Воскресенье, 28.04.2024, 22:25

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 4 » “Син — җаным ышыгы — гаиләм кочагы”
08:22
“Син — җаным ышыгы — гаиләм кочагы”
Рәҗәп ягы үзешчәннәренең шушы исемдәге чыгышын район үзәге тамашачысы җылы кабул итте."Әй туган җир, туган җир – минем Рәҗәбем бит ул, күңелгә ифрат якын, изге кадерле бит ул”, – дип илгә-җиргә дан җырлап башлады үзешчәннәр сәнгать бәйгесен. Рәҗәп  урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйтүнә Кәримованың Шәриф Биккол язган "Башкортстан –көмеш бишеккенәм” шигырен укуы да шуңа аваздаш булды. Мәктәптә ул "Тамчылар” әдәби иҗат түгәрәген җитәкли. Анда шөгыльләнгәннәрнең  язмалары "Саҡмағош сатҡылары”, "Өмет” гәзитләрендә басыла. Гомумән, мәктәптә балаларны һәр яклап үстерүгә  игътибар зур: җыр-биюгә осталар, сәхнәсөярләр үсә. Алар район, районара зона  күләмендә оештырылган "Бәллүр үкчә”, "Язгы тамчылар”, "Башкортстан энҗеләре” бәйгеләрендә актив катнаша, призлы урыннар ала. Бу юлы да иң-иңнәрен һәм әлбәттә, район тамашачысы моңа кадәр дә күреп-яратып өлгергәннәрен – Рубина Гарифуллина һәм Фәдис Әрдисламовның  берлектәге чыгышын өлкәннәр чыгышына бизәк булсын өчен дип кенә программага керткәннәр, үсмерләр башкорт һәм калмык яшьләре биюен күрсәтте. Ялгыз чыгыш ясаган Айгөл Нургалиеваны шулай ук тамашачы сәхнәдән алкышлап озатты.
Мәдәният учакларындагы бию түгәрәкләренең даими эшләве күренде. Состав елдан-ел тулылана бара.  Төрле ил, төрле милләт биюләре белән тамашаны кызыклырак, күңеллерәк итергә омтылдылар. Колектив башкорт, ирланд яшьләре биюләрен, рус халкының шаян "Ой, ты, Галя!” биюен күрсәтте.
Салават Ганиев җитәкчелек иткән халык уен кораллары ансамбле бәйгегә җитди әзерлек белән килгән. Мандолиналарда Фәнүзә Зиннурова, Венера Ризванова, кубызда Ләйсән Исхакова белән Рузидә Нәфыйкова уйнады. Үзешчәннәрнең иң өлкәне – Бүләк авылыннан Гали ага Әхтәмов 84 яшен тутырды, гомере буена сәхнәдә, сәгатьләр буе уйнар иде ул. Флүзә Нургалиева, Камил Шакиров, Салават Мәдәни улы үзе дә оста баянчы. Бу юлы авырып китү сәбәбе белән смотр бәйгесендә катнаша алмаган гармунчылар Гөлзәрә Фәрхетдинова, Марат Мусин, Лира Галимова, Радик Бохарбаев, Руслан Ихсанов, Ришат Мифтахов, бертуганнар Ринат һәм Илфат Шәфыйковларны да ихтирам белән телгә алып үтәсем килә. Алар авылда мәдәниятлелекне үстерүгә гаять зур өлеш кертүчеләр. Гомумән, мәдәни чараларда катнаштырырлык талантлар күп бездә,” – ди ул. Һәм бу өлкәдәге уңышларны  якын-тирә авыллардагы гына түгел, хәтта күрше Шаран, Бакалы районнарында мәдәният хезмәткәрләре белән бердәм эшләү нәтиҗәсе итеп билгели. Сөрмәт клубы мөдире Рузидә Нәфыйкова белән хәтта уй-максатлары да уртак. Чараларны авыл тамашачысы зәвыгына туры килерлек, кыскасы, балкып торган йортларыннан, телевизордагы сериаллардан аерып торырлык итеп үткәрү өчен күп тырышырга туры килә мәдәният хезмәткәрләренә. Ел әйләнәсенә  шулай өч районның таләпчән тәмашачасын хезмәтләндереп тәҗрибә туплыйлар. Ә иң таләпчән тамашачысы, әлбәттә, үз авылының халкы. Үз халкының ихтирамына исә Рузидә Нәфыйкова кебекләр ирешә дә инде. Ул оештырган кичә-концертларны мактап, аның хезмәтен күрсәтеп язган хатлар-хәбәрләр редакциягә дә килеп тора. Клубта үткәрелгән чараларда төрле буын һәм төрле һөнәр ияләре катнаша. Бозау караучы Гөлназ Сәйфетдинова, мәктәптә  җыештыручы булып эшләүче Рәфилә Әминева, клуб эшчесе Ләйсән Бәдретдинова – арада иң активлары.
Аеруча үсмерләрне клубка җәлеп итү чарасын күрә Рузидә. Алсу Әминева, Флорида Нуриева, Руслан Миңнеханов, Әлмиева Розалина һәм Лиана, Рузил Нәфыйков җырлап – биеп кенә үсәләр, скетчлар күрсәтәләр. Яшьләр арасында тәртипсезлек очраклары күзәтелмәве мәдәни йогынты, өлкәннәр  тәрбиясе дип билгеләргә кирәктер.
Биредә талантын үстергәннәр башка уку йортларында белем ала яки кайдадыр эшли башласалар да активлыкларын сүрелдерми, сәхнә тормышыннан аерылмый. Азалия Сөләйманова авылны сокландырып күз алдында үсте, югары уку йортын тәмамлап эшли башлады. Илназ Солтанов институтта укый, җырлый бии, породияләр күрсәтә.
Алия Галина – талибә, Нефтекамскида укый, авылда үткәргән бер генә чарадан читтә калмый. Рәмит Нәфыйков медицина университетында белем ала, бел ел армия хезмәтендә булды. Ул техник чаралар белән оста эш итә.
Кечкенәдән җырлап-биеп йөргәнлектән, балалар үсә төшкәч зур сәхнәләрдә дә үзен кыю, ышанычлы тота. Бүген шундыйларның берсе – Айнур Раянов чыгыш ясады, чын артистлардан һич ким түгел. Район үзәге тамашачасының яраткан җырчысына әверелде инде ул. Айнур — "Волга” колхозында гомере буе изге эш башкарган, ветеринария табибы булган Нурихан ага Раяновның  улы. Әнисе Дамира – савучы. Әтисе юлыннан китәргә теләп, Башкортстан аграр университетының ветеринария факультетына укырга  керде. Бишенче курс талибы, университетның иң актив яшьләрнең берсе. Ул бишенче сыйныфта укыганда ук сәхнәгә басты. Шуннан башлап һәр чараның йөзек кашы. Бу юлы да татар халык җырларын йөрәкләрдә урын алырлык итеп башкарды. 
Әйткәндәй, концерт программасына иң асыл тавышлы җырчыларның гына чыгышлары кертелгән иде. Җаваплылыгы чикләнгән "Байбулат” җәмгыятендә төрле эшләр башкаручы Илгиз Шәфыйков (татар халкының "Зәңгәр күлмәк”, Ф. Мөхәммәтов сүзләре Р. Мифтахов язган "Чияләр” җырын башкарды), яшь тавыш Мәхәббәт Эшимова ("Гомерләр балкышы”, Зифа Нагаева сүзләре һәм көе),  Ләйсән Исхакова (татар халык җыры "Сибелә чәчем”, "Әнием өчен” — Зифа Нагаева сүзләре һәм көе) һәркайсы репертуарын баеткан һәм үз тавышына бара торган матур җырлар сайлаган иде.
Сәнгать бәйгеләрен гүзәл тавышлы җырчы, үткән елгы смотрларда да махсус призга ия булган Флүзә Нургалиева һәм аның игезәк кызлары Альбина һәм Алинадан башка күз алдына китереп булмагандыр да. Флүзә татар халык җырларын үзенә  генә хас булган  осталык белән  башкара һәм шуның белән  милли моңны буыннарга күчерүгә лаеклы өлеш кертә. Ә менә Альбина һәм Алина Нургалиевалар хәзерге заман композиторларының тәрбияви әһәмияткә ия булган җырларын яңгырата. Дуэт, трио җанрлары үсеш  ала. Рузидә Нәфыйкова, Ләйсән Исхакова, Мәхәббәт Эшимованы берләштергән трио сәнгать бәйгесе положениясендә күрсәтелгән гаилә, бәхетле балачак темасына өстенлек биргән.
Ир-егетләрнең дә ("Юкка үпкәләмә”, Р.Мөхәммәдиев көе, В. Илембәтов сүзләре "Әклимә”, Р. Хәкимов сүзләре һәм көе) хатын-кызларның да ("Ак каен”, "Зәңгәр чиләк” халык җыры) вокал ансамбльләре көйләрне бердәй тигез ишеттерде.
Рөстәм Ханнанов курайда башкорт халык көйләрен гаять дәрәҗәдә оста башкарды, камиллек үрнәге күрсәтте.  Биюләрне  дә ул салган.
Концертның финал өлеше матур булды. Биючеләр коллективы башкорт халкының  "Ирәндек” биюен тәмамлауы барлык катнашучыларның сәхнәгә чыгып гаилә кыйммәтләрен күрсәтүне максат итеп куелган композицияне күрсәтте. Концертны Альмира Әминева, Ләйсән Исхакова алып барды. Музыкаль яктан Камил Шакиров бизәде.
Рәҗәплеләр куйган күргәзмә турында да берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Эшләренең дә гаилә темасына кагылышлы  булганнарын сайлап отканнар. Күргәзмәдән  башлыча Хәсәнә һәм Вил Камалетдиновлар (гаиләдә 5 бала тәрбияләнә),  Лида һәм Рәзиф Ситдыйковлар (6 бала),  Рәмилә һәм Радис Солтановлар (6 бала) турында материаллар һәм фотолар урын алган иде. "Ана даны” медаленә лаек булганнар турында мәгълүматлар "Үрнәкле гаиләләр” дигән папкага тупланган. "Яшь ана”, "Яшисе бар гөрләтеп” дигәннәрендә исә (авторы Р. Булатова) Яңа Балакта Фәрзәнә һәм Фәрит Галләмовлар (4 бала) һәм башка гаиләләр турында сүз бара. " Музыка сөюче гаиләләр” тупланмасында Рәҗәптә яшәүче  Венера һәм Радик Бохарбаев, Зәйнәп һәм Фәүзи Камаловлар турында язылган. Айгөл Гомәрова, Рәҗәптән Рәйсә һәм Илдус Әхмәдиевлар, Яңа Бирде авылыннан Камалетдиновлар, Галиннар гаиләсенең, Яңа  Бирдедән һәм Рәҗәптән балалар эшләгән кул эшләре күргәзмәдән төп урынын алып торды.
Рәзифә Сәхапова.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.


Просмотров: 811 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск