Понедельник, 29.04.2024, 04:32

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 18
2012 елда Тверь өлкәсенең "Хәтер” эзләнү отряды (ул Виктор, Наталья, Александр Морозовлар гаи-ләсе әгъзаларыннан тора) Ржев районында кызыл-армиячеләрнең сөлдәләрен таба. Алар 1942 елда Ржев өчен барган каты сугышларда һәлак булганнар. Башкортстаннан 43 яугир арасында безнең районнан да бер кешенең документлары табыла. Архивта аның турында түбәндәге мәгълүматлар язылган: «Валеев (Валяев) Шарифьян Газиевич, 1912 г.р., БАССР, Чекмагушевский район, 178 СД, красноармеец, минометчик, погиб 29.11.1942 г. (Калининская) Тверская область, д.Погорелки. Запись в ОБД 1757073. Сестра Шайбанова Ганьсия» ... " Читать дальше "
Просмотров: 648 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.03.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 18-29 март көннәрендә шул исемдәге гомумрусия акциясенең беренче этабы үткәрелә. Бу көннәрдә муниципаль район биләмәләрендә яшәүчеләр түбәндәге телефоннарга үзләрен атамыйча гына наркотик-лы матдәләр җитештерү, каяндыр кайтарту, куллану яки сатып яту фактлары турында хәбәр итә ала: 
– Русиядә наркотиклы матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең тәүлек әйләнәсенә эшләүче "ышаныч телефоны”: 8-800-347-20-30 (шылтырату түләүсез);
– идарәлекнең Дүртөйле шәһәре буенча бүлекчәсенең "ышаныч телефоны”: 8-34787-2-22-29;
– Чакмагыш районы буенча "ышаныч телефоны”: 8-347-96-3-12-63. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмаячак.
Светлана Шакирова, 
наркотикларга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе.

Просмотров: 562 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.03.2013 | Комментарии (0)

Республикада быел беренче тапкыр Балалар хоккей лигасы оештырылды. Шушы лига кысаларында 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында бәйгеләр зоналарга бүленеп дүрт турда үтте (Хәтерегездәдер 16-17 февральдә икенче туры бездә булды).  Безнең зонада алты команда катнашты. Аларның һәркайсы республика финалына чыгу өчен тырышты. Мондый уңышка, әлбәттә, иң көчлеләр генә иреште. Нәкъ менә безнең районның яшь хоккейчылары, үз  төркемендә көндәшләрен җиңеп, финалга чыкты.
Республика финал ярышлары 9 һәм 10 март көннәрендә Чишмәдә үткәрелде. Үз зоналарында җиңү яулаган Учалы, Чишмә, Куергазы, Балтач һәм  безнең район  ... " Читать дальше "
Просмотров: 501 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.03.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск