Среда, 01.05.2024, 02:29

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 4 » Үзәктә – көнүзәк мәсьәләләр
07:36
Үзәктә – көнүзәк мәсьәләләр
Муниципаль район хакимияте бинасының кече утырышлар залында 3 апрельдә үткән чираттагы киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы һәм аның урынбасарлары, авыл биләмәләре башлыклары, хакимият  структуралары, төрле оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы  Йосыпов ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр ярыйсы гына иде. Беренчедән, 1 апрельдән яше тулган егетләрне армия  хезмәтенә чакыруның язгы кампаниясе башланды. Моңа әзерлек һәм  райондашларыбызны ил алдындагы изге бурычларын үтәргә озату үзенчәлекләре турында муниципаль район  хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков үзенең киңәш-тәкъдимнәрен әйтте, фикерен белдерде. Биләмә башлыклары игътибарына язгы ташкынны үткәреп җибәрү, төрле объектларны су басудан, юлларны һәм буаларны, күпер-басма кебек корылмаларны  ташкында җимерелүдән саклап алып калу чараларын бәян итте, бигрәк тә һәйкәлләрне саклау мөһимлеген җиткерде. Юешләнеп, җимерелүләренә юл куймас өчен кичекмәстән һәйкәлләрне кардан тазарту кирәклеге турында аңлатты. Әйткәндәй, быел район үзәгендә локаль  кораллы бәхәсләрдә катнашкан райондашларыбызның батырлыгын данлаучы һәйкәл дә ачылачак, Геннадий Фотеевич Җиңү көне алдыннан үткәреләчәк  шушы тантанага әзерлек барышы белән дә таныштырды. Компьютер, Интернет заманында биләмә сайтларының никадәр мөһим роль уйнавы турында белдереп, ул әлеге эштә активрак булырга чакырды.
Хакимиятнең мәгълүмат-аналитика секторы баш белгече Светлана Фларис кызы Шакированың чыгышы алда  сүз алучы күтәргән теманы тагын да җентеклерәк ачудан башланды. Ул хакимият сайтларының һәркайсы турында  җентекле анализ ясады, уңай һәм җитешсез якларын телгә алды,  бердәм  тәртип булдыру юлларын билгеләде. Муниципаль район хакимияте  башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары, территориаль сайлау комиссиясе рәисе  Реканс Фәнил улы Ямалиев авыл биләмәләрендә бәләкәй һәм  урта эшкуарлык структуралары белән эшләү үзенчәлекләрен аңлатты, алда торган бердәм тавыш бирү көненә әзерлек  мәсьәләләре  белән таныштырды.
Территориаль финанс идарәлеге начальнигы, хакимият башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Равил Хәмит улы Фәезов район бюджеты үтәлеше, хезмәт хакы түләү, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә аның күләмен арттыру юллары турында бәян итте. Нефтекама шәһәрендә урнашкан БР Табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәлегенең Чакмагыштагы участогы дәүләт инспекторы Наил Рәшит улы Газизов язгы төзекләндерү һәм санитар тазарту айлыгы игълан ителүе, бу җәһәттән нинди чаралар билгеләнүе белән таныштырды. Атап әйткәндә, 13, 20, 27 апрельдә үтәчәк гомумрайон өмәләрендә һәркемнең читтә калмавына ирешү, табигый ресурсларга зыян салучыларга административ тәэсир итү чаралары турында хәтергә төшерде. БР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының муниципаль милеккә идарәлек итү комитеты белгече Луиза Фәрит кызы Нәбиева авыл биләмәләрендәге дини оешмаларның культ корылмалары (мәчет биналары һәм башкалар) урнашкан җир мәйданын дәүләт теркәвенә алу мөһимлеге, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева мәгариф учреждениеләрен оптимальләштерү мәсьәләләре, район ветстанциясе белгече Тәслимә Рәис кызы Халикова чүп-чар җыештыру, үлгән малларны утильләштерү урыннарын (үләт базларын) тиешле таләпләргә яраклаштырып төзекләндерү, берәдәк хайваннарга каршы көрәшне активлаштыру, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча комитетның баш белгече Рим Мәгариф улы Хуҗин спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә барлык яшь төркемнәренә дә  караган райондашларыбызны күбрәк җәлеп итү, муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов оештыру мәсьәләләре турында чыгыш ясады.Йомгаклау сүзе белән чыгып, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов күтәрелгән һәр мәсьәләнең мөһимлеген аңлап кабул итәргә, аларны үзвакытында хәл итү өчен бөтен тырышлыкны салырга чакырды. 

Просмотров: 661 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск