Понедельник, 29.04.2024, 08:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 4 » Хезмәтләрен бәһалап
08:13
Хезмәтләрен бәһалап
26 февральдә муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында бер төркем райондашларны хөрмәтләү тантанасы үткәрелде. Бүләкләр тапшырганда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков кыскача чыгыш ясады. 
– Бүгенге тантанада без район бүләкләренә лаек булган якташларыбызны данлыйбыз. Бүләкләнүчеләрнең үзләренә дә, шулай ук район өчен дә бу мөһим һәм чагу вакыйга. Районыбызның соклангыч тарихы, данлы мәдәни традицияләре, җитди социаль-икътисади потенциалы бар. Әмма районның төп байлыгы һәрвакыт кешеләр булды һәм шулай булып калачак та.
Сезнең арада төрле һөнәр вәкилләре бар, ләкин барыгызны да югары һөнәр иясе булу, искиткеч эшсөярлек һәм үз һөнәрегезгә мәхәббәт берләштерә.
Нәкъ менә шушындый тантаналы минутларда кешеләрнең районыбызны күтәрүче һәм ныгытучы, аңа уңышлар һәм иминлек китерүче хезмәт казанышлары бөеклеген, аларның ничаклы зур әһәмияткә ия булуын аңлыйбыз. Якташларыма – чын белгечләргә һәм үз эшенең осталарына бүләкләр тапшырырга рөхсәт итегез, – диде ул һәм чакырылган кунакларның һәркайсын ихлас котлап, матур теләкләр теләп бүләкләрне тапшыра башлады.
Районның иң зур бүләгенә – Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Мактау грамотасына районыбызның тугыз хезмәткәре лаек булды.
Рузеда Әхнәф кызы Гайнуллина – "Чакмагыш базары” муниципаль унитар предприятиесе баш бухгалтеры. Гомум эш стажы 29 ел. Рузеда Әхнәф кызы үз һөнәре белгече, вазифа бурычларын нәтиҗәле башкара, һәрвакыт үз белемен күтәрү өстендә эшли. Хезмәтен, төп юнәлешне дөрес билгеләп, төгәл планлаштыра һәм аны нәтиҗәле үтәүне оештыра. Эшләгән елларында "Чакмагыш базары” предприятиесе үсешенә зур өлеш кертте. Предприятиенең табышы елдан-ел арта, 2012 елда ул 293 мең сум тәшкил итте. Ул ачык, киң күңелле, тәртипне ярата, хезмәттәшләренә һәм базарда сәүдә итү урыннарын арендага алучыларга карата игътибарлы, алар арасында хөрмәт һәм абруй казанды.
Рәлиф Рафаэль улы Гарифуллин – нәсел эше буенча "Элита” муниципаль унитар предприятиесенең авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру буенча операторы. - Интернационалчы-яугир дә үзе. Намуслы хезмәте, җәмәгать тормышында үз-үзен тотуы белән предприятие хезмәткәрләре арасында хөрмәт казанды. Күпьеллык намуслы хезмәте белән ул үзен компетентлы һәм эшне оста оештыручы итеп күрсәтте, шуның өчен күп тапкыр предприятиенең, район авыл хуҗалыгы бүлегенең кыйммәтле бүләк-
ләре белән бүләкләнде. Рәлиф Рафаэль улы барлык производство мәсьә-ләләрен тиз һәм үз-вакытында үти, җаваплы, максатына ирешүчән.
Фәүрия Кәрим кызы Гарифуллина –  "Русия авыл хуҗалыгы банкы” ачык акционерлар җәмгыятенең Башкортстан төбәк филиалы Чакмагыштагы өстәмә офисының операция хезмәте начальнигы. Шушы тармакта эш стажы 35 ел. Эшкә  югары сәләтлелеге, даими рәвештә камилләшеп торуы һәм банк клиентларына карата игътибарлы булуы Фәүрия Кәрим кызының хезмәт эшчәнлегендә төп сыйфатлардан санала. Эшендә югары һөнәри осталык максатына ирешергә һәм куелган бурычны — районыбызның агросәнәгать комплексын үстерергә мөмкинлек бирә. Аңа инициативалы булу, алдынгы эш алымнарына омтылу, принципиальлелек, максатка омтылучанлык хас. Ул Чакмагыш районының лаеклы гражданины булып тора.
Хәмит Әхәт улы Дәүләтшин – Русия кулланучылар эшчәнлегенә күзәт-
чек итүнең Башкортстан Республикасы буенча ида-рәлегенең Туймазы, Бакалы, Чакмагыш, Шаран районнарындагы территориаль бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты булып эшләде. Гомум эш стажы 46 ел, аның 36 елы — шушы тармакта. Эшләү вакытында үзен төпле белемле белгеч, безнең районда санитар хезмәтне яхшы оештыручы буларак күрсәтте. Хезмәт елларында һөнәри чирләрне киметү һәм халыкның санитар культурасын яхшырту буенча эш алып барды. Ул Чакмагыш районы халкы арасында йогышлы авыруларын киметүгә шәхсән өлеш кертте.
Хәмит Әхәт улы актив хезмәт эшчәнлеге өчен югары оешмаларның байтак бүләкләренә ия. Бүген аларга муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы да өстәлде.
Айрат Әнвәр улы Мәһәдиев – муниципаль район  хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше секторы мөдире. Район хакимиятендә эшләгән елларында Айрат Әнвәр улы кадрлар сәясәте өлкәсендәге программалар проектын әзерләүдә актив катнаша, аларның үтәлешенә контрольлек итә. Ел саен җитәкче вазифаларга кадрлар резервына тәкъдимнәр кертә, югары уку йортлары талиплары белән очрашулар оештыруда, уку урыннарына ярминкәләр үткәрүдә катнаша.
Айрат Әнвәр улы район чараларын оештыруда активлык күрсәтә. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша: "Бердәм Русия” сәяси партия яклылар советы рәисе булып тора.
Дамира Мәсгуть кызы Мәһәдиева үз вазифа бурычларын намус белән үтәүче квалификацияле белгеч итеп күрсәтте. Зур практик эш тәҗрибәсенә ия, сабыр, тәртипле, ачык күңелле, гадел, коллегалары һәм район халкы арасында хөрмәт белән казана.
Рәсүлә Әхнәф кызы Шәйхуллина – райондагы халыкны социаль хезмәтләндерү буенча комплексы үзәкнең йортта социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре. Гомум эш стажы 37 ел, шуның унҗидесе – шушы тармакта. Рәсүлә Әхнәф кызы эшләгән елларында үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Үз эшенә намус белән карый, гадел. Аны зур хезмәт сөючәнлек, югары дәрәҗәдәге җавап-лылык, инициативалылык һәм эшкә иҗади карау кебек матур сыйфатлар бизи. Тармактагы проблемаларны тирән белүе, эш тәҗрибәсе һәм кешелеклелеге белән хезмәткәрләр арасында абруй казанды. Коллективның җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
Илмир Финал улы Юнысов – шәхси эшкуар, җаваплылыгы чикләнгән "Пчелка” җәмгыяте директоры. Илмир Финал улы авыл биләмәсе Советы депутаты, сайлау округында һәм авыл биләмәсендә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә-ләр оештыра, чүп-чарны чыгару өчен техника бүлә. Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, барлык спорт һәм мәдәни-масса чараларына иганәчелек итә. Имәнлекул авылында хоккей тартмасы төзүдә актив катнашты. Аның җитәкчелегендәге "Яшел таш” ансамбле бию төркемнәре арасында Бөтенрусия конкурсы лауреаты булып тора. Актив җәмәгать эшчәнлеге һәм районда мәдәниятне һәм спортны үстерүгә шәхсән өлеш керткәне өчен бүләкләнә.
Ирина Николаевна Яковлева – "Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсе” муниципаль автономияле мәдәният учреждениесенең Юмаш авыл модельле китап-ханәсенең икенче категорияле китапханәчесе. Ул эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Аның тарафыннан үз авылы тарихы, чуваш  халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында бай эчтәлекле материаллар тупланды. Алар нигезендә урындагы крайны өйрәнүчеләр Юмаш, Яңа Семенкино авылларының тарихы турында кулъязма китаплар чыгарды. Ул күп санда кече формадагы басмалар — буклетлар, истәлекләр, исемлекләр, реклама продукциясе чыгарды, алар китапханә эшчәнлегендә кулланыла.
Ирина Николаевна авыл-
ның җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Сайлаулар, халык исәбен алуны үткәрүдә һәм район масш-табындагы башка җәмәгать чараларында катнаша.
Луиза Фрит кызы Ишморатова – район мәдәният йорты художество җитәкчесе. Эш вакытында үзен бары тик уңай яктан күрсәтте: максатына омтылучы сәләтле белгеч, яхшы оештыручы. Бигрәк тә яшьләргә игътибарлы, алар арасыннан яңа талантлар эзли, профессиональ сәхнәгә күтәрелү өчен ярдәм итә. Аның тырышлыгы аркасында 2010 елда район мәдәният  йорты коллективы Ишембай районында үткән "Салават җыены” республика фольклор бәйрәмендә катнашты.
Луиза Фрит кызы күп концерт программаларын алып бара. Ул таләпчән, гадел, коллегалары һәм тамашачылар арасында абруйлы.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Әүфәт Әүхәт улы Фәхертдинов – хәрби-интернационалчы, "Дүртөйлегаз” "Газ-Сервис” ачык акционерлар җәмгыятенең Чакмагыштагы участогында газ җиһазларын файдалану һәм ремонтлау буенча слесарь. Коллективта эшләгән елларында үзен җаваплы, тәртипле, тыңлаучан хезмәткәр буларак танытты, зур һөнәри тәҗрибәгә ия, яшьләрнең остазы булып тора, яшь коллегаларына үзенең эш тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Куелган бурычны үтәүгә зур җаваплылык белән карый. Эш сөючән, грамоталы белгеч. Коллективта лаеклы рәвештә абруй казанды.
Дамира Әлтаф кызы Казыйханова – хезмәт ветераны. Күп еллар район Советы рәисе урынбасары булып эшләде. Эшләгән вакытта ул үзен талантлы, җаваплы, максатка омтылучы оста җитәкче итеп күрсәтте. Дамира Әльтаф кызы үзенең тирән белемгә һәм матур кешелек сыйфатларына ия булган өчен район халкы арасында абруй һәм хөрмәт казанды. Муниципаль район хакимияте күпьеллык намуслы хезмәтегез, районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуыгыз өчен Сезгә ихлас рәхмәт белдерә һәм 65 яшегез тулу белән тәбрикли.
Тантанада йомгаклау сүзе белән чыгыш ясап, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары болай диде:
– Сез мондый уңышларга кайсы гына өлкәдә ирешсәгез дә, алар сезнең белән бергә эшләүчеләргә ориентир, яхшырак яшәргә теләүчеләр өчен юнәлеш булырга тиеш. Ә яхшы яшәү өчен бер шарт – яхшы итеп эшләргә кирәк.
Сезнең хезмәттәге казанышларыгыз – күпләр, ә иң мөһиме яшьләр өчен үрнәк. Алар сезнең янда хезмәттә уңышлар яулау һәм иҗади эзләнү өчен көч-куәт, өмет-ышаныч алсыннар, яңа биеклекләргә менү өчен рухланып эшләсеннәр һәм яшәсеннәр.
Бөтен көчләрне, хезмәтне, уңай энергияне берләштереп, без бергәләп туган җиребез – Чакмагыш районын тагын да ныграк үсеш алган һәм имин төбәккә әверелдерә алачакбыз.
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шушы залда утыручы кадерле хатын-кызларыбызны шушы иң якты, матур бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез.
Барлык заманнарда да хатын-кыз үзендә матурлык, шәфкатьлелек, күңел-гармониясе туплаучы, дөньяга яңа тормыш бүләк итүче, җирдә яшәү символы булып торды. Сөекле әнинең елмаюы, хәстәрлекләре, безнең өчен борчылулары – балалык чорында хәтердә сакланган иң кадерле һәм якын мизгелләр. Еллар үткән саен ул вакытларны ныграк бәһалый башлыйсың.
Иң авыр чорда, фаҗигале елларда хатын-кыз тылны саклады, үзенең түземле һәм шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм киң күңелле булуы белән дөньяны коткарып калды. Ә күпме хәстәрлекләр сезнең иңнәрегездә! Сез үзегезнең якыннарыгызны кадерлисез, гаилә учагын тергезеп йортта тынычлык, тәртип, уңайлылык, күңел җылысын саклыйсыз. Һәм шул ук вакытта ир-атлар белән бертигез бергә эшлисез, алардан һөнәри осталык буенча калышмыйсыз, төрле тармакта хезмәттә югары казанышларга ирешәсез. Бүген дәүләт һәм җәмгыять тормышында сезнең ролегез югары һәм бу бик тә мөһим, чөнки хатын-кыз барлык эшкә дә күңел җылысын сала, сафлык, матурлык өсти.
Сезгә – гүзәл затларга, чын күңелдән ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, якын кешеләрегезнең игътибарын һәм хәстәрлекләрен телим! Сезнең һәр мизгелегез сөю, бәхет һәм шатлыклар белән яктырсын!
Бәйрәм белән Сезне, кадерле хатын-кызлар!
Тантана барышында Дамира Әлтаф кызы Казыйханова һәм Луиза Фрит кызы Ишморатова бүләкләнүчеләр исеменнән хезмәтләрен зурлаганнары, кадер-хөрмәт күрсәткәннәре өчен муниципаль район хакимиятенә, район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Бүләкләр тапшырылып беткәч, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре җыр-моңнары белән сөендерде. Соңыннан күмәкләп фотога төштеләр.


Просмотров: 747 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск