Суббота, 04.05.2024, 00:20

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2011 » Сентябрь » 06

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигәннәре Динар Бәдретдинов кебекләргә карата әйтеләдер, мөгаен. Аның кулыннан килмәгән эш юктыр. Чакмагыш һөнәрчелек лицеенда тракторчы-машинист һөнәренә ия булды, бухгалтерлык белгечлеген үзләштерде. Уфада двигательләр ремонтлау буенча махсус курсларда укыды, автобус, "КамАЗ” двигательләре ремонтлау буенча эшләп, шактый тәҗрибә туплады. Ә үткән ел ук автомобильләр ремонты буенча үзенең эшен ачты. Аның хезмәтеннән мин берничә тапкыр файдаландым инде. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, ул кире какмый: башлаган эшен ташлап, ярдәмгә ашыга, сыйфатлы итеп башкарып та куя. Алтын куллы, уңган егеткә уңышлар гына юлдаш булсын, һәрчак кешеләрне сөендереп, хезмәтенең игелеген күреп яшәсен.

Рәмлә Кәбирова,
район инвалидлар оешмасы җитәкчесе.
Рәзифә Сәхапова фотосы.

Просмотров: 1229 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.09.2011 | Комментарии (0)

Башкортстанның атказанган укытучысы һәм тренеры, Русиянең халык мәгарифе отличнигы Фидрат Афзал улы Гыймаев җитәкчелегендә 1966 елда Чакмагыш беренче урта мәктәбе базасында хоккей секциясе оешкан. Районның спорт җәмәгатьчелеге бу түгәрәкнең оешуына 45 ел тулуны билгеләргә әзерләнә.

* * *

Үткән җомга һәм шимбә көннәрендә районда унбер никах теркәлгән: Себердә яшәүче Ринат Яхин белән Чакмагыштан Гөлшат Бакирова, Чакмагыштан Денис Вәлиуллин белән Имәнлекулдан Эльза Ситдикова, Чакмагыштан Шамил Гайсин белән Мишкә районыннан Фидәния Исламова, Чакмагыштан Радик Садретдинов белән Индира Гыйльванова, Чакмагыштан Радик Бикмурзин белән Кушнаренко районыннан Регина Сәетгалиева, Чакмагыштан Радик Ситдиков белән Яңа Балтачтан Эльмира Халикова, Саратов өлкәсеннән Юрий Иванов белән Юмаштан Вера Никифорова, Каразиректән Фидан Әһәдуллин белән Чакмагыштан Айгөл Халикова, Имәнлекулдан Рөстәм Әбсәләмов белән Дәүләкән районыннан Александра Данилова, Октябрьский шәһәреннән Динар Сираев белән ... " Читать дальше "
Просмотров: 554 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.09.2011 | Комментарии (0)


Тәмле һәм файдалы муллык бәйрәме
Үткән атнада республикабызның башкаласы Уфада гына түгел, район үзәге Чакмагышта да "Сөт иле – 2011” фестивале үтте. Балалар иҗат үзәге оештырган бу бәйрәмнең төп кунаклары башлангыч сыйныф укучылары иде. Өстәмә белем бирү педагоглары Эльмира Зиннәтуллина, Гөлназ Әминева, Фәүзи Камалов, әкият геройлары булып киенеп нәниләрне сөт ризыклары белән таныштырды. Алып баручы Лариса Хәкимова табышмаклар әйттерде, уеннар уйнатты.
Шулай ук сөт ризыкларыннан күргәзмәләр дә бәйрәмне тагы да ямьләде. Яңа Балтач, Яңа Каръуды мәктәбеннән – корот; Аблай, Иске Бәшир – кымыз; Үрнәк, Көсәкәй – эремчек; Тозлыкуш, Сыйрышбаш – сыр; Яңа Коты – йогурт һәм әйрән; ... " Читать дальше "
Просмотров: 815 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.09.2011 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск