кайтып ихатасын чистартып, йорт-курасын ремонтлап тормый. Бу да биләмә башлыгы өчен зур проблема. Авылларны төзек һәм матур тотуга андый “хуҗалар” нык аяк чала. Йорт ияләрен ачыклау буенча эш алып барыла әмма моның очы-кырые күренми әлегә. “Зөлфия Камалова авыллардагы барлык төзекләндерү эшләрен дә “Алга” кооператив-колхозы рәисе Рушан Рифгать улы Гайсинның зур ярдәме белән аткарылуы хакында да әйтте.
Соңыннан Тозлыкуш авыл мәдәният йортында семинар-киңәшмәгә йомгак ясалды. Авыл биләмәсе башлыклары – Имәнлекулдан Радик Тимерханов һәм Зөлфия Камалова, экология буенча белгеч Наил Рәшит улы Газизов, муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков чыгыш ясап, уй-фикерләрен әйттеләр. Семинар-киңәшмә эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары — финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов катнашты һәм салым җыю мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.
Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.
Просмотров: 724 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск