Понедельник, 29.04.2024, 03:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 04
Имәнлекул яклары элек-электән  данлыклы, мәдәниятле халкы белән тирә-якка билгеле. Бик күп күренекле шәхесләр, талантлы артистлар чыккан бу яктан.  Халык күңеленә үтеп керерлек, мәңге онытылмас көйләр иҗат итүче композитор Тәлгать Шәрипов, республика гына түгел, ил күләмендә билгеле җырчы, опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев, киң танылу алган моңлы җырчыбыз Фәүдәт Гыйләҗев, Уфа "Нур” татар дәүләт театры артисты Айнур Баянов та  шушы җирдән, шушы туфрактан. Бүгеннән үк зур артистлар булып танылырдайлар талантлар авылда бүген дә бихисап. Алар язмышларын туган җир белән бәйләп, аны хезмәтләре белән ямьләп, барына шөкер итеп, туган нигездә яши бирәләр. ... " Читать дальше "
Просмотров: 1097 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.03.2013 | Комментарии (0)

Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәренең смотр концертын "Алтынай” вокаль ансамбле ачып җибәрде. Сәхнәдә "Газиз туган ягым”, "Кил каршыма, туган авылым” җырлары яңгырады. Мәхәббәт җимешләре – балалар "Кантри” биюен өзә басып биеде. 
Дөньяда күңелдән агылып чыккан моңнар белән беррәттән йөрәк түреннән чыккан җырлар бар. Сәхнә түренә әнә шундыйлардан – "Тонкая рябина”, "Под окном черемуха колышется” җырлары  белән Галина Михайлова чыкты. Художество җитәкчесе Алла Димитриева белән укучы Азат Казыйханов тамашачыны татар биюе иленә алып кереп китте. Укучылар Наташа Дмитриева, Марина Васильева, Юлия Ефремова "Шура Хуран” ("Ак каен”) чуваш җырын башкарганда тамашачының күңелләре җырлап утырды. "Барыня” рус биюен башкарган гүзәл затлар күз явын алды. Нәфис сүз  жанрында укытучы Гөлнара Зарипова чыгыш ясады.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 675 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.03.2013 | Комментарии (0)

Рәҗәп ягы үзешчәннәренең шушы исемдәге чыгышын район үзәге тамашачысы җылы кабул итте."Әй туган җир, туган җир – минем Рәҗәбем бит ул, күңелгә ифрат якын, изге кадерле бит ул”, – дип илгә-җиргә дан җырлап башлады үзешчәннәр сәнгать бәйгесен. Рәҗәп  урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйтүнә Кәримованың Шәриф Биккол язган "Башкортстан –көмеш бишеккенәм” шигырен укуы да шуңа аваздаш булды. Мәктәптә ул "Тамчылар” әдәби иҗат түгәрәген җитәкли. Анда шөгыльләнгәннәрнең  язмалары "Саҡмағош сатҡылары”, "Өмет” гәзитләрендә басыла. Гомумән, мәктәптә балаларны һәр яклап үстерүгә  игътибар зур: җыр-биюгә осталар, сәхнәсөярләр үсә. ... " Читать дальше "
Просмотров: 811 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.03.2013 | Комментарии (0)

Башкортостан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе Советының 2013 елның 25 февралендәге 98 санлы карары нигезендә Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы итеп Раил Рифгать улы Мөхтәруллин тәгаенләнде. 
***
Башкортостан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе Советының 2013 елның 25 февралендәге карары нигезендә Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп итеп Альбина Анатолиевна Сайдякова тәгаенләнде.
Башкортостан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы хакимиятенең 2013 елның 25 февралендәге карары нигезендә Чакмагыш районын  су белән тәэмин итү буенча унитар предприятие җитәкчесе вазифасына  Айдар Дамир улы Гайсин тәгаенләнде.  


Просмотров: 485 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.03.2013 | Комментарии (0)

26 февральдә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында бер төркем райондашларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелде. Бүләкләр тапшырганда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков кыскача чыгыш ясады. 
– Бүгенге тантанада без район бүләкләренә лаек булган якташларыбызны данлыйбыз. Бүләкләнүчеләрнең үзләренә дә, шулай ук район өчен дә бу мөһим һәм чагу вакыйга. Районыбызның соклангыч тарихы, данлы мәдәни традицияләре, җитди социаль-икътисади потенциалы бар. Әмма районның төп байлыгы һәрвакыт кешеләр булды һәм шулай булып калачак та. ... " Читать дальше "
Просмотров: 746 | Добавил: bikmiew | Дата: 04.03.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск