10 октябрьдә район мәдәният йортында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде. Анда район предприятие-оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов Башкортстан Республикасы Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүгә егерме ике ел тулу уңаеннан котлады. Ул үзенең чыгышында республикабызның, шул исәптән районыбызның социаль-икътисади, рухи-мәдәни өлкәләрдәге ирешкән уңышлары, халыкның тормышын яхшырту буенча башкарылган эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләде. Аннары тантаналы шартларда егетләр һәм кызларга Русия Федерациясе гражданины паспортын тапшырды, аларны тормышларындагы шушы истәлекле вакыйга белән тәбрикләде. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Валерий Әдһәм улы Мансуров та якташларын республикабызның төп дәүләт бәйрәме белән котлады. Ул үзенең чыгышында республикабызда халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча күрелгән чараларга тукталды. Башкортстанның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади үсешенә кагылышлы тәгаен мисаллар китерде. Республикабызның һәм Чакмагыш районының тотрыклы үсеш юлыннан ышанычлы рәвештә алга баруын билгеләде. Тантаналы җыелышны районыбызның җыр-моң осталары, Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең күңелләрендә уелып калырлык чыгышлары, экраннан күрсәтелгән видеокүренешләр бизәп торды. Рәшит Вахитов.
|