Понедельник, 29.04.2024, 09:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 15 » Батыр якташларыбыз хөрмәтенә
07:42
Батыр якташларыбыз хөрмәтенә
7 майда Чакмагышта Әфганстанда һәм башка локаль бәрелешләрдә һәлак булган батыр якташларыбыз хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы үткәрелде. Һәйкәл район мәдәният йорты янындагы мәйданга урнаштырылган, аның тирә-ягы төзекләндерелгән, янәшәдә чыршы агачлары, чәчкәләр утыртылган, юл-тротуар салынган. Иртәнге якта мәйданга хөрмәтле ил уллары – ветераннар, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән яугирләр, төрле елларда кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләр, районның төрле оешма, учреждение, предприятиеләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, Чакмагыш гимназиясе һәм беренче урта мәктәп укучылары җыелды. Күпләренең кулларында чәчкәләр, күкрәкләрдә Георгий ленталары тагылган.
Чара сәгать 11дә башланды. Патриотик җырлар яңгырый. Тавыш көчәйткеч аша: "Халыкта, һәр буын бер сугыш кичерә” дигән гыйбарә бар. Егерменче гасырның иң фаҗигале вакыйгаларының берсе – Әфган сугышы. Ком-чүл иленнән совет гаскәрләрен чыгаруга 24 елдан артык вакыт үтте, әмма гомер узса да, яралар уңалмый, хәтерләр тагын да ачыла гына бара. Туган җирләренә әйләнеп кайтканнарны да, таулы төбәктә ятып калганнарны да ил онытмый. Бүген бездә зур тантана – интернациональ бурычларын үтәгән яугирләребез һәм төрле елларда локаль хәрби бәхәсләрдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл ачыла”, – дигән сүзләр ишетелә. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков, тантананың рәсми өлешен ачып, болай диде:  
– Кадерле дуслар! Русия тарихы истәлекле вакыйгаларга бай. Барлык дәверләрдә дә Русия сугышчыларының батырлыгы, кыюлыгы, коралының куәте һәм даны Русия дәүләте бөеклегенең аерылгысыз өлеше булды.
Һичшиксез, барлык сугышлар да ил, республика һәм безнең төбәк язмышында җуелмас эз калдырды. Кешеләр тыныч тормыш, бәхет өчен батырларча сугышкан хәрбиләрнең бөек батырлыгы турында онытмыйлар, һәрчак искә алалар.
Бүген Бөек Җиңү көне алдыннан без һәйкәл ачу тантанасына җыелдык. Һәйкәл Әфганстанда сугыш утында һәм кайнар нокталарда булучылар, ир-егетләр дуслыгы ныклыгын, кыюлыкны, кеше тормышының бәһасын чын-чыннан белүчеләр истәлеген символлаштыра.
Тәүге сүз муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка бирелде:
– Сугыш – котычкыч сүз. Тыныч тормышта булуы белән дә ул куркынычлы. Илебезнең меңләгән яшь солдатына төрле елларда интернациональ бурычны үтәргә һәм төрле дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен якларга туры килде. Алар Әфганстанда һәм Таҗикстанда, Абхазиядә һәм Приднестровьеда, Русия биләмәләрендәге локаль хәрби бәрелешләрдә катнашып, хәрби бурычны үтәделәр. Барлык низаг-бәрелешләр дә кайчан да булса тәмамлана, ә тарих — мәңгелек. Әфган сугышы да, кайнар нокталардагы сугышлар да тарихта калды. Әмма анда һәлак булучыларның образлары һәм исән калучыларның йөзләре безне бик озак борчып-телгәләп торачак әле. 1979 елның декабреннән алып 1989 елның февраленә кадәр Әфганстан Республикасы аша 108 якташыбыз үтте. Катлаулы сугыш шартларында алар батырлык, кыюлык һәм үзара ярдәм итү кебек сыйфатлар күрсәттеләр. Безнең районның дүрт егете: Рифгать Гәрәев, Әсгать Баймурзин, Ирек Шакиров, Марат Мөдәрисов яу кырында һәлак булганнан соң Кызыл Йолдаз ордены белән бүләкләнде. Без шулай ук анда һәлак булган якташларыбыз Вячеслав Латыйпов, Исмәгыйль Сәләхетдиновларның исемнәрен һәрвакыт хәтердә сакларбыз. Хәрби бурычын үтәгәндә каһарманлык күрсәткән өчен Җәвит Хәбибуллин, Риф Кодаяров, Рим Нуркаев, Фигат Якупов Кызыл Йолдыз ордены, унсигез сугышчы "Сугышчан батырлык өчен”, ун якташыбыз "Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнде.
Чакмагыш җирендә туып үскән 154 ир-егетебез Чечня Республикасындагы һәм Төньяк Кавказ төбәгендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, батырлык һәм кыюлык күрсәттеләр. Илгиз Рафиков, Фидус Мусин, Марат Муллаянов, Айдар Газизов хәрби казанышлары өчен һәлак булганнан соң "Батырлык” ордены белән бүләкләнде. Илнур Габделихсанов белән Илнур Бакиров та цинкланган табутта туган йортка кайтарылды. Равил Булатов һәм Рамил Габделгалиев Батырлык орденына лаек булды. Тугыз хәрби хезмәткәр хәрби медальләр белән бүләкләнде.
Әфганстанда һәм локаль хәрби бәхәсләрдә катнашучыларның гадәти булмаган язмышларында батырлык та, трагик хәлләр, фаҗигаләр дә бергә буталган. Сугышларда чыныгу алган якташларыбыз Ватан алдындагы изге бурычны, хәрби антны үтәп, туган җиргә әйләнеп кайттылар. Бүген алар район, республика һәм илебез иминлеге хакына намуслы хезмәт салалар. Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда, хәрби конфликтларда хезмәт итеп кайтучыларны без күкрәктәге орден-медальләренә карап кына түгел, ә тыныч, җитди йөзләренә карап та беләбез. Алар – һәрчак ныклы ышанычлы кешеләр, сугыш утларын кичеп, бөтен авырлыкларны җиңеп чыгып, чыныгып, ир-егетләр дуслыгының бәһасын беләләр. Хезмәттәшләрен мәңгелеккә югалтуларны йөрәге аша үткәргән батыр якташларыбыз үз вөҗданы һәм изге хәтер алдында намуслы булып калдылар.
– Хөрмәтле якташлар! – дип дәвам итте чыгыш ясаучы. – Бүген без хәрби интернационалчылар һәм локаль сугышларда катнашучыларны искә алып, алар хөрмәтенә һәйкәл ачабыз. Ул тышкы кыяфәте буенча бик тә символик мәгънәгә ия: башын иеп, тезләнеп торучы сугышчының һәлак булган яудашлары өчен авыр кайгы кичерүен күрсәтә. Без якташларыбызның каһарманлыгы алдында баш иябез, аларны тирән хөрмәтләп искә алабыз. Алар турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Батырлык, кыюлык, үз-үзен аямаучы каһарманлыкны чагылдыручы һәйкәл-обелисклар һәм тактаташлар, тәртиптә тотылган каберлекләр аша без тарихның бер өлешен, халыкта иң кадерлесе – якташлар турындагы якты истәлекне, хәтерне саклап кала һәм киләчәк буынга тапшыра алырбыз, дип ышанам. Форсаттан файдаланып, барлык хәрби интернационалчыларга, локаль сугышларда катнашучыларга, аларның гаиләләренә, улларын көтеп алалмаган аналарга, апа-сеңелләргә  ныклы сәламәтлек, баш өстендә тыныч күк йөзе, иминлек, киләчәккә өмет-ышаныч телим. Без онытмыйбыз, без кайгырабыз, без горурланабыз! 
Аннары Риф Сәгъдәтулла улы бер төркем элекке яугирләргә муниципаль районның Мактау грамотасын тапшырды. Очрашуга килгән башкала кунагы – Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Әфганстанда, Чечняда һәм Абхазиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, хәрби хәрәкәтләр инвалидларының Башкортстан республика җәмгыяте идарәсе рәисе, запастагы полковник Иршат Фәхретдиновка сүз бирелде. Иршат Юнир улының әйтүенчә, хәзер республиканың барлык шәһәрләрендә һәм алты районында хәрби интернационалчылар һәм локаль сугышларда катнашучылар хөрмәтенә һәйкәлләр ачылган. Ул республикада элекке яугирләр турында күрелгән хәстәрлекләргә кыскача тукталып үткәннән соң, әлеге һәйкәлнең халыктан акча җыеп түгел, ә район бюджеты исәбенә төзелүен уңай яктан билгеләп үтте һәм сүзенең ахырында шушы изге эштә инициатива күрсәтеп зур тырышлык салганы, якташларын шулай зурлап искә алганы өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыповка рәхмәт сүзләре әйтте һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча актив эшчәнлеге өчен аңа идарәнең Мактау грамотасын тапшырды. Ул шулай ук бер төркем яугирләрне хәрби медальләр белән дә бүләкләде.
Тантанада Әфганстан Демократик Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Роберт Гайнетдин улы Сәйгытдинов, Кушнаренко районының әфганчы-ветераннар советы рәисе Риф Рәдиф улы Хаҗипов чыгыш ясады. Яп-яшь көенә солдат итеге киеп, кулга корал алып авыр, озын юллар үткән, иптәшләрен югалту ачысын татыган, әмма ил алдындагы бурычын намус белән башкарган элекке яугирләрнең әйткәннәре истә калырлык булды. Безнең районда сугышчы-интернационалчыларны чирек гасырга якын курчалап йөрүче, аларның иң якын киңәшчесе, әфганчылар клубы җитәкчесе Гөлфирә Галләм кызы Зәйнетдинова да шундый зур хәстәрлекләре өчен муниципаль район хакимиятенә күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде, матур теләкләр әйтте.
Менә һәйкәлне ачу минутлары җитте. Риф Йосыпов, Иршат Фәхретдинов, якташыбыз – Уфа шәһәр округы Советы депутаты Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин һәм сугышчы-әфганчыларның район советы әгъзасы Рәиф Фәрит улы Сибатов һәйкәл өстенә ябылган япманы алгач, һәйкәл алдына чәчкәле кәрзин куйдылар һәм бер минут тын калып һәлак булган якташларыбызны искә алдылар. Автоматлардан атып салют бирелгәч, чарада катнашучы олысы-кечесе солдат һәйкәленә чәчкәләр салдылар.
Чараның икенче өлешендә районның иҗади коллективлары һәм район мәдәният йортының үзешчән артистлары чыгыш ясады. Тәүдә Фидан Бикмурзин "Поклонимся тем годам” җырын зур осталык белән башкарды. Ул давыллы, хәтәр сугыш юллары үткән, изге яуларда үзләрен корбан итеп киләчәк буынга тыныч тормыш алып килгән өлкән буын кешеләренә хөрмәтен белдерде. "Сөмбелә” фольклор төркеме башкаруында тезмә дә күңелләргә хуш килде, алар сугыш тематикасына багышланган җырларны ишеттерделәр. Әфган иленең утлы өермәләре аша үткән Тайняш авылының талант иясе Илдар Хәмидуллинның "Бәхетсез ил,” "Язлар булып кайттылар” дигән кичерешле җырлары да (көйләрен үзе язган) күңелләрдә утлы сугыш хатирәләрен яңартты. Ватан каршындагы бурычны үтәргә дип хәрби хезмәткә киткән, эссе, тау-ташлы, ком-буранлы Әфган җирендә барган канкоешта башларын салган егетләргә багышлады ул бу җырларын. Ләйсән Исхакова "Әнкәем өчен” җыры белән төрле сугышларда чәчкәдәй яшь гомерләре өзелгән батырларыбызның газиз әниләренә дан җырлады, кадер-хөрмәт күрсәтте. Йокысыз үткәргән төннәрдә күңелләре өзгәләнеп солдаттан көткән, әмма туган нигезләренә салкын гәүдәләре цинк табутында әйләнеп кайткан уллары аналар өчен һәрчак тере. Аларның үзәк өзгеч кайгысы – уртак кайгы. "Сударушка” вокал ансамбленең "Солдатушки – бравы ребятушки” җыры кәефләрне күтәрде. Альбина Бикмаева татар халык җыры – яз чәчкәсе "Умырзая”ны зур осталык белән башкарды. Ревинер Гобәевның җырлары да бәйрәмгә ямь өстәде.
Район тарихы битендә истәлекле бу вакыйга кешеләр күңелен тетрәндерде, уйландырды. Бигрәк тә яшьләр өчен бик фәһемле булды ул чара. Биредә әйтелгән Туган илгә бирелгәнлек, аны кайнар сөю, Ватан алдындагы изге бурычны үтәү, антка тугрылык, батырлык, намуслылык, өлкән буынга кадер-хөрмәт күрсәтү кебек изге сүзләр эзсез калмас, яшь буынны патриотик тәрбияләүдә мөһим урын тотар. Инде башкача мондый кан коешлар булмасын, сугыш уты бер дә кабынмасын, кешеләр газаплар кичермәсен, күгебез һәрчак аяз, тыныч булсын дип телибез.
Рәшит Вахитов.
Рәзифә Сәхапова фотосы.

Просмотров: 1021 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск