Понедельник, 29.04.2024, 04:26

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 15 » Язның бер көне елны туйдыра
07:28
Язның бер көне елны туйдыра
Май бәйрәмнәрендә районыбыз басуларында язгы кыр эшләре дәррәү барды. Игенчеләребез, вакыт белән исәпләшмичә эшләп, киләсе уңышка нигез салуны дәвам иттеләр. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге биргән соңгы мәгълүматлардан күренүенчә, 13 майга район хуҗалыкларында сабанашлык культуралары барлыгы 22954 гектарда (план 59351 га) чәчелде. Шул исәптән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 18025 гектар мәйданны били (план — 36004 га). Аерым алганда бодай культурасы — 8686, арпа – 7642, борчак – 808, солы 889 гектарда урнаштырылды. Берьеллык үлән 4058, күпьеллык үлән 80 гектарда чәчелде. Хәзер көннәр җылынып җирләр өлгерү белән кайбер хуҗалыкларда шикәр чөгендере һәм көнбагыш культураларын чәчүгә дә керештеләр. Быел шикәр чөгендерен хуҗалыклар буенча 2753 гектарда утырту планлаштырылды. Шуның 442 гектары крәстиян-фермер хуҗалыклары өлешенә төшә. Алар хәзер бу эшне 290 гектарда башкардылар да инде. "Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсенд 140 гектарда чәчтеләр. Көнбагыш әлеге вакытта биш хуҗалыкта чәчелә.
Район хуҗалыклары бүгенге көнгә 4387,7 тонна (тәэсир итүче матдәдә) минераль ашлама туплады. Бу һәр гектар сөренте җиргә исәпләгәндә 50,2 килограмм туры килә.
Сабанашлык культураларын иң күп мәйданда "Базы” (5785 га), "Алга” (1584 га) кооперативларында, "Үзәк” машина-технология станиясенең "Знамя” (1420 га) һәм Хуҗин исемендәге бүлекчәләрендә (1281 га), "Герой”да – 1218 га, Ленин исемендәге кооперативта (1130 га) чәчелде. Крәстиян-фермер хуҗалыкларында ул 1350 гектар тәшкил итә.
Игенчеләр! Алда эш күләме зур әле. Бүген көне елны туйдырыр мәл. Табигать шартлары да соңгы дүрт елга караганда быел уңай килә, соңгы көннәрдә янә шифалы яңгырлар явып үтте. Шушы мөмкинлекләрне файдаланып, язның һәр көнен, сәгатен нәтиҗәле хезмәттә үткәрик, чәчүне, башка кыр эшләрен оптималь срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарыйк! Авыр, әмма игелекле хезмәтегездә һәрвакыт уңышларга ирешегез!

Просмотров: 1448 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск