|
|
|
|
Главная » 2013 » Март » 12
Узган атнада район мәктәпләре укучылары арасында шайбалы хоккей ярышлары үтте. Бәйгегә биш мәктәп вәкилләренең барысы да яхшы кәеф һәм әзерлек белән килгәннәр иде. Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Яңа Коты, Митрә-Әюп, Югары Аташ (Имәнлекул) авылларының яшь спортчылары арасында ярышлар бик киеренке барды. Һәр хоккейчы дәрт, яшьлек көче белән шайбаны күршеләрнең капкасына күбрәк кертүгә омтылды. Уеннарда иң яхшы һөҗүмче Руслан Баймиев (Яңа Коты), иң яхшы капкачы Илдар Хәбиров, иң оста сакчы булып Айбулат Рәхипов билгеләнде.
...
" Читать дальше "
Просмотров: 546 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 12.03.2013
|
|
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы президиумы 2012 елда хуҗалыклар арасында ярыш йомгакларын караганнан соң алдынгыларны билгеләде һәм бүләкләде.
...
" Читать дальше "
Просмотров: 723 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 12.03.2013
|
|
6 мартта район мәдәният сараеның конференц залында "Яшьләргә – эш” акциясе кысаларында җыелыш үткәрелде. Анда мәшгульлек үзәге директоры Рәмил Әхмәтов, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Илшат Әрдәширов, яшьләр үзәге директоры Индира Гәрәева, муниципаль район хакимиятенең сәүдә һәм икътисад бүлеге белгече Рима Рәхимова һәм яшьләр катнашты.
...
" Читать дальше "
Просмотров: 768 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 12.03.2013
|
|
7 мартта район мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков, район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Әхәт кызы Газизова районның барлык хатын-кызларын язның беренче бәйрәме белән тәбрикләделәр. Гүзәл затларга матур теләкләр күп әйтелде бу көнне. Балалар иҗат үзәгендә һәм балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр сөекле әниләренә багышланган күңелле җырлар, дәртле биюләр белән шатландырдылар. Илиза белән Урал Гатауллиннар һәм кызлары Эльвина һәм Эльнараларның бергәләп башкарган җырлары да көчле алкышларга күмелде. Район мәдәният йорты сәнгать осталары "Умартачылар” биюе, А.Полякова җитәкчелегендә "Сударушка” хатын-кызлар вокал ансамбле "Ырынбур мамык шәле” җыры белән сокландырдылар. Кыскасы, бәйрәм кичәсендә кадерле һәм хөрмәтле хатын-кызларыбыз хөрмәтенә моңлы җырлар күп яңгырады.
Просмотров: 478 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 12.03.2013
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|