Понедельник, 29.04.2024, 00:22

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Май » 15 » Рәхмәтебез чиксез сезгә, ветераннар!
07:52
Рәхмәтебез чиксез сезгә, ветераннар!
Илебездә, шул исәптән Башкортстан Республикасында Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үткәрелде. Безнең районда да Җиңү көне зурлап уздырылды, Чакмагышның батыр уллары һәм кызлары данланды, аларга кадер-хөрмәт күрсәтелде. 9 Май – язның матур, кояшлы иртәсе. Чакмагышның Җиңү паркыннан патриотик көйләр тирә-якка яңгырый. Чакмагышлыларның олысы-кечесе бирегә иртүк җыела башлады. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан, инде арабыздан елдан-ел сирәгәя барган чал чәчле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре горур атлап баралар. Янәшәдә аларның ул һәм кызлары, оныклары атлый. Ветераннар, үзара очрашкач, хәл-әхвәл белешәләр, авыр яшьлек елларын искә төшерәләр.
Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган митинг башланыр алдыннан, традиция буенча, район ветераннар советының киңәйтелгән җыелышы булды. Анда авыллардан да ветераннар оешмасы җитәкчеләре катнашты. Очрашуда оешма эшчәнлеге, тормыш-көнкүреш мәсьәләләре, авылларны төзекләндерү, яшь буынны тәрбияләү һәм башка мәсьәләләр буенча фәһемле сөйләшү барды, эшне яхшыртуга булышлык итәрдәй файдалы тәкъдим-киңәшләр әйтелде. Бу көнне элекке район мәдәнит йорты, хәзерге яшьләр иҗаты бинасы фойесында хөрмәтле ветераннарыбыз тормышына багышланган рәсемнәр һәм фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырылган иде. Җые-лыш тәмамлангач, өлкәннәр шушы күргәзмәне карадылар. Бәйрәм тантанасы башланыр алдыннан эстафетада катнашкан яшь йөгерүчеләргә старт бирелүе дә бәйрәмгә ямь өстәде.
Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, районның хезмәт коллективлары, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, хезмәт ветераннары сафларга тезелеп  янәшәдәге Җиңү паркына юнәлде. Алар Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышларда һәлак булган райондашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискка чәчкәләр салдылар.
Русия Федерациясе Гимны яңгырый. Муниципаль район хакимияте баш-лыгының кадрлар һәм социаль мәсь-әләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков, Җиңү көненә багышланган митингны ачып, тәүге сүзне муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка бирде.
– Вакыт тиз уза. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының соңгы залпларыннан безне 68 ел аерып тора. Әмма Җиңү көне бу дәвердә үзенең бөеклеген аз гына да югалтмады, халкыбызның ныклыгы, батырлыгы һәм каһарманлыгы символы буларак аның әһәмияте арта гына бара.
Егерменче гасырның иң зур, иң каты сугышы дистәләгән миллион кешеләрнең гомерен өзде, шул ук вакытта ул фронтта һәм тылда кешеләрне берләштереп, халкыбызның рухи ныклыгын барлык дөньяга күрсәтте. Бөек Җиңү көненнән соң күпме генә еллар үтсә дә, без аның нинди зур югалтулар аша килүен бервакытта да онытмаячакбыз. 
Язмышлары сугыш уты белән көйдерелгән Чакмагыш районында яшәүчеләр дә гаять зур батырлык, ныклык һәм үзенең Туган иленә мәхәббәт үрнәге күрсәтте. Безнең якташлар, Җиңүгә өмет-ышаныч саклап, барлык совет халкы белән берлектә бик каты сынауларны үттеләр һәм сынмады-сыгылмадылар.
10065 чакмагышлы рядовой сугышчы һәм командир булып фронтка китте, 5794 якташыбыз яу яланнарында батырларча һәлак булды. Безнең районның бик күп сугышчылары фронтларда орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Өч якташыбыз: Вахит Галимов, Василий Николаев, Габдрахман Латыйпов хәрби батырлыклары, аеруча кыюлыгы һәм шәхсән каһарманлыгы өчен югары исемгә – Советлар Союзы Героена лаек булды. Шәйхелислам Сәлихов Дан орденнарының тулы кавалеры булды. Бүген Чакмагышта 81 Бөек Ватан сугышында катнашучы яши. Яралар һәм чирләр нәтиҗәсендә һәр өченче яугир инвалид, яулап алынган тынычлык һәм аяз күк йөзе өчен зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар! Сезнең алда башларыбызны иябез.
Авыр сугыш елларының үлемечле сулышы һәр гаиләгә кагылды, халкыбыз тормышында җуелмаслык эз калдырды. Дистәләрчә еллар үтсә дә, яу кырыннан кайта алмаган әтиләрнең һәм карт әтиләрнең, абыйларның һәм апаларның, улларның һәм кызларның мәңге яшь образлары барыбызның да күз алдында тора, – диде ул һәм хөрмәтле сугыш ветераннарын Җиңү көне белән котлады. Батырларның якты истәлеген бер минут тын калып искә алганнан соң, тыл эшчәннәрен тәбрикләде, аларга да    ныклы сәламәтлек һәм иминлек, тынычлык, киләчәккә якты өметләр теләде.
– Бүген тыл эшчәннәренә дә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Без Сезнең батырлыкларыгызны, фронтка китүчеләр, Ватан, Җиңү хакына салган авыр хезмәтләрегезне онытмыйбыз. Бүген без Сезгә – җиңүчеләрнең героик буынына чиксез рәхмәт әйтәбез, Сезне тирән хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Сезнең эшләрегез һәм батырлыкларыгыз риваятьләргә күчә, халык хәтере өлешенә әверелде, ә рухи көчегез һәм тормышны яратуыгыз сокланырлык. 
Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, күпләрегез бүген дә сафта, актив тормыш позициягез һәм киң күңелегез белән яшьләрне тәрбияләүдә катнашасыз. Без, хәзерге буын кешеләре, илебезне саклап-яклап калучы һәм анык куәте һәм бәйсезлеге нигезләрен булдыручы батырлар алдында мәңгелек бурычлы. Кырыгынчы еллар сугышчыларының данлы традицияләрен бүген яшьләр дәвам итә. Ел саен йөзләгән егетләребез Русия армиясе сафларына чакырыла, Ватанга хезмәт итү үрнәкләре күрсәтә һәм шул рәвешле буыннарның бәйләнешен саклый.
Аннары Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатының Чакмагыш һәм Илеш районнары буенча бүлеге начальнигы Альберт Хәниф улы Хәбиров чыгыш ясады. Ул да Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл эшчәннәрен, барлык чакмагышлыларны уртак бәйрәмебез – Җиңү көне белән котлады. Район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев чакмагышлалырның Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше, яудагы каһарманлыклары, тылдагы фидакарьлеге турында сөйләп үтте, аларга матур теләкләр әйтте.
Яшь буын вәкилләре исеменнән чыгыш ясаган Чакмагыш беренче урта мәктәбе  укучысы Максим Горлатов митингта катнашучыларны бүгенге барыбыз өчен дә аеруча кадерле һәм якты бәйрәм – Җиңү көне белән котлады. "Бөек Җиңү көне авыр вакытта кешеләрнең никадәр зур сынауларны үтүе хакында һәрчак искә төшереп торачак. Без Туган илебезне коткару хакына сугышларда үлемгә баручыларны, илне җимерекләрдән күтәрүчеләрне онытмыйбыз. Бу көн – гомум Хәтер көне. Бу көн – Бөек Җиңү көне. Ул һәрберебезнең йөрәгендә. Бу бәйрәм көнендә дәһшәтле сугыш еллары авырлыкларын үз иңендә күтәргәннәргә күңел түреннән чыккан иң җылы котлау сүзләрен әйтәбез. Сез барыгыз да безнең өчен җиңүчеләр. Сезнең Ватанга чиксез бирелеп хезмәт итүегез без – яшьләр өчен батырлык, кыюлык һәм каһарманлык үрнәге булып тора”, – диде ул һәм изге бурычны – ата-бабаларның данлы традицияләрен лаеклы дәвам итәргә вәгъдә бирде.
Җиңү көненә багышланган митинг тәмамлангач, өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм чарасы үткәрелде – танылган җырчы  Идрис Кәлимуллин җитәкчелек иткән "Сәйяр” төркеме тарафыннан концерт күрсәтелде. Ул шулай ук якташыбыз – полковник Флорид Флүр улы Сәлимҗановның якты истәлегенә дә багышланды. Бу көнне Җиңү паркында, митингта катнашучыларның кәефен күтәреп, патриотик һәм лирик җырлар бик озак яңгырады, дәртле биюләр дә булды. Өлкән буын кешеләре бәйрәм көнендә шундый матур концерт оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар. Күз яшьләренә манчылган бәйрәм әнә шулай истә калырлык үтте.
Дан сезгә, кадерле ветераннар!
Рәшит Вахитов.

Просмотров: 870 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск