Понедельник, 29.04.2024, 06:45

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Март » 07
Якты һәм нурлы бәйрәм
Гүзәл затларыбызны  ямьле яз аеның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас тәбриклим! Шушы якты һәм нурлы бәйрәмне без һәрвакыт көтеп алабыз һәм кадерле картәни, сөекле әни, хәләл-җефет, апа һәм сеңелләребезне, кызларыбызны күңел түреннән чыккан иң матур, иң җылы сүзләр әйтеп котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Борын-борыннан хатын-кыз йорт учагын һәм мәдәни-әхлакый традицияләрне саклаучы булган. Илебезнең якты киләчәген, җәмгыять үсешен тәэмин итүче, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытучы, югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләүче хөрмәтле хатын-кызларыбызның тормышта тоткан роле бүген тагын да зуррак. Ул җәмгыятебезне рухи яктан берләштерүче дә, хезмәттә һәм җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Тормышыбызның кайсы гына өлкәсен алсак та, алар зур уңышларга ирешәләр һәм үрнәк күрсәтәләр. ... " Читать дальше "
Просмотров: 506 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.03.2013 | Комментарии (0)

26 февральдә гимназия бинасында  "Ел укытучысы – 2013” конкурсының йомгаклау этабы үтте. Әлеге чара укытучы һөнәренең абруен күтәрә, укытучыларга үзләрен  төрле яклап ачарга ярдәм итә. Чарада мәктәп директорлары, аларның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, киң мәгълүмат чаралары вәкилләре, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты. 
Конкурсның беренче турында анда катнашучылар  әзерләгән материалларын җибәреп, икенче турда ачык дәрес һәм аңа шәхси анализ ясап күрсәткән иде. Конкурсның йомгаклау турында исә, укытучылар мастер-класс һәм визит карточкаларын тәкъдим итте. ... " Читать дальше "
Просмотров: 1500 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.03.2013 | Комментарии (0)

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. Бу көннәрдә машина ихаталарында һәм ремонт остаханәләрендә  чәчүдә катнашачак техника, авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма инвентарь ремонтлана, көйләнә, ындыр табакларында орлык әзерләнә һәм башкалар. Киләсе атнада районда белгечләр өчен агрономик фәнни конференция үткәрү планлаштырыла.
***
Бу көннәрдә күмәк һәм шәхси хуҗалыклардагы тракторларга, юл-төзелеш машиналарына, юлсыз урыннарда йөрергә сәләтле башка техникага (каргизгеч һәм башкалар) һәм аларның тагылмаларына техник тикшерү үткәрелә. Агросәнәгать комплексына караган андый техниканы тикшерү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. ... " Читать дальше "
Просмотров: 704 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.03.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Март 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск