1 апрельдән "Игенче” белән дуслыкны озынайту өчен 395 сум 76 тиен, "Саҡмағош сатҡылары” белән – 88 сум 44 тиен түләргә кирәк. Хаклар артуга беркем дә сөенерлек түгел, әлбәттә. Ләкин гәзит алдыручы дусларыбыз моңа карап кына кимемәс, дип өметләнәбез. Район хәбәрләрен түкми-чәчми һәр йортка, фатирга, эш кабинетларына, уку залларына, агиткабинетларга җиткереп торучы "Игенче” гәзите санап кителгән урыннарда көтеп алынган кунак булсын өчен бүгеннән үк тырышлык салыйк, дуслар! Әйткәндәй, 11-21 апрель көннәрендә Гомумрусия матбугат басмаларына язылу ункөнлеге декаднигы үткәреләчәк. Аның барышында, һәр елдагыча, басмаларның каталог хакларына ташламалар ясалачак. Шулай ук балалар йортларына һәм башка социаль әһәмиятле объектларга матбугат басмалары яздыручыларга, бер адреска берьюлы өчтән дә ким булмаган гәзит - журналлар яздыручы абонентларга 10 процент ташлама булачак. Күрүегезчә, әлеге ункөнлек барышында да шактый акчаны янга калдырырга була әле, шуңа күрә андый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырышсагыз иде.
Хөрмәтле абунәче дусларыбыз, преприятие, оешма, учреждениеләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләре! "Яхшы сүз — җан азыгы”, — ди халык мәкале. Район гәзитләрендә басылган һәр сүз – илебездә, республикада һәм районыбызда алып барылган яхшы сәясәт чагылышы икәнлеген онытмыйк. "Игенче” һәм "Саҡмағош сатҡылары” гәзитләре дуслары кимемәсен, хәтта арта төшсен өчен бөтен көчебезне салыйк!
Мөхәрририят.