Понедельник, 29.04.2024, 01:03

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 4 » Гаилә рухы таза булса, сау-сәламәт булыр бар дөнья
08:33
Гаилә рухы таза булса, сау-сәламәт булыр бар дөнья
Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәренең смотр концертын "Алтынай” вокаль ансамбле ачып җибәрде. Сәхнәдә "Газиз туган ягым”, "Кил каршыма, туган авылым” җырлары яңгырады. Мәхәббәт җимешләре – балалар "Кантри” биюен өзә басып биеде. 
Дөньяда күңелдән агылып чыккан моңнар белән беррәттән йөрәк түреннән чыккан җырлар бар. Сәхнә түренә әнә шундыйлардан – "Тонкая рябина”, "Под окном черемуха колышется” җырлары  белән Галина Михайлова чыкты. Художество җитәкчесе Алла Димитриева белән укучы Азат Казыйханов тамашачыны татар биюе иленә алып кереп китте. Укучылар Наташа Дмитриева, Марина Васильева, Юлия Ефремова "Шура Хуран” ("Ак каен”) чуваш җырын башкарганда тамашачының күңелләре җырлап утырды. "Барыня” рус биюен башкарган гүзәл затлар күз явын алды. Нәфис сүз  жанрында укытучы Гөлнара Зарипова чыгыш ясады. 
"Көмеш тавыш” Бөтенрусия конкурсы дипломанты, Бөтенрусия яшьләр этник фестиваленең өченче дәрәҗәле лауреаты, "Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы белгече Елена Садыйкова "Чаран качча”, "Чуречине” җырлары белән сәхнәдә якты йолдыз булып балкыды. "Мин ут, син су” рус биюе дә тамашачы игътибарыннан читтә калмады. 
Сәлимгәрәевларның гаилә ансамбле башкарган халык көйләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Халыкта: "Матур биюдән күңел яхшыра”, — диләр "Базы”авыл хуҗалыгы кооперативының яшь белгечләре башкарган биюне тамашачы көчле алкышларга күмде. Художество  җитәкчесе Альберт Арсланов башкаруында "Зөләйха”, "Кайнар чәй” җырлары яңгырады. Алла Димитриева, Сергей Ивановның "Минем якын дустым” җыры залда утыручыларның хатирәләргә чумып утыруына сәбәпче булды. Халык уен кораллары ансамбле башкаруында халык көйләре яңгырады. Тангатаровлар дуэты "Балалык рәхмәтләре” җырын башкарды. Арытабан сәхнәгә чәчәкләр диңгезе булып "Гөлчәчәк” дип аталган кызлар бию чыкты. Укучы Марина Васильева "Шура кавакарчан” ("Ак күгәрченнәр”) җырын башкарып үтте. Хатын-кызлардан ир-егетләр дә калышмады. Алар башкаруында вокаль ансамбль чыгышы менә дигән булды. "Эй, таңнары”, "Хәтирә” җырлары тамашачыны якты моң нурына күмде. Юмашлылар — җырга да, биюгә дә бик сәләтле халык. Сәхнә түренә утлы-ялкынлы  Алла Димитриева чуваш биюе белән чыкты. Чулпан Зиннәтуллина репертуарыннан Юмаш авыл клубы җитәкчесе Люба Хисаметдинова "Без — авыл кешеләре” җырын башкарып үтте. Чуваш биюе тамашачыны тагын да дәртләндереп җибәрде. Күптәннән тамашачы күңеленә яткан "Сеспел” халык фольклор ансамбле коллективы такмаклар бүләк итте. Кичәне оештырып үткәрүдә Юмаш авыл мәдәният йорты директоры Венера Яковлева күп көч салган. Биюләрне сәхнәгә куюда художество җитәкчесе Алла Димитриева тырышлык күрсәткән. 
Гомумән, юмашлылар — якты йөзле, изге күңелле, ачык, кунакчыл, бердәм, тату һәм ярдәмчел халык. Аларның үзешчәннәр смотры кичәләре дә әнә шундый булды. Җыр-моңга, матур йолаларга бик бай бу төбәк халкы. Алар кечкенә генә бәйрәмне дә матур итеп үткәрә белә. Безнең гәзитебездә дә, башкалардан аермалы буларак, бу хуҗалык коллектив исеменнән һәр  хезмәткәрен даими рәвештә матур бәйрәмнәре белән котлап килә. Димәк, гаилә, коллектив, күмәк хуҗалык кебек социаль институтлар алар өчен беренче урында тора. Шуңа да юмашлыларның концертында башыннан алып ахырына кадәр гаилә рухын саклау күзәтелде.
Лиана Ханмурзина. 

Просмотров: 675 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск