Среда, 01.05.2024, 04:05

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Апрель » 4 » Санда бар — исәптә юк, исәптә бар — санда юк
07:48
Санда бар — исәптә юк, исәптә бар — санда юк
Бу табышмак яисә сүз уйнату гына түгел, аны чынбарлыкның бер чагылышы дип карарга кирәк. Әйтик, моны авыл хуҗалыгы техникасын теркәүгә һәм исәптән төшерүгә карата әйтсәк, бик төгәлгә туры килә. Эш шунда: март аенда Чакмагышта булган республика төбәкара агрономик конференциядә Башкортстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Ринат Галимов үзенең чыгышында агросәнәгать комплексына караган күмәк һәм керәстиян-фермер хуҗалыкларындагы тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга дәүләт техник каравын үткәргәндә килеп туган проблемаларны да атап үтте. Аның билгеләвенчә, республика буенча күмәк хуҗалыкларда һәм шәхси секторда кулланылышта булган барлык авыл хуҗалыгы техникасының 5 проценты чамасы өлеше үзвакытында үтильләштерелми.  Техника искерә, эшләү срогы күптән уза, шуңа карамастан, документ тутырылып үтильләштерелми. Шул ук вакытта ул гомум исәптә дә тора. Мондый хәл керәстиян-фермер хуҗалыкларына аеруча хас икән. Күмәк хуҗалыклар, аерым предприятие, оешмалар таралганнан соң да шундый күренешкә тап буласың: предприятие банкротка чыккан, эшләми, ә техникасы, вакытында гамәлдән чыгарылмаганлыктан, һаман да исәптә тора. Ул техника күптән таралган, тимер сыныгы итеп кабул итү пунктына тапшырылган булырга да мөмкин. Монысы инде исәптә бар, санда юк дигәнне аңлата.
Исәптән төшерелгән  очракта да, санда бар дип йөртелгәннәре дә байтак икән. Исәптә  тормагач, билгеле, андый тракторларга яисә башка авыл хуҗалыгы машиналарына дәүләт техник тикшерүе үткәрелми. Ринат Сәхи улы  үзенең чыгышында моңа турыдан-туры бәйле берничә тәгаен сан да китереп үтте. Узган елда тракторларда яисә башка үзйөрешле техникада эшләгәндә 56  юл-транспорт вакыйгасы яки бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Иң аянычлысы – анда 22 кешенең гомере өзелгән, 30 механизатор тән җәрәхәте алган. Игътибар итегез: аварияләрнең күпчелеге – 35 очрагы – дәүләт техник тикшерүе үтмәгән техника белән бәйле. Авария  хәлендә, төзек булмаган, җентекләп тикшерелмәгән-көйләнмәгән тракторларда, комбайннар, үзйөрешле машиналарда, чапкыч-ургычларда  эшләү бик тә хәвефле  булуы турында ачык дәлилли бу аянычлы фактлар. Кыр эшләре  башланыр алдыннан хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге мәсьәләләре җитәкчеләренең һәм белгечләрен төп игътибар үзәгендә торырга тиешлеген дә искә төшереп үтте Ринат Галимов. Ул конференциядә язгы чәчүдә катнашачак  барлык тракторларны яхшы итеп, иң кыска срокта ремонтлап кую һәм аларга дәүләт техник каравын үткәрү бурычын куйды.
Ә менә безнең районда бу җәһәттән эшләр ничек тора? – шушы сорау белән хәбәрчебез БР дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең Чакмагыш районы бүлеге начальнигы Алик Фидрат улы Гайсинга мөрәҗәгать итте. Аның  әйтүенә караганда, безнең районда авыл хуҗалыгы машиналарын теркәү, исәптән төшерү мәсьәләләренә  җитди игътибар бирелә. Барлык мәгълүматлар да 2001 елдан бирле компьютерга кертелеп, техниканың төгәл исәбе алып барыла. Күмәк хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналары 780 берәмлек исәпләнә, шуның 608е – тәгәрмәчле һәм чылбырлы  тракторлар. Фермер һәм шәхси хуҗалыкларда 199 берәмлек төрле техника бар, аларның 183е – тракторлар. Безнең  район хуҗалыклары авыл хуҗалыгы машиналары саны буенча республикада икенче урында тора икән.
Ел саен яңа техника сатып алына һәм үзвакытында теркәлә, ә искеләре исәптән төшерелеп үтильләштерелә бара. Әлеге вакытта басуга чыгар алдыннан төзелгән график буенча язгы чәчүдә катнашачак тракторларга дәүләт техник каравы үткәрелә. Хәзер район хуҗалыкларының яртысында  тикшерүләр үткәрелгән дә инде.
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 666 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск