Воскресенье, 28.04.2024, 23:07

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 4 » Бәхетле гаилә илендә
08:40
Бәхетле гаилә илендә
Имәнлекул яклары элек-электән  данлыклы, мәдәниятле халкы белән тирә-якка билгеле. Бик күп күренекле шәхесләр, талантлы артистлар чыккан бу яктан.  Халык күңеленә үтеп керерлек, мәңге онытылмас көйләр иҗат итүче композитор Тәлгать Шәрипов, республика гына түгел, ил күләмендә билгеле җырчы, опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев, киң танылу алган моңлы җырчыбыз Фәүдәт Гыйләҗев, Уфа "Нур” татар дәүләт театры артисты Айнур Баянов та  шушы җирдән, шушы туфрактан. Бүгеннән үк зур артистлар булып танылырдайлар талантлар авылда бүген дә бихисап. Алар язмышларын туган җир белән бәйләп, аны хезмәтләре белән ямьләп, барына шөкер итеп, туган нигездә яши бирәләр. Үзешчәннәр фестивален оештыру – ул авылдагы талантларны ачу, халыкка күрсәтү, осталыкларын камилләштерү, уңышлары белән рухи байлык алу зур көч, иҗади осталык таләп итә торган киеренке хезмәт.
Имәнлекул үзешчәннәренең чыгышын быел да тамашачы зур түземсезлек белән көтеп алды. Зал шыгрым тулы, бер генә дә буш урын юк иде. Моңлы көйләр тәэсирендә бәхетле илнең патшабикәсе Зөлфия Исхакова:
«Онытыгыз мәшәкатьләрегезне,
Аруларыгыз таралсын.
Сәхнәбезне җыр-моң белән
Бәхетлеләр котласын», –
дигән шигъри юллар белән "Бәхетле гаилә иленә сәяхәт” программасын ачып, залда утыручыларны сәламләде. Димәк, без бүген Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәренең  бәхет иле буйлап сәяхәткә чыктык. "Яшел таш” халык биюләре ансамбле – районда гына түгел, республика күләмендә киң танылган коллектив. Чөнки бу коллектив районда, республикада үткәрелгән чаралардан бер дә читтә калмый. Җитәкчеләре, сәхнә ветераннары  Рамил һәм Розалия Хафизовлар, әйдәүче солисты Илмир Юнысов ничә буын балаларга бию серләрен төшендерделәр, аларны сәхнәгә кечкенәдән җәлеп итәргә, сәләтләрен ачарга ярдәм итүче, һәрбер чыгышның уңышлы булуына нигез салучылар да. Аларның өздереп басулары, баскан җирләрендә ут чыгардай итеп биюләрен тамашачы көтеп ала. "Имәнлекуллыларның биюләрен күргәннән соң, берчә яшәреп, дәртләнеп кайтабыз, бөтен булмышын  салып бииләр”, – дип сөйләнеп утыручылар да әз түгел. Әйе, быел да алар татар, башкорт, урыс, мари халык биюләренә бар осталыкларын салдылар. Моңлы, көчле тавышлары белән чакмагышлылар күңелен күптәннән яулаган Наилә Шаһиева, Эльза Камалова, Резеда Сәлимгәрәева, Тәлбис Сәйфуллин матур җырлар бүләк иттеләр. Индира Нургалиева һәм Линар Яримов татар яшьләренең шаян биюләрен дәртле басты. Инструменталь ансамбль халык көйләреннән тезмә тәкъдим итте. Сәлимгәрәевләр гаиләсе башкаруында "Колын”,"Ашкынма, гомер” җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Ир-егетләр вокалы Салават Фәтхетдинов репертуарыннан "Аллага шөкер”, татар халык жыры "Сандугач-алмагач” һәм хатын-кызлар вокалы "Сылу чишмә, каршы ал” (С. Хәким шигыре, Ф.Мортазин көе), "Ага чишмә” җырларын тигез итеп башкардылар. Линар Яримов, Ильяс Сибәгатуллин, Илнур Сәлимгәрәев "Әнкәй гөле” җырын бик урынлы сайлаганнар. Бәхет иленең аксакалы булган Рамил Хафизов татар егетләре биюендә очкын сибеп, шундый җитез итеп, өздереп басты, хәтта кечкенә Азалия Хафизованың биюе дә концертка зур бизәк булды. Хөсәен Әхмәтов исемендәге филармония хезмәткәре, көчле тавышлы Илсур Имаев "Белер идем”, "Әнкәем мендәрләре”җырлары белән программага ямь өстенә ямь бирде. Сәнгатьле уку буенча берничә еллар инде үзешчәннәр концертын алып баручы сөйкемле Зөлфия Исхакова  Гөлфия Юнысованың "Үкенеч” шигырен дөрес интонация белән, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыды. Шигырь тәрбияви,  хисләндергеч иде. Залдагылар аны тын калып, хискә бирелеп тыңлады. Тагын бер чагу яшь талант – Руслан Черкасов "Гомер  мизгелләре” җыры белән  чакмагышлылар күңеленә хуш килде. Резеда Сәлимгәрәеваның  "Әнием” җыры да фестивальнең төп темасын ачуга булышлык итте. Бигрәк тә нәни балаларның биеп торулары һәркемне сокландырды. Ә инде район тамашачысының гына түгел, республикабыз халкының сөюен яулаган Уфа "Нур” театры артисты Айнур Баянов  имәнлекуллыларның концертын тагын да югары баскычка күтәрде. Чакмагышлылар аны көчле алкышларга күмеп  каршы алды. "Сыерчыклар”, "Ходай мине сиңа яраткан” дигән җырларын башкаргач, тамашачылар җырчыны тагын да тыңларга теләгәннәрен белдереп , бик озак кул чаптылар. Аның үзенчәлекле, матур тавышы, кабатланмас йөрәк моңы программага зур бүләк булды. "Бәхетле гаилә иленә сәяхәт” программасындагы һәр чыгыш, җыр-биюләр нәфис сүз, шигъри шәлкемнәр белән үрелеп барды.
Йомгаклау өлешендә сәхнә түренә барлык үзешчәннәр чыкты. "Бәхетле гаилә илендә сәяхәт” итүче бәхетле гаиләләр фамилияләре аталды. Биюләрне сәхнәгә салучы — баскан җирендә ут чәчүче, "Яшел таш” халык биюләр ансамблен җитәкләүче Рамил Хафизов. Музыкаль яктан Рамил һәм Гамил Хафизовлар бизәде. Программаны әзерләп, аны уңышка, камиллеккә илтүче — Имәнлекул мәдәният йорты мөдире Розалия Хафизова. Ә инде концертны башыннан азагына кадәр оста, сәнгатьле итеп алып баручы мөләем Зөлфия Исхакова булды. Әфарин, булдырдыгыз! Уңышлар сезгә  сәнгать сөюче имәнлекуллылар!
Айгөл Миргазова.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары. 




Просмотров: 1097 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск