Понедельник, 29.04.2024, 01:26

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Октябрь » 8 » Көчебез – бердәмлектә!
08:21
Көчебез – бердәмлектә!
Сигез авылны берләштергән Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә барлыгы 2119 кеше яши. Эш көчендәгеләр – 546 кеше, шуларның 280е "Алга” һәм "Победа” кооператив-колхозларында эшли. 95 хезмәткәр бюджет өлкәсендә хезмәт сала. Авылларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар –131, мәктәп яшендәгеләр 207 бала. Күп балалы гаиләләр – 28, өч бала тәрбияләүчеләр – 21, дүрт балалылар – 4, биш балалылар 3 гаилә исәпләнә.
Авыл биләмәсендә 3 балалар бакчасы, 4 мәктәп, 4 мәчет, 3 китапханә, 2 почта элемтәсе бүлекчәсе, саклык банкы бүлеге, 6 шәхси эшкуар кибете, 3 райпо магазины,  3 мәдәният йорты, бер авыл клубы, 6 фельдшер-акушерлык пункты халыкны хезмәтләндерә. 
Авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш һәм башка мө-һим көндәлек мәсьәләләрен хәл итү безнең төп бурычыбыз булып тора. Агымдагы елда гына да авылларны төзекләндерү, халыкның тормышын яхшырту буенча күп  эшләр башкарылды. Таскаклы авылында – 1600,  Каргалыда – 1180, Каразиректә 760 метр арада юл ремонтланды. Көнкүреш калдыкларын утильләштерү полигоннарын әйләндереп алу, төзекләндерү буенча Тозлыкуш һәм Каразирек авылларында шактый эш башкарылды, Кәшәк авылында яңа чүп түгү урыны эшләнде. Сыерышбаш һәм Каргалы авылларында чүп түгү урыннарын төзекләндерү өчен материаллар әзерләнде. Тозлыкуш авылындагы В.И.Ленин һәйкәленә, Таскаклы авылында электр челтәренә ремонт үткәрелде. Каразиректә газ казанлыгына исәпләгеч куел-ды. Шушы ук авылда яңа үләт базы төзелде. Янгын сүндерү автомашинасы яңартылды һәм янгын сүндерү өчен кыш туңмый торган гидрант краннар алынды. КРН-2,1 үлән чапкычын алу да бик файдалы булды. Хәзер юл буйларында һәм башка урыннарда үскән чүп үләннәрен үзвакытында чабып тору мөмкинлеге туды. Югарыда санап үтелгән эшләрне акчалатага күчерсәк, күп сумма   җыела. Шуның өчен дә һәрчак ярдәм күрсәткәннәре өчен муниципаль район хакимиятенә, "Алга” һәм "Победа” хуҗалыкларына ихлас рәхмәт белдерәбез.
Авылларыбыз елдан-ел яңара, төзекләнә. Өй түбәләре, капка-коймалар, абзар-кура яңача яңартыла. Халкыбыз алга карап яши. Эшләргә, матур яшәргә тырыша. Без моңа бик шатланабыз һәм ярдәм итәргә тырышабыз. Гамәлгә ашырылганнар күп, әмма эшлиселәр дә байтак. Сыерышбаш һәм Каргалы авылларында чүп түгү урыннарын әйләндереп аласы, Сыерышбаш авылында су алу башнясын урнаштырасы бар һәм башкалар.
Халкыбызның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча эшләрне дәвам итәчәкбез. Моның өчен биләмәбездә яшәүчеләрнең тырышлыгына, матур яшәргә омтылуларына, хезмәт урыннарында үрнәкле булуларына ышанабыз. Кулга-кул тотынышып эшләсәк, киләчәгебез якты булыр.
Раил Латыйпов,
Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы.


Просмотров: 598 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск